Новости по рубрике - Рубрики ТВ на татарском
-
20 яшьлек мамадышлы 5 мәртәбә Татарстан беренчелеген, 4 тапкыр Россия ярышларын отты
Булат Юнысов исеме спорт белән шөгыльләнүче һәм кызыксынучы райондашларыбыз өчен яхшы таныш. Әле 20 яше тулып килүенә генә карамастан, ул милли көрәш буенча 5 мәртәбә ТР беренчелеген, 4 тапкыр Россия күләм бәйгеләрне отты. Спорт остасына кандидат дигән мактаулы исемгә ия булды. Бүген көрәшченең үзе, якыннары, тренеры белән әлеге уңышларның сере...
-
Мамадыш кадетлары казармада яшәгән
4нче санлы мәктәп кадетлары республика бәйгесеннән яхшы күрсәткечләр белән кайтты. 9нчы "Б" сыйныфы укучылары "Җиңү" хәрби-спорт уеннарында 2нче урынны яуладылар. Әлеге бәйге Казанның "Патриот" үзәгендә, Татарстанның 20 районыннан килгән командалар арасында үткән.
-
Мамадышта яшәүче ветеранны ил башлыгы котлаган
Ул үзенең хезмәт юлын кешеләр сәламәтлеге өчен көрәшкә багышлаган. Алексей Епифан улы Зотин. Бу атнада Бөек Ватан сугышы ветеранына 95 яшь тулды.
-
Мамадышлылар якташлары Хәлил Мәхмүтовны искә алды
Якташыбыз, Татарстан Республикасының халык артисты Хәлил Зәки улы Мәхмүтовны искә алдылар. Сәнгать әһеле 2012нче елның 28нче сентябре көнне каты авырудан соң, безнең арабыздан китеп барды. Әмма шулай булса да, меңләгән татар халкының яраткан артисты булып кала ул.
-
Мамадышта исерек машина йөртүчеләрне аулыйлар
Язның тәүге көне тәмамланырга бер сәгать вакыт калып бара. Безнең иҗат төркеме ЮХИДИ хезмәткәре һәм район эчке эшләр бүлеге вәкиле белән берлектә чираттагы рейдка кузгалды. Төнге сәфәрнең максаты- руль артында исерек йөрүчеләрне ачыклау.
-
Һәлакәт урыныннан качкан мамадышлыны кайнар эзләр буенча табалар
Мамадыш үзәгендә чираттагы юл-транспорт һәлакәте искәртелде. ВАЗ-2109 йөртүчесе артка чигенгәндә баганага бәрелә. Гаепле кеше вакыйга урыныннан качып киткән. Аны табарга видеокүзәтү җайланмалары ярдәм итә.