Хәбәрсез югалган бабам
Сугыш... Еллар үтсә дә, үзе турында искәртеп, йөрәк яраларын яңартып тора ул. Интернеттан туганнарым карт бабам Гыйльметдин Гайнетдин улы Гайнетдинов турында мәгълүмат табып алдылар. Бу документлардан күренгәнчә, хәбәрсез югалган дип саналган бабабыз 1941нче елның октябрендә әсирлеккә эләгеп, Польшага концлагерьга озатылган, 1942нче елның 3нче июлендә тоткынлыкта вафат булган. 41 яше дә...
Сугыш... Еллар үтсә дә, үзе турында искәртеп, йөрәк яраларын яңартып тора ул. Интернеттан туганнарым карт бабам Гыйльметдин Гайнетдин улы Гайнетдинов турында мәгълүмат табып алдылар.
Бу документлардан күренгәнчә, хәбәрсез югалган дип саналган бабабыз 1941нче елның октябрендә әсирлеккә эләгеп, Польшага концлагерьга озатылган, 1942нче елның 3нче июлендә тоткынлыкта вафат булган. 41 яше дә тулмаган Гыйльметдин киләчәккә зур өметләр белән яши. Биш бала атасы, җор телле, шат күңелле балта остасы йортлар сала, балаларын үстереп, якты, тыныч тормышта яшәргә тели ул. Әнә 7нче сыйныфны тәмамлаган зур улы Мисбахны Донбасска ФЗӨга укырга җибәргәннәр, калганнары да үсеп килә, иң кечкенә Азат та тәпи йөреп китмәкче була. Шулай матур гына яшәп ятканда, барысын да чәлпәрәмә китереп сугыш башлана. Гыйльметдин дә туган җирен, балаларын сакларга дип сугышка китәргә әзерләнә. Укырга киткән улының кайтуын көтә Гыйльметдин, гаилә турында кайгыртуны өлкән улына тапшырып, киңәшләрен биреп китәргә тели. Көн дә чыгып басу юлына күз сала ул, ләкин улы гына күренми. Донбасс белән Яңа Комазан авылы арасы якыннардан булмый шул, ә сугыш башлангач, ул тагын да ерагайган кебек була. 1941нче елның 8нче августында Гыйльметдин, башка авылдашлары белән бергә, туган җирен сакларга сугышка китеп бара. Ә ике көннән, юлның күбесен җәяү диярлек үтеп, авылга Мисбах кайтып җитә. Шулай итеп ата белән ул күрешә алмый калалар. 1942нче елны, 18 яше тулар-тулмас, Мисбах та сугышка китә. Ул анда әтисен очратырмын дип өметләнә. Авыр сугыш юллары үтеп, яраланып, култык таякларына таянып өенә кайткан Мисбахны әтисенең "Хәбәрсез югалды",-дигән хәбәре каршы ала. Хатыны Сара, балалары, күпме генә көтсәләр дә, әтиләре Гыйльметдин кире әйләнеп кайтмый шул инде. Әтисе белән күрешә, саубуллаша алмый калган Мисбах гомере буе, укудан кайтып җитә алмаганына үкенеп яши. Әтисенең каберен булса да табарга теләп, ул карт бабам сугышкан төбәккә, Подольсктагы хәрби архивка әтисе турында сорап хатлар җибәрә, хәрби комиссариатлар аша эзләтеп карый. Бар яктан да: "Безгә берни дә билгеле түгел",-дигән хәбәрләр генә килә. Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстанның атказанган агрономы Мисбах бабамның якты дөньядан киткәненә дә инде байтак вакыт үтте. Ул әтисенең үлгәнлеген белмичә, каберен таба алмыйча китте. Мин Гыйльметдин бабамның батыр сугышчы булганлыгына, тоткынлыкта да сынмыйча, туган иленә тугрылыклы батыр булып калуына ышанам, аның белән горурланам. Без аның кабере Польшаның Белосток шәһәрендә икәнен белдек. Мисбах бабамның соңгы теләген үтәп, Гыйльметдин бабамның каберенә туган җиренең изге туфрагын салып, чәчәкләр куеп, аның рухына догалар кылып кайту-безнең, оныкларының изге бурычы дип саныйм. Кайтмый калган солдатларның, Каберләре икән кайларда? Хәбәрсез югалган бабамның, Эзләрен таптык без Польшада. Туган җирнең изге туфрагын Салырбыз каберең өстенә. Ерак еллар аша килдек бабам, Онытмадык сине без бер дә. Укыйкчы, әйдәгез, бер дога, Югалган солдатлар рухына. Туктатыйк, кирәкми сугышлар, Туачак балалар хакына.
Назлыгөл Насырова. Яңа Комазан авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев