Новости по рубрике - Көн темасы (Газета)
-
АЙ ҮСӘСЕН КӨН ҮСӘ...
Шәһәребездә бөтен Татарстанда тиңе булмаган кирпеч заводы калка. Аны эшләтеп җибәрү дә быелның декабренә планлаштырылган. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ -Икенче августта эшкә керешкән идек. Февральнең унбишенә түбәне ябып бетереп, ай ахырына ишекләрен һәм тәрәзәләрен урнаштыруны төгәлләсәк; ике җылылык калориферы куеп, эчке эшләргә керешәчәкбез,-ди Наил Садриев. Төзелештә үзе үк участок начальнигы да, мастер...
-
Ялы да, дәвасы да
Өлкәннәр биредә хәзер 15 көн ял итә ала. "Кайгырту" халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге эшчәнлегендәге үзгәрешләр турында сорауларга директор ЛЮДМИЛА ТЕЛЕШЕВА җавап бирә. -Безнең пенсионерлар "Кайгырту" үзәгендә ял итүнең нәтиҗәлелеген күптән бәяләделәр инде. Биредә уңайлы социаль-психологик шартлар гына тудырылып калмый, медицина хезмәте дә күрсәтелә. 2013нче елның гыйнвар аеннан...
-
ДҮСМӘТЛЕЛӘР ТЫРЫШ ХАЛЫК
Дүсмәт авыл җирлеге эшчәнлеге белән танышу биологик калдыклар өчен төзелгән объектны караудан башланды. Аны узган елның ноябрендә сафка бастырганнар. Алга таба район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендәге комиссия "Нократ" агрофирмасы "Таң" бүлекчәсенең Иске Комазан фермасында булды. Биредә 178 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Алардан уртача тәүлеклек артым күрсәткече нибары 400 грамм...
-
Хуш, бушлай торак
Торакны бушлай хосусыйлаштыру 2013нче елның 1нче мартында тәмамлана. Ә безнең районыбызда бушлай приватизацияләнгән торакның күләме күпме? Әлеге сорауга аңлатманы район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе урынбасары Алия ЯРУЛЛИНА бирә. -Приватизация барлык гражданнарның да ихтыяҗын күздә тота. Шуңа күрә муниципаль милектәге торакның 95 проценты РФнең 04.07.1991нче елгы 1541-1нче санлы "Россия...
-
Изге су–җанга дәва
19нчы гыйнварда православие динен тотучылар изге бәйрәмнәренең берсе-Качману-Крещение-Иисус Христосның Иордан елгасында чумылдырылган көнен билгеләп үттеләр. ЭЛЬМИРА МИННИКӘЕВА Бу көнне чиркәүдә изгеләндерелгән су шифалы көчкә ия һәм ел буе бозылмый дип исәпләнелә, махсус уелган бәкедә су коену җан һәм тәнне шифаландыручы, гөнаһлардан азат итүче, кара көчләргә каршы торуны арттыру сихәтен бирүче...
-
БИТАРАФ ТҮГЕЛЛӘР
Авыл җирлекләренең киңәйтелгән утырышлары башланды. Урыннардагы җитәкчеләр аларда ел дәвамында башкарылган эшләренә отчет ясыйлар, алга планнар билгелиләр. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ Келәүш җирлегендә элек җыелышлар шаулап-гөрләп уза торган иде. Халык әле бер проблеманы, әле икенчесен күтәрде, таләп итте. Быел исә Пойкино клубында үткән җыелышта сорау бирүче дә табылмады. Бу-күтәрелгән проблемаларның хәл ителеп...
-
ИЛ ОНЫТМАС...
Шәйхи Маннурның туган көне уңаеннан үткәрелгән Кышкы шигырь бәйрәме Мамадышка һәм Тулбайга күпсанлы кунакларны җыйды. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ Үзеннән соң бай әдәби мирас калдырган, туган авылы Тулбайда үз акчасына китапханә салдырып, аны китаплар белән тәэмин иткән, күренекле язучыларны алып кайтып кызыклы очрашулар оештырган, яшьләрне иҗатка тарту өчен бөтен көчен куйган Шәйхи...
-
Сонда тормышка ашардай планнар коралар
Авыллар тормышы, алардагы проблемалар, яңалыклар белән танышуыбызны дәвам итәбез. Бүгенге материал татар халкына күренекле композиторлар - Яруллиннарны бүләк иткән Сон төбәгендә әзерләнде. ИЛНУР ЮНЫСОВ Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәлахов әйтүенчә, әлеге як халкының күпчелек өлеше "Мамадыш азык-төлек корпорациясе" ҖЧҖдә хезмәт куя икән. Шуңа да иң элек хуҗалыкның Урта Сон...
-
Кышкы салкын җанны җылыта
Табигать кочагында рәхәтләнеп ял итәргә җәй айларын көтеп утырасы түгел. Күңелне күтәрү, саф һаваның җылы шифасын тою өчен шушы кышкы матур көннәрдә чаңгыда әйләнеп кайту да җитә. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Мондый фикерем белән күпләр килешер дип уйлыйм. Шәһәрнең стадион-ипподромына барып, анда өзлексез халык агымын күргәч, районыбызда чын спорт сөючеләр яшәвенә тагын...
-
Хокук сагында уяулык
Район прокуратурасы гражданнарның законлы хокукларын һәм ихтыяҗларын саклау юнәлешендә даими күзәтүләр алып бара. Узган елгы эш нәтиҗәләре нинди? Әлеге һәм башка сорауларга район прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе Илсур ГАБДРАХМАНОВ җавап бирә. -Мамадыш районы прокуратурасы тарафыннан узган ел дәвамында 1545 федераль закон бозу очрагы теркәлде, 178 протест белдерелде, судларга 2291 мең...
-
Сихри гүзәллек тудыручылар
Яңа елны каршылауда районыбыз территориясендәге бер генә торак пункты да читтә калмады. Алар кардан ясалган төрле сыннарга күмелделәр. Махсус комиссиягә шулар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу җиңел булмады. Шулай булуга карамастан, сыннар ясау буенча үткәрелгән конкурска йомгак ясалды. Шәһәр оешма-предприятиеләре арасында "Мамадыш җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖ, "Мамадыш ЖКУ" ҖЧҖ, "Төзүсервис"...
-
Әкияттәгечә матур яшик
Кечкенә Аленушка үзенең әбисенә заманча яңа ел бәйрәмен күрсәтте. Узган шимбәдә шәһәребезнең Боз сарае бөтен райондашларны һәм төрле әкият геройларын үзенә җыйган иде. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Яңа 2013 елны каршылауга багышланган кичә нәни кызның әбисен бәйрәм карарга чакыруыннан башланып китте. Күңел ачуларны алар белән бергәләп мамадышлылар да тамаша кылды. Ә алар,...
-
Яңа ел бүләге
Районыбызның Бөрсет-Сукачы авылы халкы яңа елны яңа шатлыклар белән каршылый. Кичә авылда өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Бөрсет-Сукачы 2012 ел башында көтмәгәндә медпунктсыз, клубсыз һәм мәктәпсез кала. Кинәт чыккан янгында өч учреждениене үз эченә алган бина көлгә әйләнә. Чарасызлыкта калган халыкны сөендерер кеше табыла. Авылдашлары, Яр Чаллы шәһәрендәге "Камилла"...
-
Хуш инде, 2012!
Үтеп баручы ел тарихка горурлыгыбыз булып кереп калган, сагынып искә алырлык вакыйгаларга бай булды. Районыбыз җитәкчелеге авыл халкын эшмәкәрлеккә тартуның яңа юлын кулланышка кертте-гыйнвар аенда авылларның актив, малларны күпләп асраучы кешеләре белән чәй табыны артында очрашулар башланды. Очрашуларда муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов белән башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов районның...
-
Йомгак ясар чак
Шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары узып баручы елның соңгы эшлекле киңәшмәсенә җыелдылар. 2012 елда башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалды, алдагысына бурычлар билгеләнде. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәр җитәкченең эшчәнлегенә аерым тукталды, үзенең бәяләмәсен бирде. Киңәшмә Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданын тәбрикләү белән башланды. "Мамадыштөзү" ЯАҖне дистә еллар буена җитәкләгән...