Эшен яраткан яши дә белә
Быел Юрий Неумоин өчен олы һәм кече юбилейлар елы. Августта аның элемтә тармагында хезмәт куя башлавына 25 ел тула, ә 1нче апрельдә-РУЭС начальнигы постында эшләвенә 20 ел булган иде. Бүген ул 60 яшьлеге белән дусларыннан һәм хезмәттәшләреннән котлаулар кабул итә. Әлеге даталар артка әйләнеп карап башкарганнарны бәяләү өчен җитәрлек срок....
Быел Юрий Неумоин өчен олы һәм кече юбилейлар елы. Августта аның элемтә тармагында хезмәт куя башлавына 25 ел тула, ә 1нче апрельдә-РУЭС начальнигы постында эшләвенә 20 ел булган иде. Бүген ул 60 яшьлеге белән дусларыннан һәм хезмәттәшләреннән котлаулар кабул итә. Әлеге даталар артка әйләнеп карап башкарганнарны бәяләү өчен җитәрлек срок. Бөтен барлыгын җәмәгать эшләренә багышлаган, комсомол һәм партия рухы белән сугарылган еллар да узылды. 1969нчы елны мәктәп тәмамлагач, район элемтә узелы монтеры һөнәрен үзләштерде, ул аңа армиядә хезмәт иткәндә дә кирәк булды. Хәрби киемен тыныч хезмәт вахтасыныкына алыштыргач та район узелында электро-механик булып эшләвен дәвам итте. Аңа: "Шулай кирәк,"-диделәр һәм ул 1974нче елның февраленнән партиянең район комитетына эшкә күчте. Хәрби элемтәче булу турындагы хыялы тормышка ашырга язмаса да, мәгълүмат таратуның, агитацияләүнең "алгы сызыгында барырга" бөтен гомере буена язган икән аңа. Партия өлкәсеннән җайлы гына яңадан элемтә тармагына әйләнеп кайтты ул. Сиксәненче, туксанынчы һәм 2000нче еллар элемтәләрендә аерма җир белән күк арасындагы кебек. Һәрвакыт "кыйналган" тармактан яңа эшләнмәләрне, технологияләрне киң кулланучы, районның бөтен хезмәтләренең нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итүче өлкәгә әйләнде ул. Бүген стационар телефоннан, төрле интернет-хезмәтләрдән файдаланучы аларның тотрыксыз, көйле эшләвен гадәти әйбер кебек кабул итә. Хезмәтне оптималь оештыру, иң мөһим вазыйфаларга лаеклы кадрларны гына беркетү, хезмәткәрләргә ышаныч, аналитик фикерләү, вакыйганы алдан күрә белү, югары эшлеклелек-боларның барысы да фикердәшләр коллективын төзегәндә Юрий Георгиевич тарафыннан тормышка ашырылды. Нәкъ менә әлеге үз һөнәрләренең осталары бүген эшчәнлекләренең төп юнәлешләрендә югары күрсәткечләргә ирешәләр. Татарстан Республикасы инфраструктура үсеше буенча Россиядә иң алда барганлыктан, "Таттелеком" 2007 елдан ук "санлы" режимда эшләүгә күчте, соңгы биш елда районыбызда да киң колачлы үзгәрешләр булды. Искергән линияләр оптик-җепселле кабельгә алыштырылдылар, торак пунктларга һәм шәһәргә хәзер 49 санлы АТС хезмәт күрсәтә, киңполосолы Интернетка (5 меңгә якын абонент) күчтек һәм "Летай-ТВ" (1200 абонент) интерактив телевидениесеннән файдалану мөмкинлегебез дә бар. 2011нче елда гына да хуҗалык исәбе һәм подряд белән 70 километрдан артык оптик-җепселле линия суздылар. Быел эш дәвам итә. Сүз дә юк, "Таттелеком" башкара торган эшләр зур чыгымнар сорый, әмма алар барысында бер-ике ел өчен генә түгел, кимендә дистәләгән елларны күз алдында тотып башкаралар. Районыбызның 129 торак пунктындагы таксофоннар социаль әһәмияткә дә ия бит әле. Эш Юрий Георгиевич тормышында мөһим урынны алып тора, аның кызыклы булуына шикләнмәскә дә мөмкин. Шул ук вакытта ул ачык күңелле, ихлас, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы кеше булып кала бирә. Бу кешеләрдә аның үзенә карата да хөрмәт уята. Бөтен тормышы дөрес юлдан барды, җәмәгате Татьяна Константиновна белән ике ул тәрбияләп үстерделәр, агач та утыртты, өй дә салды, киләчәге оныкларында дәвам итә. Тормышның һәр көне, заман элемтәсе кебек, яңа вакыйгалар алып килә. Наталья Якимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев