Транзитлы язмыш: Махачкала – Мамадыш – Казан
Казан кибетләренең берсендә телефоннан сөйләшкәндә, Мамадыш атамасын еш кабатларга туры килде. Бу бер сатып алучы ханымның игътибарын үзенә җәлеп итмичә калмаган. Ул яныма килде дә, минем кайдан икәнлегем белән кызыксынды. Арада әңгәмә туды һәм без аның белән таныштык. Баксаң, ханым минем әти-әниләрнең күптәнге гаилә дусты булып чыкты. Ничә еллар узганнан...
Казан кибетләренең берсендә телефоннан сөйләшкәндә, Мамадыш атамасын еш кабатларга туры килде. Бу бер сатып алучы ханымның игътибарын үзенә җәлеп итмичә калмаган. Ул яныма килде дә, минем кайдан икәнлегем белән кызыксынды. Арада әңгәмә туды һәм без аның белән таныштык. Баксаң, ханым минем әти-әниләрнең күптәнге гаилә дусты булып чыкты. Ничә еллар узганнан соң без бер-беребезне хәтеребездә яңарттык. Валентина Владимировна Маслова Мамадыштан күченеп, соңгы дүрт елда Казанда яши икән. Мин аның бер чынаяк чәй артында сөйләшеп утырырга чакыруына каршы килмәдем. Нәтиҗәдә, ул ачыктан-ачык сөйләшүгә әверелде.
-Валя, Валентина, син кайда? -телефоннан исәнләшмичә, курку хисләре белән инде таныш булып бетә язган бер тавыш яңгырады. Бүген пенсиядә булган, "Татавтодор" предприятиесендә озак еллар эшләгән Валентина Масловага элеккеге коллегасы шалтыратты.
-Әле мин бүген генә Казанга балалар белән киттем. Наташа, ни булды? - күңелсез хәбәр ишетергә әзер иде ул.
-Синең Викторны йорт яныннан тапканнар, суламаган инде ул. Валя, белмим, тагын ни әйтергә...
Аңа берни дә әйтергә кирәк түгел иде. Ул кызгану сүзләренә, кайгыны уртаклашу фразаларына мохтаҗ түгел иде. Тормыш, җаваплы эш аны яраткан предприятиесендә озак еллар хезмәт кую дәверендә юллар кебек нык, түземле иткәннәр инде. Кире борылырга туры килә. 170 километр трасса - алар киләчәктә аны нинди тормышка китерерләр? Тагын аралар, юллар - хәтта хәзер пәйда булдылар, аларны аердылар. Валентина мизгелгә генә күмүне оештыру турында уйланып алды. Иренең үлеме аның тормышын "аңа чаклы" һәм "соңыннан"га бүлде. Соңыннан ни булачак - билгесез, "аңа чаклы" ни булды - барысы да өйгә кайтканда, юлда узган ике сәгать эчендә хәтердә яңардылар...
1966, Махачкала.
-Күрше, син әниең кебек бөтен гомереңне бакчадагы түтәлләр арасында уздырырга җыенасың мәллә? - бер үк вакытта кашларын җыерып һәм елмаеп, мәктәпне тәмамлаучы кыздан сорады Зина апа.
-Мин әле белмим, менә уйладым да, бәлки миңа да Сезнең кебек проводницага укырга барыргадыр? - дип сорады кыз.
-Дөрес, сабакта, серкәчтә акчаны күп эшли алмассың. Син, әйдә әле, минем сантыем Лешка белән автоюллар техникумына укырга кер. Анда җитди белгечләр әзерлиләр, эшсез калмаячаксыз.
Күрше коймасы аша булган шушы сөйләшү Валя Алебовичның язмышын хәл итеп куя.
1969нчы ел.
