Бүген Мамадышның “Алтын парларын“ хөрмәтләделәр
Район мәдәният йортында 50, 55, 60 ел иңне-иңгә куеп гомер кичерүчеләр кунак булды. 15нче майда билгеләп үтелүче Халыкара Гаилә көне Мамадыш төбәгендә быел да югары дәрәҗәдә уза. Агымдагы елда районыбызның 67 гаиләсе юбилейларын: алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын билгеләп үтәләр. ГХАТ бүлеге 7нче ел рәттән мондый күркәм парларны хөрмәтләү тантанасын...
Район мәдәният йортында 50, 55, 60 ел иңне-иңгә куеп гомер кичерүчеләр кунак булды. 15нче майда билгеләп үтелүче Халыкара Гаилә көне Мамадыш төбәгендә быел да югары дәрәҗәдә уза.
Агымдагы елда районыбызның 67 гаиләсе юбилейларын: алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын билгеләп үтәләр. ГХАТ бүлеге 7нче ел рәттән мондый күркәм парларны хөрмәтләү тантанасын зур масштабта оештыра. Шул дәвердән бирле мондый чарада 200 артык гаилә катнашкан, аларның унысына "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырганнар.
Быелгы бәйрәм чарасына 24 гаилә килгән иде. Район мәдәният йортының ишек төбендә хөрмәтле парларны милли киемнәрдән булган кызлар һәм кадетлар каршы алып торды. "Алтын кияү" һәм "алтын кәләш"ләрнең иңнәренә "Юбилярлар" дип язылган тасма салдылар. Шушында ук кунакларга чәй табыны әзерләнгән.
Фойеда төп кунакларның киленнәре арасында аш-суга осталык буенча традицион "Киленнәр" бәйгесе дә узды. Милли ризыкларыбыз: чәк-чәк, гөбәдия, ит бәлеше, пирог һәм тортларның тәмен тамашачылар бәяли.
Фойеның икенче почмагында күргәзмә урнаштырылган. Ул гаилә бөтенлеге темасын сурәтли. Экспозициядә никах, туй күлмәкләреннән башлап, чигүле мендәрләр, түбәтәй-калфаклар, бала бишеге, һ.б.ны күрергә мөмкин.
Юбилярларның фойеда урнаштырылган фоторәсемнәре күргәзмәсе үзләре белән алдан ук таныштыра. Алар барысы да сугыш чоры балалары, сугыштан соңгы буын вәкилләре бит. Ил язмышы алар язмышына әйләнгән, кемнәр-кемнәр, ә алар бәхетнең бәясен беләләр, аның кадерен бөтен кешегә караганда да ныграк аңлыйлар. Моны үзенең чыгышында "алтын кияү" һәм "алтын кәләш"ләрне тәбрикләргә килгән район башлыгы Анатолий Иванов та искәртте.
-Бүген әлеге залга яшьләргә үрнәк булырдай гаиләләр җыелган. Сез үз үрнәгегездә яшь буынны тәрбиялисез. Балаларыгыз, оныкларыгыз биредә. Алар сезнең белән чиксез горурлана бүген. Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәсе килә. Хәзерге көндә Дәүләт тарафыннан күпбалалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән төрле программалар булдырылган. Әмма алар гына да аз әле. Без дә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Тугыз юнәлеш буенча балаларга пропусклар бирдек. Алар спорт заллары, кинотеатр, аттракционнарга бушлай керә алалар,- диде Анатолий Иванов.
Чыгышы азагында район башлыгы Платоновларны тәбрикләп, котлау хаты һәм бүләкләр тапшырды. Аларның гаиләсендә әле күптән түгел генә кечкенә сабый дөньяга килгән.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина да залда утыручы гаиләләргә иң матур теләкләрен җиткерде. Алар барысы да мәхәббәттә аңлашып гомер кичергәннәр, акыллы балалар тәрбияләп үстергәннәр, якташлары арасында абруй яулаганнар. Гаилә стажы чын мәгънәсендә горурлык, җәмәгать һәм дәүләтнең иминлеге чыганагы икәненә матур үрнәк булып торалар.
-Кешелек тарихындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсен билгеләп үтәргә җыелдык. Бу бер генә кеше бәйрәме түгел. Быел әлеге дата аеруча истәлекле. Чөнки декабрь аенда ЗАГС хезмәте оешуга 100 ел тулачак,- диде Фәния Әхмәтшина.
Бәйрәм барышында "алтын парлар"ны сәхнәгә чакырып, аларга район һәм шәһәр җитәкчелеге котлау хатлары, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Юбилярлар тәбрикләү сүзләрен якыннарыннан да кабул иттеләр.
Тантана искиткеч концерт программасы белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев