Без дә пионерлар идек
Быел 19 майда үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 90 ел тула. Бөтенсоюз пионер оешмасы балаларны Ватанга һәм туган халкына тугры булырга, тәртипкә чакырды; олыларны хөрмәт итәргә, кечкенәләргә булышырга өйрәтте. Бәйрәм саен сугыш һәм хезмәт ветераннарын мәктәпкә чакырып, батырлык дәресләре үткәрелә иде. Чит илдәге балалар белән хатлар...
Быел 19 майда үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 90 ел тула. Бөтенсоюз пионер оешмасы балаларны Ватанга һәм туган халкына тугры булырга, тәртипкә чакырды; олыларны хөрмәт итәргә, кечкенәләргә булышырга өйрәтте. Бәйрәм саен сугыш һәм хезмәт ветераннарын мәктәпкә чакырып, батырлык дәресләре үткәрелә иде. Чит илдәге балалар белән хатлар алышу, тимурчылар, табигать дуслары хәрәкәтләре, тимер-томыр һәм макулатура җыюлар да пионер оешмасы белән бәйле. Моннан 20 еллар элек 19 май Пионерия көне буларак билгеләп үтелә иде. Бу көнне урман-кырларга чыгып, пионер учаклары ягылды, дружина сборлары үткәрелде. Мәктәп балалары өчен генә түгел, зурлар өчен дә чын бәйрәм була иде бу көн. Ул бәйрәм балаларның тормышына бер ямь, жылылык кертте, бердәмлек һәм дуслык хисе уятып торды.. Бу уңайдан Көек-Ерыкса һәм Яңа Комазан авылларының тәүге пионерлары турында да әйтеп үтмәсәм, язмам тулы булмас шикелле. 1926 елда Вәлишина Шәмсегаләм, Ханова Нурсаимә, Ханов Фәләх, Гайнетдинова Гайшә, Бәдретдинова Шәмсенур, Галиев Миргазиз, Галиев Нургаяз, Гәрәева Диләфрүз, Мамадыш мәктәбенең 2 баскычында укыганда, пионер сафларына кабул ителәләр. 1928-1929 елларда ике авылда да пионер отрядлары төзелә. 1930 елда алар бер пионер оешмасына берләшәләр. Галиев Миргазиз бу оешманың беренче вожатые була. Оешмадагы пионерлар клубта кычкырып газеталар, китаплар укыйлар, авылда наданлыкны бетерү буенча һәм колхозлар төзүдә зурларга булышалар. 1937нче елда Көек-Ерыксада ''Бәй артеле" каршында беренче пионер лагере ачыла. 1939 елда лагерь иске мәктәп бинасында дәвам итә. Анда вожатый булып Бәшәрова Рәхимә эшли. Пионерлар колхозларга җитен һәм киндер җирләрен эшкәртүдә булышканнар. 1941-1945 елларда пионерлар өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшлиләр: утын кисәләр, фронтовикларның гаиләләренә булышалар. Алар дару үләннәре, гөлҗимеш җыеп фронтка озаталар, "Татарстан пионериясе" дигән танк колоннасы төзү өчен металл ватыклары җыеп тапшыралар, башак җыюда катнашалар. Авылларда төнге пионер патрульләре оештырыла, тимурчылык эше алга китә. Сугыштан соңгы авыр елларда да пионерлар зур һәм мактаулы эшләр башкаралар. Өлкән һәм урта яшьтәге кешеләр күңелендә пионер оешмасы һәм аның эшчәнлеге әнә шулай саклана. Яшьләр һәм балалар белән эшләүнең нинди матур традицияләре бар иде илдә. Кызганычка каршы, боларның барысы да еракта калды. Хакимият башына демократлар килгәч, ул тәрбия мәктәбе төбе-тамыры белән корытылды, пионер оешмаларына кадәр таратылды. Булганны җимерү җиңел ул. Ә менә яңаны, төзү ай-һай авыр! Кайчакта мөмкин дә түгел. Үткән буыннарның идеаллары Александр Матросов, Зоя Космодемьянская, яшь гавардиячеләр кебек каһарманнар булса, бүгенге көн балаларының идеаллары инде башка геройлар. Ләкин мин ышанам: кайчан да булса пионер ялкыны хәзерге һәм киләчәк буын балалар күңелендә дә кабынып китәр. Чөнки кайбер республикаларда һәм күп кенә авылларда кызыл галстуклы балалар күренә башлады инде.
Рәим Гобәй.
Рәсемдә: Көек-Ерыкса урта мәктәбе пионерлары моннан нәкъ 30 ел элек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев