Җиңүчеләр нәселеннән
Хәсәновларның р органнарындагы хезмәт стажы 126 елдан артыграк. Династиягә нигез салучы Вәккас Хәсәнов шушы араларда 85 яшен тутырды. Илебезгә Җиңү таңы алып килгән, кабат хезмәт кешесенең тынычлыгы өчен вакытларын да, сәламәтлекләрен дә кызганмаган буыннан ул. 1944нче елның 28нче ноябрендә Кече Кирмән авылы егете, унҗиде яшьлек Вәккаска да фронтка китәргә чират...
Хәсәновларның р органнарындагы хезмәт стажы 126 елдан артыграк. Династиягә нигез салучы Вәккас Хәсәнов шушы араларда 85 яшен тутырды. Илебезгә Җиңү таңы алып килгән, кабат хезмәт кешесенең тынычлыгы өчен вакытларын да, сәламәтлекләрен дә кызганмаган буыннан ул. 1944нче елның 28нче ноябрендә Кече Кирмән авылы егете, унҗиде яшьлек Вәккаска да фронтка китәргә чират җитә. Алты ай танкка каршы ата торган мылтыклар белән эш итәргә өйрәтәләр. Фронтка барырга чыккан эшелоннары Брестка җиткәч туктатыла. Сугыш беткән. Кузбасс шахталарында немец әсирләрен саклый башлыйлар. Тырыш солдатка командирлары хәрби офицерлыкка укырга тәкъдим итә һәм ул Калининград училищесын тәмамлап, кече лейтенант дәрәҗәсе алып чыга. Армиядә кыскартулар башлангач, Вәккас Хәсәнов та шул шаукымга эләгә. Бу вакытта ул инде өйләнгән, Джезказганда беренче улы Рафик туган була. Туган авылы Кече Кирмәнгә кайткач, клуб мөдире булып эшли башлый. 1964нче елны милициянең участок инспекторы булып эшләгән Равил Хаҗиев район эчке эшләр бүлегенә тикшерүче булып күчкәч, үз урынына яшь офицер Вәккасны кодалый. Шулай итеп аның миилициядәге хезмәте башлана. Бүгенге Кече һәм Урта Кирмән, Югары һәм Түбән Ушма, Сон авыл Советлары беркетелә аның карамагына. Барысы егерме авыл. Алардагы кешеләр саны да хәзерге белән чагыштырганда ике-өч тапкыр күбрәк. Участковыйларның кул астындагы транспорт - ат. Халык аларга хөрмәт белән, олы итеп карый иде. Бу хөрмәтне җинаятьчелекне кисәтү буенча армый-талмый эшләүләре белән яуладылар алар. Халык аларга киңәш-табышка да килде. Вәккас абыйның уллары Рафик белән Раиф та әтиләре юлыннан китеп, гомерләрен эчке эшләр органнарына багышладылар. Бер генә вакытта да кешене утырту, шуның белән үзенең дәрәҗәсен күтәрү ягын карамады ул. Киресенчә, кешене тайгак юлдан йолып алып калу өчен тырышты. Һөнәри дәрәҗәсе дә бик югары булды. Район эчке эшләр бүлеген җитәкләгән Вил Хуҗиәхмәтов: "Син булганда, Вәккас, бездән тикшерүче дә, криминалист та җибәрергә кирәк түгел," - дип юкка гына әйтмәгәндер. Тормыш тәҗрибәсе белән беррәттән, үзгә бер сизгерлеккә дә ия иде ул. Вәккас абыйның үз авызыннан шундый бер вакыйга турында ишеткәнем бар. Язгы чәчү вакытында басудан алты капчык орлык югала. Хуҗалык рәисе участковыйны чакыра. Чәчүчеләр янына килүче-китүче булмаган. Чәчүлек материалны басуга ат белән чыгаралар. Вәккас абый кызыклы гына тәҗрибә үткәреп карамакчы була. Орлык чыгаручыга атын капчыклар янына алып килеп куярга куша. Тегесе шулай эшли. Вәккас абый ат белән арбаны әйләнеп чыга да: "Но, малкай," - ди. Ат кузгалып китә һәм акрын гына урманга барып керә. Ерак кермичә, тукталып та кала. Барып карасалар, анда югалган капчыклар ята. Ат бит бер барган юлын бер вакытта да онытмый. Малкайның шул гадәтеннән файдаланып, җинаятьне ача ул. Милициядә егерме бер ел эшләде. Аның участогындагы бер генә җинаятьнең дә ачылмый калганы булмады кебек. Хезмәттәге уңышлары өчен "Милиция отличнигы" билгесе, Эчке эшләр министрлыгы медальләре белән бүләкләнде. Алар янына юбилей медальләре дә өстәлде. Колхоз җыелышларын, авыл Советы сессияләрен җинаятьчелекне кисәтү өчен профилактик эш алып баруда файдаланды ул. Авыллардагы һәркемне яхшы белеп торды. Җинаятьләр аз кылынды. Тиз ачылды. Хулиганлык кылучылар да бик тиз тынычландырылды. Оныкларына һәм оныкчыкларына горурланып сөйләрлек әйберләре күп ветеранның.
Минневәрис Мингалиев Вәккас ага оныкчыклары белән. Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев