КИҢ КҮҢЕЛ, ОЛЫ ЙӨРӘК
Узган ел Түбән Ушма авылында спорт белән шөгыльләнүчеләр саны, алдагы 2011 ел белән чагыштырганда, ике мәртәбә арткан. Моңа авыл уртасында зур шәһәрләрнекен бер якка куярлык өр-яңа бина-спорт комплексы сафка басу сәбәпче булды. Яше-карты, олысы-кечесе-һәркем Рифат Мотыйгуллинга рәхмәт укый. ГӨЛНАЗ МӨХӘММӘТҖАНОВА Әтисе шушы яктан булган Рифат Мотыйгуллинның элекке "Кызыл Флаг"ны үз...
Узган ел Түбән Ушма авылында спорт белән шөгыльләнүчеләр саны, алдагы 2011 ел белән чагыштырганда, ике мәртәбә арткан. Моңа авыл уртасында зур шәһәрләрнекен бер якка куярлык өр-яңа бина-спорт комплексы сафка басу сәбәпче булды. Яше-карты, олысы-кечесе-һәркем Рифат Мотыйгуллинга рәхмәт укый.
ГӨЛНАЗ МӨХӘММӘТҖАНОВА
Әтисе шушы яктан булган Рифат Мотыйгуллинның элекке "Кызыл Флаг"ны үз канаты астына алуы Түбән Ушма халкы өчен, чын мәгънәсендә, зур бүләк булды. Хуҗалыкка яңа инвестор булып килгәндә ушмалылар эшмәкәрне моның кадәр үк эшләр башкарыр дип күз алдына да китермәгән иде. Узган ел башында авылда сафка бастырылган спорт сарае тиз арада бөтен район халкының яраткан ял урынына әверелде. Зур гына көрәш келәмен, волейбол, баскетбол, кече футбол уйнау мөмкинлеге булган залны, төрледән-төрле тренажерларны, сауна, душларны үз эченә алган мәһабәт бинадан кеше өзелми хәзер. Иң беренче чиратта, бу җирле халыкны сәламәт яшәү рәвешенә дәшү юлы булды. "Бу бина төзелү укучыларыбызның спорт белән шөгыльләнүен 60 проценттан йөзгә җиткерергә ярдәм итте. Алар гына түгел, авыл халкы да спортка якынайды хәзер, монда яшәүчеләрнең якынча 60 проценты кичләрен шушында уздыра",-ди авыл мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Илшат Камалов. Хәләл акчасына төзеткән бинаны менә шулай гади халыкка бүләк итте авылдашлары: керү ирекле, теләгән көнеңдә, иртәдән кичкә кадәр үзеңә уңайлы теләсә кайсы вакытта килеп шөгыльлән. Телисең икән, тәҗрибәле тренерлар ярдәм итә (бар да бушка!). Мондый ук уңайлыклары булган спорт сарае ниндидер авылда түгел, күп кенә шәһәрләрдә дә юктыр әле... Рифат Мотыйгуллин үзенең башкарылган эшләре турында сөйләшергә бик яратмый. Ә иганәчелек ярдәме күрсәтү аның гадәтенә кергән, күрәсең. Узган ел шушы бина сафка баскач хәбәрчебезгә биргән интервьюсында ул: "Мохтаҗлыгы булган һәркемгә ярдәм кулы сузарга тырышам. Мондый эшләрем буенча статистика алып барганым юк",-дигән иде. Бу юлы да ул очрашудан баш тартып, вакыты тарлыгын һәм мактанырга яратмаганлыгын аңлатты. Ә миңа бу киң күңелле, мәрхәмәтле кеше турында уңай фикерләрне ишетү өчен туры шул спорт сараена барып кайту да җитте.
Кем генә юк анда: Мамадыштан, күрше-тирә авыллардан мәктәп укучылары, яшьләр. Түбән Ушманың урта кул һәм өлкән буын вәкилләреннән берәр кирәк кешең булса, хәзер шунда гына эзләп киләсе. Биредә шөгыльләнүчеләрнең һәркайсы бу бинаны торгызган шәхескә рәхмәт укый, гаиләсенә, тәрбияләп үстергән әти-әнисенә сәламәтлек һәм озын гомер тели. Шундый изге җанлы якташларың табылганда тормыш учагы сүрелеп баручы авылларның да яңа сулыш белән яши башлавын көт тә тор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев