Новости по рубрике - Мәгариф
-
Яшь солдатлар
Булачак солдатлар хәрби һәм физик әзерлекләре буенча имтихан тота. Бу көннәрдә 10 нчы сыйныф укучыларының уку-кыр җыеннары узды. Алар берничә көн дәвамында зачетлар тапшырдылар. Әлеге чара "Кама" балалар-сәламәтләндерү лагерында үтте.
-
Кадетлар саны артты
Кадет исемен горур йөртегез! Район башлыгы Анатолий Иванов 4нче санлы мәктәпнең присяга кабул итүче укучыларына әнә шундый теләген җиткерде. Бишенче ел рәттән Җиңү көне алдыннан шәһәр үзәгендәге Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янәшәсендә тантаналы чара уза. Биредә 4нче санлы мәктәпнең 5нче кадет сыйныфында белем алучылар ант кабул...
-
Мамадышта “Ел укучысы” билгеле булды
Уку елы тәмамланып килә. Ә районыбызның башлангыч сыйныф укучылары арасында иң яхшы укучы кем?! Икенче санлы лицей базасында үткән конкурс моны ачыкларга ярдәм итте. Бәйгедә тугыз бала һәрьяктан сыналды. Аларга бәйгенең биш баскычын үтәргә туры килде: портфолиолары аша, "визитка"да үзләре белән таныштырдылар, интеллектуаль конкурста катнаштылар, математика турнирын үттеләр, рәсем ясадылар...
-
IT пилотлы проект тормышка аша
Икенче санлы лицей - электрон белем бирүдә чын мәгънәсендә компетенция үзәгенә әверелде. Биредә район педагоглары гына түгел, ә республика мөгаллимнәре дә белемнәрен арттыра ала. Бу көннәрдә беренче төркем өчен укулар уза. IT пилотлы проекты кысаларында әлеге уку йортында хәзер 30ар нетбуклы алты мобиль сыйныф исәпләнә. Алар районыбызда гына түгел, республика...