Без капчыкта ятмый
Шушы араларда гына Казанда Түбән Кама шәһәрендә яшәүче якташыбыз Фәрит Имамовның "Югалган эзләр" исемле беренче китабы дөнья күрде. Фәрит районыбызның Катмыш авылында туып-үскән. Әдәби иҗат белән узган гасырның сиксәненче еллар башында шөгыльләнә башлаган иде. Хикәяләре, юморескалары үзе эшли торган "Туган як" газетасында, республика матбугатында, төрле күмәк җыентыкларда дөнья күрде. Районыбыз...
Шушы араларда гына Казанда Түбән Кама шәһәрендә яшәүче якташыбыз Фәрит Имамовның "Югалган эзләр" исемле беренче китабы дөнья күрде. Фәрит районыбызның Катмыш авылында туып-үскән. Әдәби иҗат белән узган гасырның сиксәненче еллар башында шөгыльләнә башлаган иде. Хикәяләре, юморескалары үзе эшли торган "Туган як" газетасында, республика матбугатында, төрле күмәк җыентыкларда дөнья күрде.
Районыбыз газетасында да шактый басылдылар алар. Узган ел ул безне Чаллыда нәшер ителүче "Мәйдан" журналында "Югалган эзләр" исемле романы белән дә сөендерде. Шул исемдәге тәүге китабына якташыбызның әлеге романы һәм хикәяләре туплап бирелгән. Китапка кереш сүзне Чаллы Язучылар оешмасы рәисе Вахит Имамов язган. "Адаш әдәбият мәйданына чыгып үзен игълан итте. Хәзер югалмастыр. Әдәбият даласында мәңге адашмаслык яңа сукмак сала алса иде,"-дип аңа үз фатыйхасын бирә ул. Фәрит Имамовның романында бик тетрәндергеч вакыйгалар тасвирлана. Сиксәненче еллар ахырындагы татар авылы. Төймәле уйнаучы малайлар бер сәер әйбер табып алалар. Аны шушы авыл кешесе, әле күптән түгел генә чит җирләрдә йөреп кайткан Самат исемле егет тә очраклы рәвештә генә күрә. Бу - солдат медальоны булып чыга. Аны ачып карап, язуларын укыгач, кайчандыр сугышка шушы авылдан алынган Сәхибулла атлы кешенеке икәнлеген беләләр. Тикшерә торгач, бу кешенең сугышта хәбәрсез югалганлыгы мәгълүм була. Авыл уртасында салынган һәйкәлдәге мемориаль тактада да аның фамилиясе хәбәрсез югалганнар исемлегендә икән. Төймәле уйнаучы малайлар авылдан ерак түгел агачлардан чистартылган урман делянкасыннан күп кенә иске төймәләр табып алуларын искә төшерәләр. Урман делянкасын чистартуда эшләгән бригада кешеләре шул төймәләр чәчелеп яткан урыннан ерак кына түгел кеше сөякләре дә табылуы турында әйтәләр. Тик аны сугыштан соң, кышкы буранда адашып үлгән икенче бер авылдашларыныкы дип уйлап, артык тавыш чыгармыйча гына, шуның исеме белән зиратка күмеп куйганнар. Әсәр әнә шул йомгакны сүтү Һәм сугышта хәбәрсез югалган авылдашларының язмышын ачыклау турында. Чыннан да, шушы авыл кешесе Сәхибулла сугышта җиңгәннән соң авылына кадәр кайтып җитә. Тик туган йортына, әнисе янына гына кайтып керә алмый. Инде туган өенә ерак та калмагач, юлында явыз бәндәләр очрап, аны үтерәләр. Ә әнисе бердәнбер улын сугышта үлгән дип белеп, аны югалту кайгысыннан авыруга сабыша һәм тиздән вафат була. Авылда аларның бүтән туганнары да булмый. Шулай итеп эз югала (әсәрнең исеме дә шуннан)... Самат әлеге җинаятьне кылган кешене таба, әлбәттә. Бу вакытта карт һәм авыру бу адәм, озакламый гүр иясе була. Тик барыбер гаделлек тантана итә. Бу җанкыючының явызлыгы авылдашлары алдында фаш ителә.
Вәрис Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев