Кирәкле Кеше
Гомере буе йөкнең авыр башыннан үзе килеп күтәрде Хәлим. Үзенә күрә тәрбия чарасы да, башкаларны үз артыннан ияртү өчен үрнәк күрсәтүе дә иде ул аның. Урта Кирмән халкы кешене сынарга ярата. 1985нче елны Киров исемендәге колхоз рәисе итеп сайланган Хәлимгә дә каш астыннан карап йөрүчеләр булгалады. Озак та тормыйча, гаиләсен...
Гомере буе йөкнең авыр башыннан үзе килеп күтәрде Хәлим. Үзенә күрә тәрбия чарасы да, башкаларны үз артыннан ияртү өчен үрнәк күрсәтүе дә иде ул аның. Урта Кирмән халкы кешене сынарга ярата. 1985нче елны Киров исемендәге колхоз рәисе итеп сайланган Хәлимгә дә каш астыннан карап йөрүчеләр булгалады. Озак та тормыйча, гаиләсен алып килде ул. Йорт салып кергәч, аның түренә әтисе Шиһабетдинне дә алып килеп утырткач, чөгендер җирен колхозчыларга бүлеп бирүгә үк иң беренче булып, гаиләсе белән үзләренә тигән участокны эшкәртергә, чүбен утарга чыккач, Урта Кирмән халкы тәмам аның ягына авышып бетте. Кешеләр белән җиңел аралашырга, аларның күңеленә кереп сөйләшергә, йөрәгенә урта мәктәп бетергәч үк салынган мөгаллимлек, тәрбияче булу оеткысы да ярдәм итми калмагандыр. Туган авылы Түбән Ушмада унынчы сыйныфны тәмамлагач, Иске Комазан мәктәбендә укытып йөргән иде. Икенче елны инде ул авыл хуҗалыгы институтына юнәлде. Бәлки дөрестән дә Хәлим Сәләховта бик яхшы укытучы күмелеп калгандыр. Институт тәмамлап "Кызыл партизан" колхозында, аннан район авыл хуҗалыгы идарәсендә баш агроном, Киров исемендәге, "Кызыл флаг" колхозларында рәис, соңгы ундүрт елда орлыкчылык инспекциясендә һәм ул "Россельхозцентр"ның район бүлеге итеп үзгәртелгәч тә аның начальнигы булып эшләгәндә дә үзен кешеләрдән өстен куярга тырышмады, шул ук вакытта әңгәмә дилбегәсен үз кулларында тота белде. Әтисе дә, әнисе дә гади колхозчылар; мондый сәләт каян килгән икән соң гади авыл малаена, дип тә уйлап куясың. Баксаң, Октябрь революциясенә кадәр Камилә әбисенең бабасы Уразай карт - Мамадыш өяз Думасы рәисе, энесе Сафа Сәләхов Түбән Ушмада староста булганнар икән. Әтисе Шиһабетдин 1939нчы елны армиягә алынып, тимер юл гаскәрләрендә хезмәт итә. Сугышны исән-имин узып, 1949нчы елны гына туган авылына әйләнеп кайта. Хәлим Хәдичә белән Шиһабетдиннең беренче балалары. Киров исемендәге колхозны бер-ике елда ук игенчелектә дә, терлекчелектә дә район күләмендә алдынгы урыннарга чыгарды. 1993нче елда хуҗалык республика буенча 3нче урынга күтәрелде. 1994нче елны гектардан 42,7 центнер уңыш алып, Мамадыш районында беренче булып 40 центнер чиген уздылар. Колхоз Мәскәү - Уфа трассасында урнашкач, республика җитәкчеләре дә еш тукталалар иде аңа. Ул вакытлардагы Татарстанның Илбашы Минтимер Шәймиевны да ун тапкыр гына кабул итмәгәндер. 1990нчы елны Татарстан белән Башкортстанга сәфәре вакытында Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин да булды Киров исемендәге колхоз басуында. Ул еллар - үзләре бер эпопея. Хәлим Сәләховның бүләкләрен саный китсәң, бик-бик озынга китәр иде. Кырык яше тулганчы ук Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән Мактаулы исемгә лаек булды ул. "Татагропромстрой"ның идарә әгъзасы итеп тә сайлап куйганнар иде аны. Колхоз рәисләреннән мондый хөрмәт Татарстанда бер-ике кешегә генә эләккәндер. Җитәкчелек дилбегәсендә менә утыз җиденче елын инде ул. Соңгы елларда "Россия авыл хуҗалыгы үзәге"нең район бүлеген җитәкли. Хуҗалыклардагы орлыкларның сыйфатын бәялиләр, чәчү алдыннан аларны һәм чәчүлекләрне нинди биологик һәм химик препаратлар белән эшкәртергә кирәген күрсәтәләр. Кыскасы, бүген алар игенчеләрне яхшы орлыклар белән тэмин итүчеләр дә, аларны һәм чәчүлекләрен дәвалаучы табиблар да. Семинарларда, авыл хуҗалыгына багышлаган җыелышларда үзенә йөкләнгән мәсьәләләр буенча еш чыгыш ясарга туры килә аңа. Үз сүзен әйтә, киңәшләрен бирә белә ул.
Минневәрис Мингалиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев