Бәтәч, Мамадыш икән...
Гомер агымсудай үтеп бара. Яшьләргә карыйм да, үземнекен искә төшерәм. Һәр кешенең истәлеге булган кебек, минеке дә бар: яшь чагым - өч бала тәрбияләүче ялгыз әниемә булышып, кеше киемен киеп үтте, ләкин бик күңелле иде. Җәйләрем су буенда кичке уеннар, ә кышларым үзебезчә "аулак өйләрдә", телевизоры булган күршеләрдә кино карап,...
Гомер агымсудай үтеп бара. Яшьләргә карыйм да, үземнекен искә төшерәм.
Һәр кешенең истәлеге булган кебек, минеке дә бар: яшь чагым - өч бала тәрбияләүче ялгыз әниемә булышып, кеше киемен киеп үтте, ләкин бик күңелле иде. Җәйләрем су буенда кичке уеннар, ә кышларым үзебезчә "аулак өйләрдә", телевизоры булган күршеләрдә кино карап, ярышып чигү чигеп, оекбаш-бияләй, шәл урталары бәйләп истә калган, ә шәл читен әнием безгә ышанмый иде, ярыш бит, ни булмас... Ә хәзер яшьләр дискотекада, кафе, рестораннарда күңел ачалар. Төпчек кызыма ияреп, әле генә ачылган, бик тә матур бинага-"Апрель" кунакхәнәсенә кердем. Беренче ишеген ачуга ук, матурлык, пөхтәлек үзенә тарта. Кыенсынып кына керүемне күрепме, әллә "бу апа башка мохит кешесе" дип уйладылар микән, администраторлар бик сәер карадылар. "Исәнмесез, гафу итегез!" дип елмайгач, танып алдылар тагы: "Әйдә, Гөлнур апа!"-диеп, тәмле телләре белән түргә дәштеләр. Дүрт катлы кунакхәнә белән танышып чыгарга үзләре тәкъдим иттеләр. Күңелемә җылылык урнашып, "сөбханалла, машалла",- диеп, сокланып йөри торгач, әллә каян "экскурсантлары" да килеп чыкты. Ә кызым миннән көлә: "И, әни, син бигрәк кызык инде!" - ди. Кызык булмый, шундый матурлыкны төштә дә күргән юк бит минем. Гади авыл кешесенә - эш тә өй, өй дә эш инде ул, сайлау вакытында мәдәният йортын күрә. Шулай итеп, һәр бүлмәсенең уңайлыкларын, төрле зурлыктагы залларын, байлар гына ял итә торган, кыйммәтле-бер көне ике мең сигез йөз сум торган бүлмәләрен күреп, шаккатып йөрдем, әйтмәсәң дә, "шикарный" инде. Администраторларга: "Эх, минәйтәм, яшь чагым кире кайтсын иде дә, яңадан кияүгә чыгып, теге "парлылар өчен" дигән бүлмәсендә бер генә кич кунып чык идең!"-дим. Алар миннән көлеп: "Гөлнур апа, берәр бай бабай тапсаң, хәзер дә соң түгел бит!"-диләр. Гүзәллеккә, байлыкка исем китеп, кызларга рәхмәтләр әйтеп, үземне әллә кемгә санап, изге теләкләремне теләп чыгып киттем. Урамга чыксам, үземнең Мамадышымдагы, күңелемә сеңеп беткән Совет урамында басып торам икән бит. Як-ягыма борылып карасам, урамның теге ягыннан нәчәлнигым килә, тиз генә якамны күтәрдем дә, гел дә кирәкмәгән якка йөгердем. Ә күңелем "Апрель" кунакхәнәсенең эчендә калды. Рәхмәт, авылдашым, Рифат Мәхмүт улы Мотыйгуллинга һәм аның хатыны Ирина Вячеславовнага. чит илләргә баргандай булдым.
Гөлнур Васыйлова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев