Сабыр кешегә картлык килергә курка, диләр. Бу сүзләрнең хаклыгына мин Галия апаны күреп сөйләшкәч тагын бер кат инандым. Шушы араларда 90 яшен тутыручы Галия апа Уразбахты авылында иң күп кайгыларны кичерүче өлкәннәребезнең берсе.
"Картаерга ашыкмыйм, эшлисе эшләрем, ятим калган оныкларыма ана назын бирергә, аларның тормышын җайларга тырышам",- ди ике инвалид бала тәрбияләп үстергән, кызын, улын, киленен, оныгын югалткан Галия Камалова.
- Мин унике яшемнән колхоз бригадасында эшли башладым. Басуларда иген урдык, соңыннан ындыр табагында суктыру өчен урылган игеннән көлтәләр бәйләдек. Бик күп җирләрдә эшләргә туры килде, - дип исенә төшерә Галия апа еракта калган елларны. - Үз өеңдә авыр эш тә җиңелрәк башкарыла, чөнки әле бу яшь чак, көчле чак һәм янәшәдә һәрвакыт дус кызлар, туганнар бар.
Сугыш тәмамлангач, авылда тормыш әкренләп җайга салына башлый. Галия апа 24 яшьтә Мөхәммәтхан исемле егеткә кияүгә чыга. "Үзебезнең Уразбахтыныкы иде ул. Ирем мине хөрмәт итеп яшәде, беркайчан да авыр сүз әйтмәде. Колхозда эшләгәч, салып кайткан чаклары да була иде инде. Шул вакытта да ник бер начар сүз әйтсен? Бәхетле хатын булып яшәдем. Галия һәм Мөхәммәтхан Камаловларның гаиләсе ишәя, бер-бер артлы дүрт уллары, дүрт кызлары туа. Без матур итеп яшәргә, балалар үстереп, аларның игелеген күрергә тели идек. Тормыш гел син уйлаганча гына булмый икән шул. Рәмзия тумыштан телсез, улым Миңнехак эпилепсик. Тик шулай да бирешмәделәр.
Барлык крестьян гаиләләрендәге кебек, балалар кечкенәдән үк хезмәткә өйрәнеп үсәләр, өлкәнрәкләре өй эшләрендә әти-әниләренә булышалар, эне-сеңелләрен карыйлар.
- Улым Миңнехак, киленебез Гөлсирә белән 22 ел бергә яшәп, ник бер тапкыр сүзгә килик. Үзе дә бик уңган, булган иде ул. Тик гомере генә кыска булды. 43 яшендә улы Илсур, кызы Илсөярне ятим итеп китеп барды. Миңа хәзер авыру улымны да тәрбияләргә кирәк, оныкларымны да кеше итәсем бар. Шулар өчен дип яшим. Гөлсирәне бик юксынам, ди. Сугышта катнашучының тол хатыны дип фатир биргәннәр иде, Илсурга булды. Аны мин кайгыртмасам, кем кайгыртыр. Илсөярем Түбән Камада укый. Олы яшьтә булсам да авыруларга бирешмәскә тырышам. Авыртып алам инде ансы, әмма егылып ятмагач, шөкер итеп яшим. Авыр вакытларымда Аллаһыма сыенам, биш вакыт намазымны калдырмыйм", - ди Галия апа.
Олы кызы Рәмзия вафатыннан соң, оныгы Чечнядә армиядә вакытта үлә. "Кызымның кызы да бар иде. Хәзер кияүнең дә, оныгымның да кая икәнен белмим. Кайтканнары да юк", - ди. Әбекәйнең оныгы белән очрашу теләге юк түгел. Галия апаның тагын бер кызы Вәсилә апа гомере буе инвалид ир тәрбияли. Икенче кызы Наилә апаның да ире аны яшьли тол итеп, якты дөньядан китеп барган.
Галия апаның Тәлгать исемле малае гаиләсе белән шушы авылда яшәгән. Килене Рәзилә белән дә бик тату торган алар.
- Әниебез батыр йөрәкле, тырыш, бик яхшы кеше, - ди юбиляр турында килене Рәзилә апа. Ул мине һәрвакытта да кызы кебек күрде.
Юбилярга хәерле озын гомер телим.
Фирая Мингалиева
Нет комментариев