Чирек гасырдан танымассыз да
Һәркемгә туган һәм үскән җире кадерле. Минем өчен Мамадыштан да гүзәл урын юк. Чирек гасырдан ул нинди булыр? Бу турыда дуслар белән бик еш хыялланабыз. Хыялларыбызда тарихи биналар белән беррәттән (алар берничә йөз еллар сакланырлар дип ышанасы килә) аз катлы заманча биналары булган шәһәребезнең йөзе күренә. Бүген төзелә торганнары дистә...
Һәркемгә туган һәм үскән җире кадерле. Минем өчен Мамадыштан да гүзәл урын юк. Чирек гасырдан ул нинди булыр? Бу турыда дуслар белән бик еш хыялланабыз. Хыялларыбызда тарихи биналар белән беррәттән (алар берничә йөз еллар сакланырлар дип ышанасы килә) аз катлы заманча биналары булган шәһәребезнең йөзе күренә. Бүген төзелә торганнары дистә елдан моңсу төсмергә ия булачаклар. Минемчә, хәзерге төзүчеләр йортларның тышкы кыяфәтләренә, дизайнына артык игътибар бирмиләр. Якын киләчәктә алар узган гасырның 60-70нче елларында төзелгән "хрущевкалар"ны хәтерләтәчәкләр. Яңа биналар игезәкләр кебек, бер-берләренә охшаганнар. Проектчыларга, төзүчеләргә, шәһәр архитекторына алга карап эшләү, бераз гына романтик булу комачау итмәс иде. Кайчагында төзү принциплары аңлашылмый кебек. Кинәт кенә шәхси секторда өч катлы бина калкып чыга, чираттагысы да кайдадыр кысылып булса да үзенә урын таба. Стиль юк! Чирек гасырдан төзүче белеме белән шәһәремә кайтып, аның йөзен үзгәртүгә үземнән өлеш кертер идем. Мамадыш кабатланмас төсмер алачак. Анда матур үзәк, "йокы" районнары, шәхси йортлардан торган микрорайоннар һәм күпкатлы йортларны үз эченә алган квартал булачак. Фатирлар да иркен һәм барлык уңайлыкларга ия булыр, дип уйлыйм. Шәһәребез өчен иң зур проблема - чүпләр. Барлык урында да аларны җыю өчен савытлар куелмаган. Нәтиҗәдә, көнкүреш калдыкларын җил Нократ һәм Ушма елгаларына очырта, алар елга-ерганакларга ташлана. Шуңа күрә, мин дусларым белән чүп-чарны яндыру җайланмасы уйлап табып, аны һәр йортта, фатирда булдыру турында хыялланам. Мамадышның йөзен шәхси гаражлар да нык боза. Араларында ниндиләре генә юк. Алар күпкатлы йортлар арасында "кысылып" торалар. Чирек гасырдан бу проблема да хәл ителер, дип хыялланам. Җир астында машина юу, автосервис булган машина кую урыны барлыкка киләчәк. Ул чорга автомобильләр экологик яктан чиста һәм арзан ягулык белән эшли башларлар, дип ышанасы килә. Мамадышның һавасы да чистарыр иде. Кызганычка каршы, ил күләмендәге юллар проблемасы безнең шәһәр өчен дә ят түгел. Әмма чирек гасырдан алар Европа стандартларына җавап бирәчәкләр, юлларга ел саен яз көне "ямаулык" салып интекмәячәкбез. Юл кырыйлары, урамнар чәчәкләргә һәм матур куаклардан торган яшеллеккә күмеләчәк, матур аллеялар һәм клумбалар хасил булачак. Иң зур игътибар - Совет урамына (тарихка хөрмәт йөзеннән аның исеме үзгәрмәсен). Әбием Мамадышта бәйрәмнәрдә даими чыгыш ясаган тынлы оркестр турында еш искә ала. Мин дә 25 елдан Совет урамында һәр кичне оркестр уйнар, мамадышлылар урам буйлап йөрерләр, кафеларда утырырлар, ә балалар махсус мәйданчыкларда уйнарлар, дип хыялланам. Ролик һәм скейтборд сөючеләр өчен дә махсус мәйданчык төзеләчәк. Бит бүген бу - күпме кыз-малайның хыялы. Кемдер кинотеатрда утырырга ниятләр. Сүз уңаеннан, әти-әниләрем кинотеатрда танышканнар. Мәктәпләрне тәмамлаганнар югары белем һәм белгечлек алып туган шәһәрләренә кайтсыннар, дип телим мин. Ә моның өчен производствоны киңәйтергә кирәк шул. Янәшәдәге "Алабуга" иркен икътисадый зонасына Мамадыш вак җитештерү һәм филиаллар "доноры" ролен үтәр иде. Чирек гасырдан авыл хуҗалыгында күп төрле продукция җитештерү аны эшкәртү буенча предприятиеләр ачарга мөмкинлек тудырачак, минемчә. Ә бу -өстәмә эш урыннары дигән сүз. Башка районнардагы яшьтәшләрем миннән бездә спорт, сәнгать белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар тудырылганга көнләшәләр. Бу бит чыннан да шулай. Безнең сыйныфта милли көрәш буенча бөтенроссия бәйгеләре җиңүчесе Булат Юнысов, хоккей буенча Татарстан чемпионы Марс Мөхетдинов, "Созвездие" - "Йолдызлык" республика конкурслары җиңүчеләре Руфинә Сәлимова белән Алия Фәхриева, баскетбол буенча мәктәпнең җыелма командасы әгъзалары Нанар һәм Теймина Мамиконяннар белем ала. Шәһәребез бүгеннән үк инде булачак Олимпия чемпионнарын әзерләү урынына әверелде. 25 елдан без аларның исемнәрен ишетәчәкбез. Тагын бер зур хыялым - шәһәребез Алабуга кебек республиканың туризм үзәгенә әверелсен иде. Безнең кунакларга күрсәтер, алар ял итәр өчен урыннарыбыз җитәрлек. Моның өчен маршрутлар булдырырга кирәк, әлбәттә. Әлеге тармакка шактый яшьләр җәлеп ителер иде. Нократыбыз әти-әниләрнең яшьлекләрендәге кебек җанлансын дисәк, элеккеге кебек Мамадыштан Соколкага чаклы һәм кирегә су трамвайлары йөрсен дигән теләктә калам. Хәер, бүген дә махсус катерлар шәһәрдәшләребез арасында популярлык яулаячагына шигем юк. Югарыда телгә алынганнарны тормышка ашыру өчен күп кирәкми. Иң мөһиме-арабыздан: "Бу минем шәһәр! Бу дөньядагы иң матур шәһәр! Биредә минем ватаным! Шәһәребез шулай булсын өчен мин үз хезмәтемне керттем!" - диючеләр табылсын.
РS. Әлеге язма авторы мәктәп укучыларының "Мамадыш 25 елдан соң" иншалар конкурсында үз яшь категориясендә беренче урынга лаек булды.
Роман Мингалев, шәһәрдәге 4нче санлы мәктәп укучысы (Укытучысы Ирина Шишкина)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев