Бергә тарткан йөк җиңел
Муниципаль район Советының унҗиденче утырышы, бүләкләүләрдән башланып, барысы унике мәсьәлә карады. Муниципаль районның 2011-2015нче елларга социаль-икътисади үсеш программасы халыкның тормыш сыйфатын күтәрүне максат итеп куя, дип ассызыклап узды район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов район Советының унҗиденче утырышындагы беренче көн тәртибе буенча ясаган докладында. Тугыз айда үзебезнең товарларны сату һәм...
Муниципаль район Советының унҗиденче утырышы, бүләкләүләрдән башланып, барысы унике мәсьәлә карады. Муниципаль районның 2011-2015нче елларга социаль-икътисади үсеш программасы халыкның тормыш сыйфатын күтәрүне максат итеп куя, дип ассызыклап узды район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов район Советының унҗиденче утырышындагы беренче көн тәртибе буенча ясаган докладында. Тугыз айда үзебезнең товарларны сату һәм хезмәт күрсәтү күләмнәре 2,6 миллиард сум тәшкил иткән. Бу-планлаштырылган күләмнәрдән 5 процентка югарырак. Уртача айлык хезмәт хакы, программада күзалланганнан 14 процентка артып, 13125 сумга җиткән. Торак йортлар, юллар төзелеше, капиталь ремонт программалары киң колач белән тормышка ашырыла. Эшмәкәрлеккә һәм фермерлыкка тартылучылар саны артуга да сөенми мөмкин түгел. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә соңгы ике елда 1600 кешегә 393 млн. сумлык кредит бирелгән. Халыктагы маллар саны, ит һәм сөт җитештерүе арта бара. Утырышның көн тәртибенә барысы унике мәсьәлә куелган иде. Алдагы елларга бюджет проекты буенча финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Алексей Сергеевның доклады тыңланды. Ике мәсьәлә буенча да фикер алышуда катнашкан 87нче һөнәри көллият директоры Николай Егоров утырышта катнашучы предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре игътибарын үзләре өчен кадрлар әзерләүдә уку йорты мөмкинлекләрен киңрәк кулланырга чакырды. "Казаннан да, Чаллыдан да, Түбән Камадан да безгә еш элемтәгә керәләр хәзер, читтән килеп укучылар саны арта бара. Ә үз яшьләребез башка районнарга һәм шәһәрләргә китә. Өлкән буын пенсиягә чыгып беткәч, квалификацияле кадрларсыз калачакбыз. Аларны читтән китерү катлаулырак,"-диде ул. 2011-2015нче елларга торак төзелеше программасын тормышка ашыру буенча чыгыш ясаган муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Шамил Сабиров ел саен 25-28 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылачагын әйтеп үтте. Районда халыкның торак белән тәэмин ителеше 1 кешегә 34,3 квадрат метрга җиткән. Шул ук вакытта, шәһәрдә төрле дәүләт программалары буенча фатир алуга бер меңнән артык кеше чират тора әле. Киләсе елда тагын берничә йорт төзи башларга планлаштырылуын әйтеп үтте докладчы. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда катнашкан "Төзүсервис" ЯАҖ генераль директоры Илфат Хаҗиев кирәкле материалларны үзләрендә җитештерә башлау төзелеш темпларын арттыруда һәм сыйфатын яхшыртуда яңа мөмкинлекләр ачуын искәртте. Дәүләт торак фонды җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Тәлгать Абдуллинның: "Районнарда булганда ничек төзергә кирәген Мамадышка барып өйрәнеп кайтыгыз, дим мин. Дөрестән дә киләләр, карыйлар. Көнләшеп китәләр,"-дигән сүзләре дә бездә төзелешләрнең киң колач белән алып барылуын тагын бер кат раслый. Утырышны алып барган муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Анатолий Иванов та темпны киметмәскә, төзелешләрне ун-унбиш ел алдан планлаштырырга, грунтта тикшерү эшләрен башкара торырга кирәклеген әйтеп узды. 2009-2012нче елларга хокук бозуларны профилактикалау комплекслы программасының үтәлеше турында муниципаль район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова чыгыш ясады. Депутатлар 2013-2016нчы елларга яңа программа кабул иттеләр. Утырышта быелга юл хәрәкәте иминлеге максатчан программасының тормышка ашырылуы да тикшерелеп, киләсе елга яңасы расланды.
Минневәрис Мингалиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев