Оста куллар карвингта көч сынашты. Алдынгы 87 нче санлы һөнәр көллият инициативасы белән шәһәребезнең Совет урамында пешекчеләр көрәше урынына карвинг буенча бәйге оештырылды.
Карвинг - Таиландта барлыкка килгән инглиз сүзе, "кисү" дигәнне аңлата. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне сәнгати эшкәртү серләре буыннан-буынга тар даирәләрдә генә бирелгән, чөнки шул рәвешле бары король табынына...
Оста куллар карвингта көч сынашты. Алдынгы 87 нче санлы һөнәр көллият инициативасы белән шәһәребезнең Совет урамында пешекчеләр көрәше урынына карвинг буенча бәйге оештырылды.
Карвинг - Таиландта барлыкка килгән инглиз сүзе, "кисү" дигәнне аңлата. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне сәнгати эшкәртү серләре буыннан-буынга тар даирәләрдә генә бирелгән, чөнки шул рәвешле бары король табынына куела торган ризыклар гына бизәлгән. Хәзер андый чикләү юк һәм осталар тырышлыгы беләнме, яисә үз кулларың белән, карбыз, кавын, манго һәм башка калын кабыклы тәм-томнардан ясалган аллы-гөлле чәчәкләр, пар атлар һәм авызыннан ут чәчүче аждаһалар кебек шедеврларны булдыру мөмкин хәл.
Агачны, бозны, ташны, яшелчә-җимешләрне чокып төрле сыннар ясауда һөнәри көллият, "Апрель", "Арабелла" рестораннары, "Чибис" кибете район кулланучылар җәмгыяте һәм башкалар сыналды.
Өстәл өстендә оҗмах бакчалары турында бәян ителгән матурлык, аккошлы күлләр, сөйләп бетерә алмаслык хозурлык барлыкка килде.
Җинүчене ачыклавы, билгеле, җиңелләрдән булмагандыр. Җюри әгъзалары үз-ара киңәшләшкәннән соң өченче урын белән "Чибис" кибетен бүләкләделәр.Икенче урында район кулланучылар җәмгыяте. Ә пьедесталның беренче баскычында 87 нче һөнәри көллият осталары.
Призлы урыннарга лаек булганнар диплоп һәм акчалата бүләккә ия булдылар.
Нет комментариев