Республика программасы буенча Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында яңа бина җиткерелә
Үз биналарына ремонт үткәрү программасыннан былтыр Урманчы һәм Усали җирлекләре файдаланган иде. Түбән Тәкәнеш авыл җирлегенең элекке бинасы 1937нче елда ук җиткерелгән булган. Тәкәнеш районы булган чакта ул финанс бүлегенә хезмәт иткән. Агачтан салынган булгач, бина нык тузган иде инде. 8нче март бәйрәме көнне сүткәннәр. Икенче көнне фундаментын казырга керешкәннәр....
Үз биналарына ремонт үткәрү программасыннан былтыр Урманчы һәм Усали җирлекләре файдаланган иде. Түбән Тәкәнеш авыл җирлегенең элекке бинасы 1937нче елда ук җиткерелгән булган. Тәкәнеш районы булган чакта ул финанс бүлегенә хезмәт иткән. Агачтан салынган булгач, бина нык тузган иде инде. 8нче март бәйрәме көнне сүткәннәр. Икенче көнне фундаментын казырга керешкәннәр. Бүген инде стенасын күтәреп бетереп киләләр. Төзелештә Олыяз һәм Козгынчы авыллары егетләре эшли. Ул 12гә 8 метрлы итеп эшләнә. Авыл җирлеге башлыгына, башкарма комитет секретарена, бухгалтерга һәм архивка аерым бүлмәләр булачак. Шунда газ котельные да урнашачак. Проекты - типовой, республика өчен эшләнгән. "Быел республика районнарында шундый 10 авыл җирлеге бинасы җиткерелә. Максат - 1нче сентябрьгә кадәр файдалануга тапшыру",-ди авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллин. Хәзергә балалар бакчасы, музей һәм китапханә өчен хезмәт итә торган бинаның икенче катына урнашып торганнар.
Минневәрис МИНГАЛИЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев