Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фидакарь хезмәт–лаеклы хөрмәт

Табигатьтә барлык кешеләр өчен дә хас бер сыйфат: гомернең аерым бер чорында узганнарга борылып карап, күкрәп узган яшьлеккә, хезмәттә үткән елларга, тормыш сукмакларына үзенчә бер нәтиҗә чыгару. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, 1976нчы ел мартының буранлы бер көнендә ире Рамзил белән икесенә ике чемодан тотып, яңа гына оешкан "Яке" совхозына...

Табигатьтә барлык кешеләр өчен дә хас бер сыйфат: гомернең аерым бер чорында узганнарга борылып карап, күкрәп узган яшьлеккә, хезмәттә үткән елларга, тормыш сукмакларына үзенчә бер нәтиҗә чыгару. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, 1976нчы ел мартының буранлы бер көнендә ире Рамзил белән икесенә ике чемодан тотып, яңа гына оешкан "Яке" совхозына баш белгечләр булып кайтып төшкәннәре бүгенгедәй күз алдында Зөлфия Низамиеваның. Җиңелләрдән түгел иде хәлләр Түбән Яке хуҗалыгында ул вакытта. Юлсызлык та, яшь гаиләгә сайрашып яшәргә аерым фатир булмау да, хуҗалык эшләре белән салкыннарда машина тартмаларына утырып, барда ташый торган тракторлар белән район үзәгенә йөрүләр дә, эшкә иртә барып соң кайтулар, ялсыз атналар да куркытмады аны. Миңа калса, әтисе Сираҗ колхоз рәисе булып эшләгән еллардан, бала чагыннан ук, әнисе Бибисаймә бу хәлләргә әзерләп килгәндер кызын. Үз итеп кабул итте аларны Яке халкы. "Хуҗалык җитәкчесе Разин әфәнде белән Гүзәл ханымның вакытлыча торып торырга үзләренә чакырулары, Әшраф әби, Хафиз абый, Гөлбикә апаның бер кечкенә генә өйдә олы гаилә булуга карамастан үз туганнары кебек сыендырулары, кешеләрнең җылы карашлары, авылда яшьләрнең күплеге белгечләрнең бердәмлеге, гомумән ул вакытта авыл тормышының сүзләр белән генә аңлатып булмый торган күңелгә ятышлы җылы дулкыннары, эшебезгә зур теләк һәм күңел күтәренкелеге биреп торгандыр безгә",-ди Зөлфия ханым. Якедә әни булу шатлыгына ирешә, инде берегеп бетеп яши башлаганда гына яраткан ирен Ерак Көнчыгышка кораллы көчләр сафына хезмәткә озатырга туры килә. Минутлары сәгатьләргә торган чакларны сабыр кичерә. Рәис хатыны булуына карамастан, үзенең гадилеге, игътибарлылыгы, кешеләрне үзе белән тигез итеп куя белүе, сабырлыгы, зирәклеге белән Албай халкының да хәтерендә калды. Эшне сайламады, кешеләр белән беррәттән печәнен дә чапты, сенаж да төяде, ике баласын ияртеп, эштән соң Түбән Әрнәш басуында чөгендер эшкәртергә дә өлгерде. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә өлгереп җиткән белгеч итеп күрсәтте ул үзен "Красная Звезда" колхозында. Районда гына түгел, республика күләмендә беренчеләрдән булып хуҗалык җитәкчесенең һәм белгечләрнең айлык эш хакларын җитештергән продукциянең, башкарган эшләрнең күләменнән, сыйфатыннан, чыгып исәпләү тәртибен производствога кертү өстендә күп көч куйды. Икеләнүчеләр дә күп булды бу өлкәдә. 1982нче елның 1нче гыйнварыннан "Красная Звезда" хуҗалыгы хезмәткә түләүнең шушы яңа системасы белән эшли башлады. Районның күп хуҗалыкларында бу система бүгенге көнгә кадәр үзенең дөреслеген күрсәтә. 1980-1985нче елларда "Красная Звезда" хуҗалыгында уртача һәр ел саен 10000 центнер икмәк, 6000 центнер бәрәңге, 950 баштан артык нәселле таналар сатылып, җиткерелгән планнарның уңышлы үтәлүе очраклы хәл түгел, әлбәттә биредә бу тыйнак фидакарь хезмәткәрнең лаеклы өлеше бар. Нинди милләт белән эшләсә дә, алар белән уртак тел таба белде. Яңа ел, Пасха, Раштуа, Сабантуе кебек бәйрәмнәрне оештыруда, уздыруда бик теләп катнашты ул. Ике дистә ел Мамадыш май-сыр комбинатында хезмәткә түләү бүлеген җитәкләп, үзенең туры сүзе, гаделлеге, хезмәт сөючәнлеге белән завод коллективының ихтирамын казанды. Бүген дә ул биредә көтелгән хөрмәтле кунак. "Хатыныма янәдән гашыйк булдым,"-ди аның турында ире Рамзил Гасыйм улы. Инде күптән лаеклы ялда булган юбиляр Зөлфия Низамиевага тату гаиләсе тормышның бөтен ямен, мәгънәсен тоеп яшәргә көч бирә.

Алсу Хәсәнова

Зөлфия Низамиева. Фото гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев