Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер фото тарихыннан

"Кеше китә, эше кала. Истәлеккә карар өчен, төшкән фотосы кала,"-дип җырлый халык. И, белеп тә җырлыйлар инде. Мәктәп музеен җыештырганда, күзем альбом битенә ябыштырылган бер фотога төште. Фото астында, шакмаклы дәфтәр битендә, ярты гына бит истәлек язмасы да бар. Ярты ягы ертылып югалган. Кем язды икән моны? Бу фотода ул...

"Кеше китә, эше кала. Истәлеккә карар өчен, төшкән фотосы кала,"-дип җырлый халык. И, белеп тә җырлыйлар инде. Мәктәп музеен җыештырганда, күзем альбом битенә ябыштырылган бер фотога төште. Фото астында, шакмаклы дәфтәр битендә, ярты гына бит истәлек язмасы да бар. Ярты ягы ертылып югалган. Кем язды икән моны? Бу фотода ул да бардыр бит? Игътибар белән карыйм. Менә ручка карасы белән билгеләнгән берәү тора. Танымыйм. Кем булыр бу? Язмасы да кызыклы. Булган кадәрлесен үзгәртмичә сезгә дә ирештерәм. "...Фото 1945нче елны япон самурайларын Кытай җиреннән куып, совет армиясе Кытай халкына ирек яулаганнан соң, Цецевкар шәһәрендә ялга туктап калган көннәрнең берсендә төшерелде. Бу фотода Германия һәм Япония сугышларында катнашкан, күп яралар алган сугышчан иптәшләрем. Фотода күренгәнчә, без бу ил халкының бигрәк тә крестьяннарның байлар... "Бу урында язма өзелә, дәфтәр битенең бер өлеше ертылып юкка чыккан дидем бит. Икенче якта сакланган язма болай дәвам итә"...бу крестьяннарны часть ишек алдына алып кереп төшерделәр. Фотода күренгәнчә, без башта бу ишәкләрне күреп көлештек һәм соңыннан бу ил халкының нинди начар-пычрак, авыр тормышта яшәвен үз күзләребез белән күреп хәйран калдык. Коммунистик ил белән капиталистик..." тагын язма өзелде. Нәрсә әйтергә теләде икән соң авылдашым. Ул сер булып кала. Ә үзе кем икән? Шулчак музейда "Авылдашларыбыз Бөек Ватан сугышы елларында" дип аталган альбом барлыгы искә төште. Андагы истәлекләрне укый башладым. Һәм менә, таптым. Бу фотода авылдашым Галимөхәммәт абый Вәгыйзов бар икән. Альбомдагы язмадан кыскача өзек китерәм. "...1943нче елның гыйнварында хәрби хезмәткә алындым. 17 яшем тулып кына килә иде әле. ...Смоленск астындагы бер авыл янында дошман белән каты бәрелеш булды. Без килеп җиткәндә бөтен авыл ут эчендә иде. Дошман яндырып киткән. Бер генә йорт та калмаган, морҗалар гына тырпаеп утыра... Кечкенә генә авыллар икешәр-өчәр тапкыр "кулдан-кулга" күчкән чаклар булды. Смоленск, Орел, Минск, Кенигсберг шәһәрләрен алу өчен авыр сугышларда катнаштым. Кенигсбергны алганнан соң безнең частьне өч көнлек ялга калдырдылар. 8нче май көнне Гитлер Германиясенең берсүзсез капитуляция ясавы турындагы хәбәрне әйттеләр. Хәтергә тирән уелган иң куанычлы көн иде бу. Затворда күпме патрон бар, беткәнче һавага аттык. Кенигсберг өсте кызыллы-яшелле төсләргә яктырып нур чәчте. Аннары Ерак Көнчыгышта япон самурайларына каршы сугышка кердек. Кытай халкына азатлык алып бирдек.. Шул көннәрнең истәлеге булып минем сугышчан иптәшләрем белән төшкән фотом да бар..." Теге, ручка карасы белән төртеп куелган кешене - зур күзле, елмайган яшь солдатны "Авылдашларыбыз Бөек Ватан сугышы елларында" альбомына ябыштырылган фотодагы кеше белән чагыштырып карыйм. Үзе. Менә ничә еллардан соң фото үткән тарихны искә төшерде. Инде ул чаклар кабатланмасын, тарих битләрендә генә калсын. Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел. Авылыбыздан 200дән артык кеше сугышка киткән. Аларның исән-сау яки яраланып, сугыштан әйләнеп кайту бәхете насыйп булганнары да инде арабызда калмады. Шул исәптән Галимөхәммәт абый да. Җиңү бәйрәме җитә. Сугышның авыр йөген үзләренең җилкәләрендә алып чыккан, сугыш кырларында һәм тылда җиңү өчен көрәшкән барлык кешеләргә рәхмәтебез чиксез. Дания Газизова, Югары Кыерлы мәктәбенең югары категорияле укытучысы. Рәсемдә: авылдашыбыз Галимөхәммәт абый Вәгыйзов сугышчан дуслары белән Кытайның Цецевкар шәһәрендә. Фото мәктәп архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев