2016 елда Мамадышта кече бизнес салымнары 70 миллион сумнан артык тәшкил иткән
Татарстан Хөкүмәте эшмәкәрлекнең төрле ысулларын үстерү һәм җәелдерү юнәлешендә күп төрле программаларны гамәлгә кертә. Алар хакында тирәнтен сөйләшү, бездәге кече һәм урта бизнес эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, мөмкинлекләрне барлау ниятеннән, район мәдәният йортында чираттагы икътисадый форум уздырылды. Анда районда кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүче барлык эшмәкәрләр дә чакырылган иде. Ел...
Татарстан Хөкүмәте эшмәкәрлекнең төрле ысулларын үстерү һәм җәелдерү юнәлешендә күп төрле программаларны гамәлгә кертә. Алар хакында тирәнтен сөйләшү, бездәге кече һәм урта бизнес эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, мөмкинлекләрне барлау ниятеннән, район мәдәният йортында чираттагы икътисадый форум уздырылды. Анда районда кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүче барлык эшмәкәрләр дә чакырылган иде.
Ел саен уздырыла, хәзер инде традициягә әверелгән икътисадый форумда төбәгебез эшмәкәрләре мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат алсыннар өчен, мәдәният йорты каршында, бинаның фойесында һәм спорт залында төрле күргәзмәләр эшләде, аларны оештыручылар җентекләп аңлатмалар бирделәр, тәҗрибә уртаклаштылар. Форум эшендә республиканың төрле хезмәтләреннән белгечләр дә катнашты.
Былтыр кече бизнес салымнары 70 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Бу - барлык бюджет кеременең 25 проценты дигән сүз. "Соры базар"ны юкка чыгару чаралары кысаларында барлыгы 600дән артык хезмәт килешүләре төзелгән. Нәтиҗәдә, иминият взносларын түләү, 2015нче ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга арткан.
Чараның пленар өлешендә төбәгебездә кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеше турында сөйләгән район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Илшат Дәрҗемановның чыгышыннан күренгәнчә, бездә 213 кече предприятие теркәлгән, шуларның 192се икътисадый яктан активлардан саналалар.
-Кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең һәр өченчесе күмәртәләп һәм ваклап сату өлкәсендә эшчәнлек алып бара, 13 проценты үзләрен авыл хуҗалыгына багышлаганнар, 12 проценты төзелеш, эшкәртү сәнәгатендә, күчемсез милек һәм аренда өлкәсендә эшлиләр. Моннан тыш районда 788 эшмәкәр дә теркәлгән,- диде Илшат Дәрҗеманов.
Социаль өлкәдә эшмәкәрлекнең әһәмиятле роль уйнавын да ассызыклап үтәргә кирәк. Бүгенге көндә бу тармакта 4,5 мең кеше хезмәт куя. Бу - районда эшләүчеләрнең 20 проценты, дигән сүз. 2016нчы елда уртача айлык хезмәт хакы, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 6 процентка арткан. Киләчәктә аның күләмен уртача район күрсәткеченә җиткерү күз уңында тотыла.
Форумны алып барган районыбыз башлыгы Анатолий Ивановның, бүген кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүдә тагын бер проблема бар, ул да булса, эшмәкәрләрнең үзләренә кирәк булган тиешле мәгълүматларны ала алмаулары, дигән фикере белән килешми мөмкин түгел.
-Мисалга, Кытай кайда нәрсә җитештерелә, нинди технологияләр кулланыла, барысын да туплый да, шуларның иң отышлы, дигәнен сайлап алып, үзләрендә җитештерә башлый. Шуңа күрә махсус мәгълүматый үзәк булдыру комачау итмәс иде. Эшмәкәрлек, җитештерү белән шөгыльләнергә теләүче шул үзәктән үзенә кирәкле юнәлешне тирәнтен өйрәнә, файдалана ала,- дип ассызыклады Анатолий Иванов.
Форумда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, "Эшмәкәрләргә ярдәм итү фонды", "Алабуга" икътисадый зонасы, "Писцов М.М." крестьян-фермерлык хуҗалыгы, "Стандартпроммашсервис" җәмгыяте вәкилләре чыгышлары тыңланды.
Соңыннан бер төркем эшмәкәрләргә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, Казан шәһәре мэры, башкаланың Совет һәм безнең район башлыкларының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев