Көн дә бәйрәм...
"Акыл белән аңлап булмый бу Россияне," - дип, бер акыллы башы бик дөрес әйткән. Ни дисәң дә, бүген елның өчтән бере диярлек шул бәйрәм-даталарга, ял көннәренә туры килә. Хәер, кайчандыр югары разрядлы слесарь дәрәҗәсенә ирешкән, бүгенге көндә яшәү урыны да булмаган Федор өчен, нинди генә көн башланмасын, ул - бәйрәм....
"Акыл белән аңлап булмый бу Россияне," - дип, бер акыллы башы бик дөрес әйткән. Ни дисәң дә, бүген елның өчтән бере диярлек шул бәйрәм-даталарга, ял көннәренә туры килә. Хәер, кайчандыр югары разрядлы слесарь дәрәҗәсенә ирешкән, бүгенге көндә яшәү урыны да булмаган Федор өчен, нинди генә көн башланмасын, ул - бәйрәм. Бер көнне аны урамда элеккеге шешәдәше, хәзер инде акылга утырган бер иптәше очратты. -Федя, элек нәрсә өчен эчкәндермен - белмим. Нигә дип син салып йөрисең инде? Күрәм, махмырдан. Кичә ни өчен эчтең ? Әллә... - сүзен әйтеп бетерә алмады ул. Исәбе - шешәдәшенә мораль тукып алу иде. Федор аның авызын тиз япты: -Нинди дип, Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көне иде. -Анда синең ни катнашың бар соң? Әтиең дә сугышны күрмәгән. -Катнашмаса, Советлар Союзының 40 миллионнан артык кешесе корбан булган бит анда. -Искә төшерә алмассың микән, алда тагын нинди бәйрәмнәр бар? -Нинди булсын: берсекөнгә Халыкара тынычлык көне, аннан алдагысында Халыкара Сабра һәм Шатила көннәре. Озакламый өлкәннәр, укытучыларның бәйрәмнәре җитә. - Синең аларда ни катнашың бар инде? - Нишләп булмасын. Бөтендөньядагы тугандаш яһүдләр бәйрәм ясаганда, Федя читтә калсын мыни? - Өлкәннәр, укытучылар белән сине ни бәйли? Моңа да җавабы әзер аның: -Ничек кенә әле. Укытучы булып, пенсиягә чыккан элеккеге теща исәнлегенә күтәрергә кирәкме? Кирәк. Дәү әнинең сеңлесенең олы малаеның кече килене мәктәптә укытамы? Укыта. Алар саулыгына бер чәркәне сылап куймасам, үпкәләргә мужытлар бит... Дөрес әйтә, Федя. Эчәргә сәбәп кенә булсын. Бәйрәмнәрне генә алыйк әле. Яңа елдан башлана, икенчесе җиткәнче Ходай биргән өч көннең берсендә дуслар белән, кемнәргәдер шешәдәшләре белән утырырга җай чыгып кына тора. Яңа елны каршылаганнан соң айнырга да өлгермисең, Иске яңа ел инде ишек төбендә тора. Кайсы илдә аны каршылыйлар икән ул? Әле җитмәсә, атна-ун көн ял да итәбез. 23нче февраль, 8нче Март, 1нче һәм 9нчы майлар. Аларның берсе дә шешәдән башка узмый бит. Аннары -бөтен халык көтеп алган Сабантуе. Әле аның белән генә чикләнмибез. Берзаман укытучылар, табиблар, юлчылар һәм башка һөнәр ияләре табигатькә чыгып, үзләренең Сабантуйларын уздыра башладылар. Әлбәттә, сый-нигъмәтләр белән бергә спиртлы эчемлекләргә хөрмәт вә почет. Ә бит бу бәйрәм бер генә булырга тиеш. Кайбер һөнәр ияләре халыкка керми микәнни? Нишләп алар гына уздырырга тиеш әле аны? Бозау караучылар, сыер савучылар, дуңгыз симертүчеләр, игенчеләр кешедән ким түгел лә. Чөнки алар үзләрен халык арасыннан аерырга өйрәнмәгәннәр. Без бүген эт урынына совет чорларын сүгәбез. Түгәрәк даталы кайбер бәйрәмнәр башлангычларын без күрә алмаган чорлардан алалар бит. Моннан дүрт ел элек, мәсәлән, Ильич имза салган карар нигезендә санитария-гигиена хезмәте көне оешуга 75 ел тулуны билгеләп үткән идек. Урманчылар, автомобильчеләр, ракета, хәрби диңгез һәм һава флоты, десантчылар, чик сакчылары, милиция һәм башка күп кенә даталарга нигез Совет заманнарында салынган ич. Петр Беренче дә, Екатерина Икенче дә, соңгы патша Николай Икенче дә чыгарган Указлар буенча түгел. Безгә бәйрәм ясарга сәбәп кенә булсын. Бала туса да, машина алсак та, фатирлы булсак та, яңа күлмәк-кәчтүмнән эшкә килсәк тә, нинди дә булса уңышка ирешсәк тә аларны билгеләп үтмәсәң, кешегә "үпкәлибез". Ә вакыйгаларны юу, әлбәттә, күп очракта хәмерсез узмый. Шуңа күрә Федор һәр иртәдә махмырдан тилмерсә дә, өйләгә чаклы башы төзәлгән булыр. Чөнки ул һәр көннең диярлек нинди дә булса бәйрәм-датага кагылышы барын белә. Исереккә диңгез тубыктан шул.
Николай Җөриле
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев