Авыл хуҗалыгы бизнесын башлау өчен яңадан туарга кирәкми.
Районыбыздан меңнән артык кеше "Үзмәшгульлек" программасына катнашып киткән иде. "КФХ" оештырып, мал симертә, умарталар асрый, куяннар үрчетә башладылар. Әмма кайберәүләр, салымнар түләп барырга теләмичә, аларны ябарга ашыкты. Соңгы елларда гаилә фермаларының саны тагын арта башлады. Шәдче, Олыяз, Тәкәнеш, Кече Кирмән авыл җирлекләрендә...
Авыл хуҗалыгы бизнесын башлау өчен яңадан туарга кирәкми.
Районыбыздан меңнән артык кеше "Үзмәшгульлек" программасына катнашып киткән иде. "КФХ" оештырып, мал симертә, умарталар асрый, куяннар үрчетә башладылар. Әмма кайберәүләр, салымнар түләп барырга теләмичә, аларны ябарга ашыкты. Соңгы елларда гаилә фермаларының саны тагын арта башлады. Шәдче, Олыяз, Тәкәнеш, Кече Кирмән авыл җирлекләрендә яшәүчеләр аеруча активлаштылар. Су Елгада Нурия Шәкүрова төп нигезләре таркалмасын өчен, гаилә фермасы оештырды. Олыязда Фирназ Хисмәтов хәзер сыерлар да, сарыклар да, атлар асрый. Усалида Петровлар сарыкчылык белән дә, мөгезле эре терлекләр белән дә шөгыльләнәләр. Авыл хуҗалыгы бизнесының юллары һәм формалары күп төрле. Моңа районыбызның Кирмән зонасына кергән авыл җирлекләре башлыклары һәм фермерлары Кукмарага барып та ышанып кайттылар. Бу сәфәрне алар өчен муниципаль районыбыз башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов оештырган иде. Олыяз авыл җирлегендә гомер кичерүче Фәнис Әһлиуллин башта өч баш сыер асраган булган. Аппетит ашаганда килә дигәндәй, акрынлап абзарындагы маллары ун баштан артып киткән. Үзләренең һәм туганнарының пай җирләрен алып, фермерлык белән шөгыльләнә башлый. Авыл читендәге буш җиргә сыерлар абзары җиткереп куя. Аңа сөтүткәргеч урнаштыра. Малларының баш санын 60ка җиткерә. Былтыр алар өчен сенаж да салган. Сыерлары бүген 25әр литр сөт бирә. Эшчәнлек юнәлешләрен киңәйтү өчен, инкубатор да сатып алган. Авылдашлары өчен чебешләр, каз һәм үрдәк бәпкәләре чыгара. Икенче фермер Рафис Галиев авылдашларын да эшле иткән. Аның фермасында җиде кеше эшли. Безнең районда да Фирназ Хисмәтовта, Марс Юнысовта эшләүчеләр бар. Башкалар күбрәк үзләре эшләргә тырышалар. Монысы инде-үзләренең эше. Хезмәтләренең нәтиҗәсе генә булсын.
Борынгыларның "Кан тартмаса да, җан тарта,"-дигән бик матур әйтеме бар. Илфат Гыйльметдинов чирек гасыр мәдәният хезмәткәре булып эшләгән. Көтмәгәндә фермерлыкка кереп китә ул. Танышлары: "Сиңа нәрсәгә ул. Җырлап-биеп, туйлар алып барып та акча эшләп барасың бит син,"-дип үгетләп тә карыйлар. Ике айда үзе проектларын сызып, маллар абзары җиткереп куя. Күрәсез, теләк булса, барысын да эшләргә мөмкин. Сыерларын үзе каплата һәм дәвалый да ул. Кирпеч заводы директорын юбилее белән барып котлап, кирпечләр алып кайткан. Лаешка барып, үрдәкләр асрарга өйрәнгән. Быел бу эшкә дә тәвәккәлләячәк. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр. "Кибетләрем дә бар. Әмма аларны бетерергә исәплим. Сөт сатып та көнгә 140-150 мең сум акча эшләп барам,"-ди Илфат. Әрсез булырга, белмәгән нәрсәңне өйрәнергә чакыра ул. Америкада сыерларга музыка тыңлатканнарын ишеткәч, ул да тәҗрибә үткәреп карарга була. "Музыка тыңлаткач, сөт дөрестән дә күтәрелә икән,"-ди.
Кукмара фермерлары малларына Мамадыштан азык чүпрәсе алып кайтып та ашаталар. Чөнки файдасы бар. Ә безнекеләр моны һаман аңлап бетермиләр әле.
Күрше-тирә районнарга ешрак йөрергә кирәктер безнең фермерларга.
Минневәрис Мингалиев
Нет комментариев