Ферманың үз сәгате
Авыл халкы таң әтәчләре белән тора, диләр. Терлекчеләр аларны да көтеп тормый. Иртәнге 5 тулганчы барып җитсәк тә, Акман фермасындагы барлык белгечләр дә, терлекчеләр дә урыннарында иде инде. Минневәрис Мингалиев Сыер савучылар малларның асларын чистартып, кичтән кертелгән сенажны таратырга керешкәннәр иде. Аның өстенә фураж да сибеп чыктылар. Кичкә бирү өчен...
Авыл халкы таң әтәчләре белән тора, диләр. Терлекчеләр аларны да көтеп тормый. Иртәнге 5 тулганчы барып җитсәк тә, Акман фермасындагы барлык белгечләр дә, терлекчеләр дә урыннарында иде инде. Минневәрис Мингалиев Сыер савучылар малларның асларын чистартып, кичтән кертелгән сенажны таратырга керешкәннәр иде. Аның өстенә фураж да сибеп чыктылар. Кичкә бирү өчен аны ике савым сыерлар корпусында да өчәр тонналы мичкәләргә пешерелгән солы, тоз, акбур һәм азык чүпрәсе кушып салатландыралар икән. Болай эшләгәндә арыш фуражының үзләштерелү дәрәҗәсе күтәрелә, диләр белгечләр. Абзарларга силос та кертәләр. Ә салам белән печән утарларда тора. Малларны анда иртәнге сигезләрдән соң-савым төгәлләнгәч чыгаралар. Шунда ук тагаракларга савым сыерлар өчен Мамадыштан фугат та алып кайтып бушатыла. Акман фермасында бүген барысы 710 сыер исәпләнә икән. Аларның 143е ташландырылган. Калган сыерлардан көн саен 6100 килограмм чамасы сөт савалар. Бу узган елдагыдан бер тоннага күбрәк. Акман-"Нократ" агрофирмасындагы савым былтыргы дәрәҗәдән артыграк булган бердән бер ферма. Соңгы атналарда сөт сыр-май комбинатына югары сорт белән тапшырыла башлаган. Моны ветеринария табибларының маститка каршы дәвалау чаралары үткәрүләре белән бәйлиләр. Нәтиҗәдә сөт составындагы самотик тәнчекләр (клетки) кимегән. Савым башланыр алдыннан сөтүткәргечләрдәге фильтрлар да алыштырыла. Ә югары сортлы сөткә быелдан Татарстан һәм Россия Хөкүмәтләре өстәмә акча түли. Һәр литр югары сортлы сөткә икешәр сумнан гына булганда да ул субсидия көнгә ун мең сумнан артып китә. Хәзер "Вамин" үзенең агрофирмаларына сөт акчаларын да калдыра. Шуңа күрә, бөтен кирәкле әйберне үз акчаларына сатып алалар. Элек хезмәт хакын май, колбаса белән дә бирәләр иде. Соңгы вакытларда тере акча белән генә ала башлаганнар. Февраль ае өчен дә исәп-хисап ясап бетереп киләләр. Фермада айга бер тапкыр контроль савым үткәрелә. Шуның нәтиҗәләренә карап, сыер савучыларга хезмәт хаклары хисаплана. Терлекчеләргә кытлык кичерә башлагач, фермага чит төбәктән биш кеше алып кайтканнар. Өчесе-сыер савуда, калган икесе бозаулату бүлегендә һәм тирес чыгаруда. Яшь бозауларга элек ЗЦМ (сөтне алыштыргыч) бирәләр иде. Ул беткән. Хәзер үз акчаларына сатып алырга туры киләчәк. Айга әлеге препарат 60 мең сумлык кирәк булачак аларга. Бозаулату бүлегендә хезмәт куючы Фәридә Фәләхова яшь бозауларның сөтләренә йомыркалар белән шикәр комы да кушып бирә. Без булган 2нче апрель көнне фермадан 6113 килограмм сөт җитештерелде. Алдагы көнгедән бу беразга гына артыграк. Бозаулар туган саен сөт җитештерү арта бара. Шул ук көнне төштән соң муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов барлык фермаларда да иртәнге савымда булган җаваплы хезмәткәрләр һәм белгечләр белән киңәшмә үткәрде. "Тәкәнеш" агрофирмасы буенча сөт җитештерү былтыргыдан кимеп киткән. Тауиле фермасында абзарларга су керә башлаган. Шәмәктә, ниһаять, утарга салам керткәннәр. "Дружба" бүлекчәсе фермасында иртәнге эш 4тә үк башланган. Илнар Хафизов хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген, күпме ашлама алып кайтулары, ягулык-майлау материаллары белән дә кызыксынып чыкты. Менделеевскидан бүленгән җир сые ташыла инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев