Халык битарафмы, әллә канәгатьме?
Омар төбәгендәге Сикәнәс, Рагозино һәм Омар авыл җирлекләренә кергән тугыз торак пунктындагы 394 йортта 831 кеше яши. Березовая Грива авылында нибары бер генә кеше калган. Төбәкләрдә узган җыелышларда аларның бик азының гына катнашуын я халык әлеге чараларга битараф, я бүгенге тормышларыннан, җирлек башлыкларының эшчәнлекләреннән канәгать икән, дип кабул итәргә кирәктер....
Омар төбәгендәге Сикәнәс, Рагозино һәм Омар авыл җирлекләренә кергән тугыз торак пунктындагы 394 йортта 831 кеше яши. Березовая Грива авылында нибары бер генә кеше калган. Төбәкләрдә узган җыелышларда аларның бик азының гына катнашуын я халык әлеге чараларга битараф, я бүгенге тормышларыннан, җирлек башлыкларының эшчәнлекләреннән канәгать икән, дип кабул итәргә кирәктер.
НИКОЛАЙ ЗЮРИН
Заманында "Омар" совхозының даны еракларга таралган иде. Моннан егерме еллар элек биредә дә авыл хуҗалыгы тармагын үзгәртүгә юнәлдерелгән реформалар үткәрелә башлады. 20 ел аларны тормышка ашыру өчен җитәрлек вакыт иде. Тик экспериментлар уңышсызлыкларга очрады, халыкның ышанычын яулый алмады. Горбачевтан башланган төрле үзгәртеп корулар авыл кешесен сынады, сыный һәм алга таба да бу сынаулар дәвам итәр әле. Колхоз-совхозлар системасын тәнкыйтьләп, яңача эшләү турында да сүзләр күп булды. Җирләрне, терлекләрне инвесторларга бирделәр. Алар арасында да төрлесе бар: кемдер салада эшләүчеләр өчен бөтен тырышлыгын куя. Кызганычка каршы, уңышсызлары да очрый. Омар төбәге авыллары да инвестор кулы астында. Әмма ул халыкның өметен әлегә аклап бетерми. Узган атна чәршәмбесендә Сикәнәс, Рагозино һәм Омар авыл җирлекләрендә яшәүчеләр катнашында узган җыелышларда хуҗалык эшчәнлеге турында тиешенчә мәгълүмат бирүче булмады.
ВЕРА БЕСЧЕТНОВА
Вершина авылында туган, Сикәнәс авылында ире Андрей белән өч бала тәрбиялиләр.
-Өченчесенә тиздән 1,5 яшь була. Димәк миңа эшкә чыгарга кирәк була, дигән сүз Кайда барырга, шунысы - проблема. Ирем "Трудовик" җәмгыятендә сезонлы эштә. Кыш айларында ул да эшсез утырырга мәҗбүр. Хуҗалыгыбызда ике сыер, берничә баш сарык, дуңгызлар, кош-корт асрыйбыз. Сөт тапшырып азмы-күпме булса да гаилә бюджетына акча кертәбез. Минем пешекче һөнәрем бар. Ләкин аның монда әлегә кирәге чыкмады. Авылда гаилә балалар бакчасы ачарга ниятлиләр бугай. Анда пешекче булып эшкә урнашырмын, дип өметләнәм. Ике балабыз Надежда Мачуринаның гаилә мәктәбендә белем алалар.
Бүгенге көндә Сикәнәс һәм Вершинада мәктәпкәчә яшьтәге 14 бала бар икән. Бу үзеннән үзе белем бирү йорты кирәклегенә этәрә түгелме соң? Төбәк халкы узган ел Омар урта гомумбелем бирү мәктәбен капиталь ремонт программасына керткәннәре өчен районыбыз җитәкчелегенә чиксез рәхмәтле. Бүгенге көндә анда 44 бала белем ала.
Соңгы елларда фермер хуҗалыклары төзүгә игътибар көчәйде. Районыбызда бу эшкә алынучы кыю кешеләр дә табылды. Әмма Омар төбәгендә андыйлар юк икән. Җыелышларда кешеләр авызыннан, мин фәлән ел совхозда, колхозда эшләдем, нигә миңа игътибар юк, диючеләр дә табылды.
Сиксән өч яшьлек Геннадий Турцев Омар мәктәбендә узган җыелышта: "Мин 33 ел тракторда эшләдем. Безне - ветераннарны искә алучы да юк. Мине юллар, зиратның торышы борчый. Җиңү бәйрәмендә, Өлкәннәр көнендә нигә, дип ул пакетларны өләшкән буласыз. Район үзәк хастаханәсеннән табибләр дә сирәк килә. Йөрәгем авырткач, Алабугага барып ятарга булдым,-дип белдерде. Некрасовтан өзекләр китергән өлкән яшьтәге абыйның күп санлы сорауларына төбәктәге җыелышларда катнашкан район башлыгы урынбасары Юрий Иванов, төрле хезмәтләр вәкилләре бик тәфсилләп җавап бирделәр. Аларда Омар авылы җирлегендә яшәүчеләр өчен дә тулы мәгълүмат яңгырагандыр.
ӘЛФИЯ САДЫЙКОВА
Рагозино фельдшерлык-акушерлык пунктында эшли.
- Без бу авылга 1989нчы елда күченеп кайттык. Әнием - район кулланучылар җәмгыяте кибетендә, ир туганым юлчыларда эшлиләр. Минзәлә медицина училищесын тәмамлаганнан соң, 2007нче елдан бирле санитарка вазыйфаларын башкарам. Алабуга медицина училищесында шәфкать туташлыгына читтән торып белем алам. Фельдшерлык-акушерлык пункты тиешле дарулар, препаратлар белән тәэмин ителгән. Иң курыкканым, язгы-көзге пычракларда берәрсе каты авырып китмәсен. Ни әйтсәң дә, авыл җирлегендә яшәүче 216 кешенең 86сын пенсионерлар тәшкил итә. Чөнки юлсызлык вакытында авылга техникалар керә алмый. Аллага шөкер, андый хәлдә калганым юк әле. Аннары Соколка участок хастаханәсеннән даими төстә авылга килгәлиләр. Тагын бер проблема борчый, авыл клубында эшләр кеше юк. Өйдә компьютер артында вакытымны уздырам, китаплар укыйм.
Авылларның социаль мәсьәләсен хәл итү буенча бөтен авырлык авыл җирлекләре җилкәләренә төшә. Аларның да финанс мөмкинлекләре чикләнгән. Зур проблемаларны хәл итүдә район җитәкчелеге ярдәм итә. Әмма бүген булыштылар, иртәгә дә гозеребезне аяк асларына салып таптамаслар әле, дип көтеп утыру дөрес түгел. Сикәнәстә 2010нчы елгы корылыктан соң, төбәктә иң зур мәйдан биләгән (3 гектар) зираттагы агачларны кисәргә ярдәм сораулары гына аңлашылмады. 28 хуҗалыклы Вершинада халык үзе җыелып зиратларын карап, тәртиптә тоталар. Биредә чәсәүнә төзү нияте белән йөриләр. Ә сикәнәслеләргә читтән ярдәм кирәк. Авыл җирлегендә яшәүче 216 кешенең 93е эшкә яраклы. Ул корыган агачларны кисү өчен араларында пычкы тотарлык ир-егетләр юк микәнни? Зират территориясен авыл халкы язын җыелышып, өмә ясап чистартсалар, әлеге эштә катнашкан һәркем гүр иясе булган туганнары, авылдашлары каршында саваплы гамәл кылырлар иде. Территориясен әйләндереп алуны да авыл җирлегенең болай да сай бюджетына өметләнү дөрес булмас. Районыбызның күп кенә авылларында шул төбәктән чыккан якташларының, торак пунктларында яшәүчеләрнең уртак казанга җыелган акчаларына зиратларны әйләндереп алдылар. Көнкүреш калдыкларын түгүгә, авылларны яздан алып көзгәчә чүп үләннәрдән чистартып торуга, маллар көтүгә һәм судан файдаланган өчен акча түләүгә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде очрашуларда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев