Бик кызыклы һәм файдалы очрашу
Билгеле булганча, 2019 ел Россиядә, Президент указы белән, Театр елы дип билгеләнгән иде.
Театр елы – илнең мәдәни тормышында һәм иҗтимагый аң фомалаштыру өчен бик мөһим вакыйга. Театр җәмгыять һәм мәдәният үсеше белән бик тыгыз бәйләнгән. Театр сәнгате аша дөньяга караш, әхлакый принциплар, рухи байлык формалаша, эстетик зәвык тәрбияләнә.