Новости по рубрике - Сәламәтлек саклау
-
Кавык кына димәгез
Кавыктан ничек арынырга? Альбина З. Сорауга район үзәк хастаханәсенең табиб-дерматовенерологы Рамил Тимербаев җавап бирә: "Әлеге проблеманы чишүнең дөрес юлларын сайламау, гадәттә, кавыкны юк итәргә тырышуның уңышсыз тәмамлануына китерә. Күпләр кавыктан арынырга моның өчен каралган махсус шампуньнар ярдәм итә дип уйлый. Ә чынбарлыкта андый чаралар проблеманы вакытлыча гына юкка чыгара, алар...
-
Балага узган икән, табарга кирәк
"Бүгенге медицина көмәнлекне алдан туктату буенча операцияләрне хатын-кызлар өчен куркынычсыз иткәндер? Резеда Н." Әлеге сорауга район үзәк хастаханәсенең акушер-гинекологы Миләүшә Вәлиуллина җавап бирә. -9-15нче июльләрдә Россиядә "Миңа тормыш бүләк ит!" исеме астында акция узды. Бу аңлашыла да, чөнки илебездә көн саен - 15604, сәгать саен - 650, һәр минут саен...
-
Дөрес туклану–сәламәтлеккә юл
"Минем биш яшьлек улым баллы әйберләр ярата. Туклану режимы да борчу тудыра. Бу аның сәламәтлегенә зыян китермәсме? Гөлнур" Сорауга район үзәк хастаханәсе табибә-педиатры Гөлназ Гәрәева җавап бирә: күпчелек балаларның тукланулары диетологларның таләпләренә тулысынча җавап бирми. Аларның рационында зур күләмдә май, шикәр, тоз өстенлек итә, ә җиләк-җимешләр, яшелчәләр һәм крахмаллы углеводларга...
-
Алар безгә бик кирәк
Авылыбыздагы табиб амбулаториясе хезмәткәрләренең эшчәнлегенә сокланам. Тик алар хезмәтенә аз түләнү генә күңелемә тынгы бирми. Минем хатымны җитәкчелек укып, игътибарга алсын иде. Кама урманчылыгына без 2007 елда Яр Чаллыдан күчтек. Моңа кадәр бирегә кунакка кайткалый идек, бу якларның табигате, чисталыгы күңелгә хуш килә. Ирем белән бөтенләйгә шушында күчәргә карар кылдык....
-
Кызудан ничек сакланырга?
Чамадан тыш эссе. Аннан ничек сакланырга? Алсу. Мамадыш Сорауга район үзәк хастаханәсенең гомумпрактика табибәсе Камилә САФИНА җавап бирә. -"Иң мөһиме-кызуда озак булырга тырышмагыз. Өегездә салкынчарак бүлмәдә торырга киңәш итәбез. Авыр физик эшләрдән дә тыелып тору комачау итмәс. Тәнегезне артык кыздырмагыз, күбрәк салкынча эчемлек эчегез. Кызу кояш астында киң эшләпә, ачык...
-
Мәкерле үтерүче
-"Гипертониягә каршы ун адым" дип исемләнгән Америка ысулы турында сөйләсәгез иде. Фәүзия. Сорауга район үзәк хастаханәсенең гомумпрактика табибы Камилә Сафина җавап бирә: Гипертония-кан басымы күтәрелүне "мәкерле үтерүче" дип тә атыйлар, чөнки баштарак ул организмда берничек тә чагылыш тапмый. Кеше еллар буенча үзендә әлеге авыру барлыгын белмәскә мөмкин. Кызганычка каршы, ул...
-
Шешәдә тәгәрисең...
Әгәр арка авыртса, массаж ясатырга кирәк. Ләкин, беренчедән, аны ясый белүче кирәк, ә икенчедән, массаж ясаучы табылган хәлдә дә кесәң калын булуы мөһим. Ә бит ул массажны...су шешәсе белән дә бик шәп ясап була икән. Чокыр-чакырлары булмаган тигез кырыйлы 1,5 литрлы пластмасса су шешәсенә эссе су тутырыгыз. Ләкин нык кайнар...
-
“Барысын да, хәтта исерекләрне дә яратабыз”
Мамадышлылар өчен әлеге хезмәт "коткару таягы" гына түгел. Ул күпләрне әҗәл тырнагыннан алып кала. Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан без алар турында юкка гына искә төшермәдек. "03" һәрчак цейтнот режимында эшли, медицинаның алгы сафларында атлый, һәр чакыруны алар йөрәкләре аша үткәрәләр. Сәгать 8.00. "Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлеге диспетчерлыгы" дип язылган...
-
Кояш сукса
Кояш кыздыра башлауга, баш авырта, хәл бетә һәм эссе сугу очраклары да күзәтелә. Шулай уйламаганда гына берәр кешегә кояш сукса, күпләр югалып кала, нишләргә кирәклеген күп очракта белми. Чыннан да, беренче ярдәм ничек күрсәтелергә тиеш? Кояш сугу, башка эссе кабу җәй көннәрендә күп күзәтелә. Аның беренче билгеләре: бит кызара, баш...
-
Кан бирүче – тормыш коткаручы
Кан бирүчегә нинди ташламалар каралган? Безнең районда ничә донор бар? Николай З., Мамадыш Әлеге сорауга район үзәк хастаханәсенең кан салу кабинеты шәфкать туташы Марина Крошечкина җавап бирә: -Кан, яки аның компонентларын тапшырган көнне донор эшеннән азат ителә. Әмма аның хезмәт хакы саклана, ул бушлай ашау белән тәэмин ителә. Кан биргән...
-
Олыласаң олыны
Безнең турында кайгырткан ак халатлыларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Мамадыштан үзебезнең участок табибы Рамил Тимербаев, шәфкать туташлары Гөлфинур Шәйхиева, Зөлфия Ефимова, Эльмира Шапеевалар килеп барлык ветераннарның да сәламәтлекләрен тикшереп киттеләр, диагнозларын куеп, тиешле дәвалану билгеләделәр. фельдшерыбыз Эльмира Галиева ике авыл медпунктында хезмәт күрсәтә. Эше хәттин ашкан. Медицина учреждениеләре ялт итеп тора,...
-
Имтихан бирүчегә–шоколад!
"Быел мәктәпне тәмамлаучы улымның нервлары соңгы чиккәчә киеренкелектә. Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында аңа ярдәм итү өчен киңәшләрегезне бирегез әле". Сорауга район үзәк хастахнәсенең неврология бүлеге мөдире, табиб-невролог Илшат Фәрхуллин җавап бирә. -Имтиханнар чорында ата-аналарның төп бурычлары-балаларга әзерләнергә барлык уңайлыкларны да тудыру һәм аларга комачау итмәү. Аның кәефен күтәрү, һәрдаим ярдәм...
-
Табиб йөрәге
Район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге бишенче ел рәттән республикада алдынгылыкны яулый. Хирургия бүлеге мөдире Изил Сингатуллинны үз урынында күреп, сөендем дә, гаҗәпләндем дә. Аңа күптән түгел генә инфаркт булуын, җитди операция кичерүен ишеткән идем. "Ике табиб берьюлы башкалабызга белем күтәрергә киткәч, чыктым. Эшләргә кеше юк бит,"-диде ул. Аннары февраль аенда...
-
Урман бете кадалса
-Радиодан Чаллыда урман бете кадалып, хастаханәгә мөрәҗәгать иткән кешеләрнең күп булуын ишеттем. Ә бездә ничек? Сорауга район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар табибы Рамис Галиев җавап бирә: -Агымдагы елның 18нче маена кадәр районыбызда урман бете кадалган 13 кеше район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итте. Узган ел бу сан 5 иде. Быелгы каза...
-
Кызамык кайта
Удмуртиядә Тайландтан алып кайтылган кызамык теркәлгән диләр. Әлеге чир белән безнең районда хәлләр ничегрәк тора? Сорауга район үзәк хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Васыйл Нуриев җавап бирә: -Кызамык-вируслы йогышлы авыру. Ул сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә һава-тамчы юллары белән тапшырыла. Аңа 100 процент йогышлылык характерлы. Хәтта авыру берничә сәгать элек чыгып киткән...