Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык бердәм, дус монда

Бу якларда күптәннән булганым юк иде инде. Биредәге кешеләр белән аралашкач, авыл тормышыннан зарланучыларны очратмадым. Николай Михайлов Моң-зарлык сәбәпләр дә юк төсле. Бүгенге көндә "Мамадыш азык-төлек корпорациясе" җәмгыяте тарафыннан авыл хуҗалыгы эшләре алып барыла. Эшче кулларга да кытлык кичерелми. Басу-кырларда, терлекчелек фермаларында хезмәт гөрли. Тырышканнар, уңганнар хезмәт хакларын начар алмыйлар....

Бу якларда күптәннән булганым юк иде инде. Биредәге кешеләр белән аралашкач, авыл тормышыннан зарланучыларны очратмадым.

Николай Михайлов

Моң-зарлык сәбәпләр дә юк төсле. Бүгенге көндә "Мамадыш азык-төлек корпорациясе" җәмгыяте тарафыннан авыл хуҗалыгы эшләре алып барыла. Эшче кулларга да кытлык кичерелми. Басу-кырларда, терлекчелек фермаларында хезмәт гөрли. Тырышканнар, уңганнар хезмәт хакларын начар алмыйлар. Соңгы елларда Сон авыл җирлегенә кергән Кече, Урта һәм Югары Соннарда саллы гына, заманча җиткерелгән йортлар калкып чыккан. Халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен дә начар дип булмый. Ниһаять, Кече Сонның үз мәдәният учагы булачак. Монда Татарстан Республикасы Президенты программасы нигезендә клуб төзи башлаганнар. Аның урынында элек административ комплекс булырга тиеш иде. Моннан дистә еллар элек өелгән стеналарны сүтеп алганнар да, хәзер ул яңа проект буенча җиткерелә. Аннан ерак булмаган, 1898нче елда төзелгән, бүгенге көндә җөмһүриятебезнең тарихи истәлеге булып саналган мәдрәсәгә дә җан өрергә җыеналар. Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәләхов аны тернәкләндерүдә Татарстан мәдәният министрлыгы ( быел тарихи-мәдәни мирас елы икәнлеген истән чыгармыйк) читтә калмас, дип ышана. Район хакимияте дә кулдан килгәнчә булышачак. Җитәкче төрле төбәкләрдә гомер итүче, изге күңелле якташларының ярдәменә дә өметләнә. Әлеге бинада композиторлар Яруллиннар музее урын алачак. Бу төбәктә яшәүчеләр элек тә бердәм иделәр. Бүген дә әлеге гүзәл сыйфатлар бизи төбәк халкын. Әгәр шулай булмаса, кешенең мәңгелек йорты булган зиратларны төзекләндерүгә киткән чыгымнарны күтәрер иде мени алар? Кече Сонда, мәсәлән, бер километрга якын озынлыктагы койманың 560 метры профнастил белән әйләндереп алынган. Урта Сонда да әлеге эш бара. Киткән чыгымнарны халык үзе күтәрә. Бу эшне озакка сузмаска исәплиләр. Кызганычка каршы, кайбер авылларда зиратны әйләндереп алган киртәләргә күз салсалар, гүр ияләре исәннәргә нык рәнҗерләр иде. Биредәге зиратлар территорияләре ялт итеп тора. Чөнки май башларында халык бердәм кубып, өмә үткәргәннәр. Төбәк элек-электән үзенең чишмәләргә бай булуы белән, алар тирәсендәге тәртип белән аерылып торды. Бүгенге көндә Кече Сондагы "Солтан", "Мәчет" асты, "Саз" чишмәләре төзекләндерелгән. Аларга өйчекләр куелган, килү юллары рәткә китерелгән. Якын киләчәктә тагын өч су чыганагы тиешле тәртипкә җиткереләчәк. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең машина-трактор паркында янгын сүндерү депосы сала башлаганнар. Әлеге үзгәрешләр төбәктә киләчәккә өметнең сүнмәвен дәлиллиләр түгелме соң?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев