Гаскәр кеби тезелеп киткән... гөмбәләр
Табигать безгә бер нәрсәне дә кызганмый. Алардан файдалана белергә генә кирәк. Тамагың да тук, өстең дә бөтен булачак. Быел үземә дә гөмбә чире йокты. Илле яшемә җитеп, үз гомеремдә өч-дүрт тапкыр гына җыйганым бар иде ул табигать хәзинәсен. Аларын да каләмдәшебез Зиннур Хәсәновка ияреп чыкканда. Таный белмәгәч, кая барасың: "Монысы...
Табигать безгә бер нәрсәне дә кызганмый. Алардан файдалана белергә генә кирәк. Тамагың да тук, өстең дә бөтен булачак. Быел үземә дә гөмбә чире йокты. Илле яшемә җитеп, үз гомеремдә өч-дүрт тапкыр гына җыйганым бар иде ул табигать хәзинәсен. Аларын да каләмдәшебез Зиннур Хәсәновка ияреп чыкканда. Таный белмәгәч, кая барасың: "Монысы нинди? Монысын ашарга ярыймы?"-дип күрсәтеп җыя торган идек.
Быел сентябрьдә чиләкләп яңгырлар коя башлагач, бер якшәмбедә мин дә Мамадышны төньяк җилләрдән ышыклап торучы Пузан тауның наратлыгына менеп киттем. Каршыма бер хатын очрады: "Анда нарат төбе саен кеше иде. Тагын яңгыр сибәли башлагач кайтып киттеләр инде,"-ди. Башкаларын танымыйм, дип, майлы гөмбәләр җыйган. Миңа дигәннәре калган икән әле. Ботинка, чалбар балаклары үләндәге суга юешләнеп беткәч, мин дә бераз таптым аларны. Арада баш бармак кебек тырпаеп торучы гөмбәләр дә очрый .Сәяф Шәйхи: "Шампиньон гөмбәләре күп,"-дигән иде, шулардыр инде. "...дыр, бугай,"-белән генә булмый бит, танымагач. Дөрес, бөтен гөмбәне дә ашап була, әмма кайберләрен бер тапкыр гына. Гөмбә белән агуланучылар турында язып, сөйләп, күрсәтеп кенә торалар. Гөмбәченең беренче кануны: белмәгәнен алма! Ак гөмбәләр дә байтак икән наратлыкта. Йөрткәндә бик тиз ватылып беткәнлектән, аларын алып та тормадым. Йөри торгач, бер чиләк майлы гөмбә җыйдым бит тәки! Беркөнне Казаннан кайтышлый карыйбыз: бөтен Усали төбәге халкын ашлы, акчалы иткән "Сайкичү" базарында гөмбәле чиләкләр тезелеп киткән. Кырык-иллеләп булгандыр. Кирмән урманындагы бер абзый янына туктамыйча түзмәдек. Дүрт-биш төрле гөмбәсе бар иде аның: ак һәм кара гөреҗдәләр, каен гөмбәсе... Серләрен ачып бетерәсе килмәде бугай: "Бүген иртән генә чыккан идем. Каен посадкасыннан җыйдым. Әле сатарга өлгермәдем,"-ди. Унбер чиләк гөмбә җыйган. Йөзәр сумнан сата икән. Урта Кирмән турында да һәрчак җәй-җиләкче, көз гөмбәче хатыннар тезелешеп утыра. Алар янында да тукталдык. Ун чакырымдагы Кече Кирмәннән дә төшеп җиткәннәр. Җирән гөмбәләренә кадәр бар. "Аларын кайдан җыйдыгыз. Безнең якта очраткан юк иде,"-дим аптырап. "Су Елга ягындагы каенлыктан,"-диләр. Урта Кирмәннән бер ханым төрле зурлыктагы банкалар белән маринадланган гөмбәләр дә алып чыккан. Мәскәү-Уфа трассасы тирә-юнь авыллар халкына, әнә шулай, азмы-күпме акча эшләү мөмкинлеге дә тудыра. Җәй олысы-кечесе тырышып каен, җир җиләкләре җыя. Машиналарын яңартырлык акча эшләүчеләр дә бар. Көзге яңгырлар башлануга гөмбәчеләр эшкә керешә. "Бүген бер мең җиде йөз сумлык саттым,"-ди әлеге ханым. Кызганычка каршы гөмбә вакыты озакка сузылмый шул, аны кыйммәткә дә сатып булмый. "Гөмбә-ит түгел. Бәяңне артык каерма,"-дип кенә җибәрәләр сатып алучылар. Әнә шул йөз сумлык чиләкләр белән дә сезонга егермешәр мең сум эшләүчеләр бар икән. Моны укыгач, "Сайкичү" базарына йөрүче Түбән Яке хатыннары көләрләр бәлки. Алар июль аендагы яңгырлардан соң ук гөмбә сатып кесәләренә шактый салып куйганнар иде. "Азапланып йөрмим,"-дип, өйдә утырсаң, ул йөз сумнар да кермәячәк бит. Авыл халкының күбесенең көтеп торган вакытлары ул. җәй һәм көз иренмәгән кеше барыбер үзенә азмы-күпме акча эшләп кала. Ә инде урман-кырларга чыгарга вакыт таба алмаганнар алар янына туктый.
Вәрис Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев