Өлкәннәр сөйләвенчә, 1964нче елда райкомның беренче секретаре Шәүкәт Нафыйков Фаяз Хаҗиевны Катмышка хуҗалык рәисе вазыйфасына тәкъдим итәргә килгәч, күрше авылларны барып карау өчен бер генә үрәчәле чана да таба алмаганнар. Бу мисал колхозыбызның нинди авыр хәлдә булганын ачык күрсәтә.
Фаяз Хаҗиевич гаиләсе - тормыш иптәше Шәмсенур апа, 7 яшьлек кызы...
Өлкәннәр сөйләвенчә, 1964нче елда райкомның беренче секретаре Шәүкәт Нафыйков Фаяз Хаҗиевны Катмышка хуҗалык рәисе вазыйфасына тәкъдим итәргә килгәч, күрше авылларны барып карау өчен бер генә үрәчәле чана да таба алмаганнар. Бу мисал колхозыбызның нинди авыр хәлдә булганын ачык күрсәтә.
Фаяз Хаҗиевич гаиләсе - тормыш иптәше Шәмсенур апа, 7 яшьлек кызы Гөлнур, 6 һәм 4 яшьлек уллары Илфат һәм Рифат белән Котдус абый Юнысовның ташландык өенә килеп урнашалар. Чибәр, көче ташып торган яшь җитәкче беренче көннәрдән үк өч авыл халкының да игътибарын үзенә тарта. Ул җиң сызганып эшкә керешә. Колхозда тәмам таркалган хезмәт дисциплинасын ныгытырга, колхозчыларны күмәк эшкә тупларга, җимерелеп баручы хуҗалык биналарын торгызырга һәм башка бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләргә кереп чума. Тырыш, уңган колхозчыларны барлык яктан күтәрә, ә ялкау, тәртипсезләргә аеруча кырыс, таләпчән була белә. Нәтиҗәдә авыл халкы гадел, тырыш, таләпчән, оста эш оештыручы яңа җитәкчене тиз үз итеп ала. Төзү бригадалары оештырып, аларга авылыбызның агач, таш эше осталарын туплый. Шул бригадалар ярдәмендә колхозның барлык тармакларында да төзү эшләре башлап җибәрә. Төзелештә нигездә җирле материаллар файдаланыла. Фаяз Хаҗиевич эшләгән чорда уңай үзгәрешләр колхозчылар тормышында да ачык чагыла башлады. Салам түбәләр юкка чыкты, яңа, иркен матур өйләр, уңайлы каралты куралар төзелде. Йортларга сулар кертелде. Бу эшләрнең барысын да рәисебез үзе башлап йөрде. Ул һәркемгә игътибарлы булды, һәркемнең тормыш хәлен белеп торды, кулыннан килгән ярдәмен күрсәтергә тырышты. Фаяз Хаҗиевич тырышлыгы белән колхозыбыз тамырдан үзгәрде. 1980нче елларда ХХII партсъезд исемендәге колхозда 24 ашлык комбайны, 21 трактор, 17 автомашина бар иде. Барлык фермалар, машина трактор паркы, складлар һәм башка хуҗалык каралтылары яңадан төзелде. Катмыш, Баскан, Түбән Кыерлы авыллары фермаларында меңләгән мөгезле эре терлек, шул исәптән 400 баштан артык савым сыер, йөзләгән дуңгыз, сарыклар асрала башлады. Фаяз Хаҗиевич инициативасы тырышлыгы белән, авылларда яңа мәдәният йортлары, мәктәпләр төзелде.
Халык авылда төпләнергә тырышты. Колхозның һәр тармагында үзебезнең белгечләр эшләде. Механизаторларыбыз район күләмендә алдынгы урыннарны яуладылар. Колхоз стипендиатлары институтларда, техникумнарда укый башладылар. Колхозыбызның барлык уңышларын язып бетерү мөмкин түгел. Бу уңышлыклар барысы да Фаяз Хаҗиев җитәкчелегендә, колхозчыларыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелде. Шул ук вакытта рәисебез үзенең гадилеге, кешелеклелеге белән дә аерылып торды. Колхоз йомышы белән төрле җирләргә чыгып киткән кешеләр исән-сау әйләнеп кайтмыйча ул беркайчан да йокларга ятмады. Гаиләсе дә гадилеге, кешелеклелеге белән танылды. Дүрт бала тәрбияләүче Шәмсенур апа бөтен кеше белән бер рәттән чөгендерен дә эшкәртте, бәрәңге басуына да чыкты. Авылыбыз халкы Фаяз Хаҗиевичны, аның гаиләсен беркайчан да онытмый. Хәзерге көндә дә аларның балалары авылыбызга игелек кылып торалар. 1995нче елда Катмыш авылы мәдәният йортында Авыл көне уздырдык, анда авылыбызның иң хөрмәтле кешеләре: генераллар, фән докторлары, халык артистлары, танылган табиблар һәм башкалар чакырылды. Шул кичәдә Фаяз Хаҗиевны сәхнәгә чакыруга берничә йөз кеше утырган зал бердәм рәвештә торып кул чабып аны алкышларга кереште. Көчле алкышлар ул сәхнәгә күтәрелгәч тә озак вакыт тынмады. Шатлык яшьләрен тыя алмаган Фаяз Хаҗиевич: "Авыр булса да, сезнең белән эшләгән елларым минем иң бәхетле вакытым булды,"-диде. Һәм без дә бүген ул елларны безнең өчен иң бәхетле еллар булган дип әйтә алабыз. Егерме ике ел җитәкчелек итте ул хуҗалыгыбызга.
Рашат Бакиров,
элекке XXII партсъезд исемендәге колхозның партия оешмасы секретаре
Нет комментариев