Тынычлыгыбызга куркыныч яный. Бу беркемне дә битараф калдырмый торгандыр.
Муниципаль район Советының 15нче чираттан тыш утырышында катнашкан һәм аның көн тәртибендәге дини экстремизмга каршы тору һәм аның белән көрәш чаралары мәсьәләсе буенча чыгыш ясаган Республика Президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү идарәсе вәкиле Илдар Сәлахов районыбыз җитәкчелегенең әлеге проблемаларны яхшы...
Тынычлыгыбызга куркыныч яный. Бу беркемне дә битараф калдырмый торгандыр.
Муниципаль район Советының 15нче чираттан тыш утырышында катнашкан һәм аның көн тәртибендәге дини экстремизмга каршы тору һәм аның белән көрәш чаралары мәсьәләсе буенча чыгыш ясаган Республика Президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү идарәсе вәкиле Илдар Сәлахов районыбыз җитәкчелегенең әлеге проблемаларны яхшы белүен, бу юнәлешләрдә күп эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Июль аендагы Татарстан мөфтие Илдус Фәизгә һөҗүм, аның фикердәше Вәлиулла Якуповның үтерелүе, күпмедер вакыт узгач Яшел Үзән районында бер машинаның шартлавы барыбызны да дини агымнарга башкарак күзлектән карарга мәҗбүр итә. "Республикада рәсми рәвештә 1514 дини оешма теркәлгән,"-дип билгеләп үтте утырышта әлеге мәсьәлә буенча доклад белән чыккан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова. Менә ничә гасыр инде Татарстан җирендә төрле диннәр, милләтләр дус һәм тату яшәделәр. Районыбызда да мәчетләр, чиркәүләр, мәдрәсә белән якшәмбе мәктәбе халыкны бердәмлеккә, бер-береңә ярдәм кулы сузарга чакыралар. Әмма эчтәлекләре белән безнең мохиткә туры килмәгән дини агымнар һәм юнәлешләр дә бар шул. Ерак барасы түгел: Алабуга белән Чаллыда да андый берләшмәләр актив эш алып баралар инде. Мамадыш урамнарында очратып та кызыктыргыч китапларын төртәләр, күзеңә карап сине гипнозлыйлар, кайсы тишеккә кереп киткәнеңне дә аңламыйча калырга мөмкин. Докладта билгеләп үтелгәнчә, дини экстремизм профилактикасы бер көнлек эш кенә түгел. Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та: "Иң мөһиме дөрес юнәлеш бирү һәм сакланып, бердәм эшләү,"-диде. 3нче сентябрьдә старт алган "Экстремизмга-юк!" айлыгы да халык арасында аңлату эшләрен җәелдерүгә этәргеч бирмичә калмас. Проблема бар, бөтен кешенең дә дини карашлары формалашып бетмәгән, хәбәрдарлыгыбыз аксый, бу рухи бушлык кирәкле юнәлештә тутырылмаса, моңа өлгерүчеләр табылачак. Илдар Сәлахов чыгышында да бу ачык яңгырады. Туксанынчы елларда гарәп илләренә барып дини тәгълиматлар өйрәнгән шәкертләрнең кайберләре кире әйләнеп кайткач бөтенләй икенче мохиттә калулары, нәкъ аларның безнең туган төбәгебез өчен бөтенләй ят булган дини агымнарга иярүләре турында сөйләде ул. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов та үзенең бер чыгышында: "Без бабаларыбыздан, аталарыбыздан мирас итеп алган йолалар, иман тарафдарлары булырга тиешбез,"-дип бик дөрес әйтте. Экстремистларга каршы көрәшнең өч юнәлешен ачык итеп күрсәтте Илдар Сәлахов.
Аның беренчесе-көнбатыш идеологиясе, көч куллануны өлге итеп алган кинофильмнар белән аңы томаланган яшьләребез арасында аңлату эшләрен көчәйтү. Икенчесе-авыл имамнарының белем дәрәҗәсен күтәрү. Аларның байтагының махсус белемнәре дә җитми әле. Кеше белән бәхәс оештырырлык мәгълүматлары булмаганнан, фикер көрәшендә җиңелүдән экстремистик караш тарафдарлары халык алдында геройга әйләнәләр. Кеше аларга шуннан иярә дә инде. Имамнарның эшен финанслау да күп рольне уйный торгандыр. Башкала вәкиле бу мәсьәләнең дә өйрәнелүен, чишелеш юлы булачагын хәбәр итте.
Доклад буенча фикер алышуларда катнашкан Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге начальнигы Азат Мозафаров бездә дә экстремистлар тарафдарлары буларак тугыз кешенең исәптә торуын әйтеп узды. Камский бистәсендә яшәүче бер кешедә шикле дини әдәбият табылган һәм ул экспертизага ФСБга җибәрелгән. "Күптән түгел генә башка төбәкләрдән килеп халык арасында аңлату эшләре алып барырга рөхсәт сораучылар булган иде. Әмма рөхсәт ала алмагач кире китеп бардылар,"-диде районның имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев. Юкәче чиркәве атакае Василий Тимашев та безнең өчен ят булган дини агымнарның керүенә юл куймас өчен күп төрле чаралар күрелүен ассызыклап үтте. "Ислам үзе террорчылык корбанына әйләнде. Ислам ул-тынычлык тарафдары. Мөселманнар исәнләшкәндә дә бер-берсенә тынычлык тели,"-диде шәһәр мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин. Мәгълүмати-методик үзәк директоры Артур Ефимов быел Россия буенча дүртенче һәм бишенче сыйныфларга керә башлаган "Дөнья дини мәдәнияте нигезләре һәм дөньяви этика" фәненең асылы турында сөйләде.
Утырышта аерым муниципаль берәмлекләрне үзгәртү турында республика Дәүләт Советына инициатива белән чыгу мәсьәләсе дә каралды. Муниципаль район башлыгы урынбасары-район Советы рәисе урынбасары Юрий Ивановның чыгышыннан күренгәнчә, Малмыжка белән Көек Ерыкса (административ үзәге яңа Комазанда булачак), Дегетле белән Яке (үзәге-Түбән Якедә), Рагозино, Сикәнәс һәм Омар (үзәге-Омарда), Керәшен Пакшины белән Красная Горка (үзәге Мамадыш совхозы поселогында) авыл җирлекләре берләштереләчәк. "Районда муниципаль берәмлекләрнең нык бүлгәләнүе алар белән эшләүне авырлаштыра, муниципаль берәмлекләрнең территориаль төзелешен оптимальләштерү-җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирәчәк отышлы вариант, финанс базаларын берләштерү зуррак ресурслар белән эш итәргә юл ачачак,"-диде Юрий Иванов.
Утырышта муниципаль милекне тапшыру мәсьәләләре дә каралды. Депутатлар Кама урманчылыгы мәдәният йортын "Радость. Детство" иганәлек фондына, район үзәк хастаханәсе белән аның кайбер транспорт чараларын республика милкенә тапшыру турында карар кабул иттеләр.
Минневәрис Мингалиев
Нет комментариев