Мамадышлыларга расссольник рецепты тәкъдим итәбез
Ашыгыч кына ашарга әзерләргә кирәксә, җәен ясаган яшелчә консервлары ярдәмгә килә. Итле шулпада бәрәңгене пешереп, рассольник консервын өстәп җибәргәндә, тансыкка бик тәмле була. Өстәвенә, рецепт составында – һәркемнең бакчасында үсә торган яшелчәләр.