Юллама буенча Валентина башта Казанга эләгә, аннары - Мамадышка. Шәһәрнең иң эре предприятиеләреннән саналган "Юллар идарәсе"нә техник булып эшкә урнаша. Стажировкага һәм селкенеп китәргә вакыт булмый. Шунда ук ул районда автоюллар төзү буенча икеайлыкны уздыру буенча җаваплы кешегә әверелә. Ул елны төбәгебездә бөтен көч Мамадыш-Усали участогын төзүгә юнәлдерелгән була. Төзелеш "Дуслык" автоюлы исемен ала. Әлеге чараны игълан итү юл төзелешенә барлык колхоз-совхозларны җәлеп итүне, автотранспорт һәм эшче көчләр бүлеп бирүне күз уңында тота. Валентинаны хисапчы буларак Түбән Ушма авылы янәшәсендәге Демьяновка карьерына җибәрәләр. Эш җиңел булмый: иртәнге алтыда аны алырга "ЗИЛ" машинасы килә, кичке сәгать сигездән соң гына кайтарып куя. Көн саен 120 йөк машиналары, 5-6 төягеч, һәрберсен документаль рәвештә теркәргә, ягулык-майлау материалларына, вак ташка накладная язып бирергә, канәгатьсезлек белдерүчеләрнең моң-зарларын тыңларга, арыганнарны җилкендереп җибәрергә кирәк. Ул әле яшь - көч күп, ил җибәргән, димәк, куелган бурычны үтәргә кирәк! Эшли башлавының беренче айларында ук Валентина уйланырга мәҗбүр була: "Дөрес һөнәр сайладыммы мин?"
Яшь белгеч, тамак ялгарга дип, юл читенә утыра. Өйлә ашын кабарга гына җыенганда, зур йөк машинасы килеп туктый.
-Валентина, син ашыкма, утыр, аша, мин сине көтәрмен, - дип кычкыра аңа инде яшь булмаган водитель.
Кыз бераз читкәрәк күчеп утыра: чит караш аның ашавын карап торсынмыни? Сумкасын алдан утырган урында калдыра. Санаулы минутлар һәм... зур йөк машинасы янтаеп, кырыйга ава һәм Валентинаның әбәт ашамлыклары булган сумкасын сытып-изеп аска тәгәри. Ул көнне күпме күз яше түгелә яшь блгечнең, Шул вакыйгадан соң отпуск алып, әнисе янына кайтып китә. Кемдер аны тынычландырырга, күңелен күтәрергә, алга таба нишләргә икәнлеген әйтеп, киңәшләрен бирергә тиештер бит?..
Алга таба ул янәдән Татариянең провинциаль шәһәренә кайта. Отпусктан соң беренче эш көне. Валентина Җиңү урамыннан күтәрелә. Узган гасырның 60-70нче елларында анда Юллар идарәсе урнашкан була. Биредә ул мөлаем, кара йөзле бер егетне очрата. Күз карашларын сирпешәләр. Яшьләр арасыннан, әйтерсең лә, очкыннар узып китте. Ничек инде ул аңа ошамасын, ди? Чибәр, җирән чәчле, мода белән киенгән, лакланган сумкасы гына да ни тора! Очрашу турында ул шунда ук үзе шикелле Рязаньнан бүленеш буенча эшкә килгән ахирәте Верага сөйли. Ни эшләргә? Ул чорларда предприятиедә баш бухгалтер булып Анна Петровна Дружинина эшли. Кызларның сөйләшкәннәрен ишетеп, ул:
-Виктор - аның исеме. Менә дигән иптәше дә бар. Икесе дә күптән түгел генә армиядән кайттылар. Сезгә менә дигән кияүләр, бәхетегезне кулыгыздан ычкындырмагыз тагын! -дип киңәшләрен бирә.
Ычкындырмыйлар. Кич белән тәүге мәртәбә очрашалар. Валя үзенең гашыйк булуын аңлый. Беренче елны ул шәһәрнең Ушмы аръягындагы Обмановларда фатирда яши. Моның өчен предприятие 15 сум түләп тора. Тиздән хуҗаларның уллары армиядән кайтырга тиеш, аның алдагы планнарында сөйгән кызы белән гаилә кору була. Димәк, Валяга анда озак торырга туры килмәячәк. Бу турыда ул Витяга әйтә, егет шунда ук аңа үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый.
1970нче елның 21нче апреле. Юллар идарәсе яңа өйләнешүчеләрнең туйларына ак "Волга" машинасын биреп тора. Туй кортежында мондый автомобильнең булуы ул чорларда зур "шик" саналган. Коры, таләпчән каенансы йортында Валяга "судан тыныч, үләннән тәбәнәк" булырга туры килә. Суны колонкадан ташый, кышын юган керләрен чанага салып, Нократка бәкегә чайкарга алып бара. Хәер, ул чорларда Мамадышта барысы да шулай яшәгәннәр. Ел азагында беренче балалары - Дмитрий дөньяга аваз сала.
Өйдә озак утырырга туры килми: 1972нче елда ул ПТОда инженер булып эшли башлый. Дүрт елдан җитештерү-диспетчерлык бүлеге начальнигы итеп билгелиләр. Кул астында - югары инженерлык белемнәре булган хатын-кызлар. Әмма професиональлеге һәм тирән акыллы булуы аңарга предприятиедә урынын озак еллар дәвамында "бушатырга" мөмкинлек бирми. Планнар, проектлар, юллар төзү буенча отчетлар - барысы да ГОСТ һәм СНИП таләпләренә туры китерерлек итеп башкарыла. Елга уртача 25 километр озынлыктагы юлларда төзелеш, капиталь ремонт, чокырлар ямау эшләре уздырыла. Объектларга чыга, эш вакытларының үтәлешен контрольдә тота, әлбәттә, төзелгән юлларның озынлыкларын, сыйфатын, кыскасы, барысын да - яңа полотноның калынлыгына кадәр тикшерә. Җәйләрен инженерлар белән берлектә күперләрне буяуда катнаша, кышын кулларына көрәк тотып, юлларны кардан чистарта. Кичләрен исә беркем дә азат итмәгән отчетлар төзергә утыра.
1976 ел. Валентина Маслова - идарәнең ПДО начальнигы
Аларны тапшыруны үзенең кызык та, күңелсез дә булган вакыйгалары белән аерым бер тарих итеп сөйләргә мөмкин. Валентина Владимировна төнгә кадәр контроль саннар белән Кремльдә ("Татавтодор"ның баш идарәсе шунда урнашкан була) утырганын, ахирәтенә кунарга эләгү өчен, трамвай тукталышына йөгерүен һич кенә дә оныта алмый.
Юл төзү-ремонтлау идарәсе хезмәткәрләре. Безнең каһарман сулдан өченче.
Директор Николай Иванович Долговның үзен "К-700" тракторында Теләчегә (анда һава торышы начарайса, эләгүе үзе бер проблема була) җибәргәне дә хәтерендә тирән уелып калган. Бер атна дәвамында үзенең тәнендәге һәр кабыргасының барлыгын тоеп яши ул. Бервакыт борылыштан Мамадышка 25 градус салкынлыкта җәяү кайтып, тезләрен өшетә. Өенә кадәр төнлә белән ике сәгать дәвамында атларга туры килә аңа. Ярый әле йорттагылар ышанычлы һәм аны аңлаучы булып чыгалар, "даирәле" каенанасы да нинди игътибарлы булган. Валентина Владимировна төп эшеннән тыш профсоюз комитетын да җитәкли бит. Димәк, ул күп кенә хезмәткәрләргә психолог ролен дә башкарган, дигән сүз. Бервакыт аның янына, хатыныннан зарланып, төягеч водителе килә.
-Нәрсә булды, Андрей?
-Арыдым, хатын эчә, хуҗалыкта берни дә эшләми. Аның белән көрәшерлек хәлем калмады инде. Ярдәм итегез!
Ярдәм итә, гаилә сакланып калына, хатын үзен кулга ала, юл эшчесе булып эшли башлый. Валентинаның инде ике баласы үсеп килә. 41 яшендә ул өченчесен алып кайта. Мәшәкатьле көннәрнең берсендә Махачкалада яшәүче әнисе шалтырата.
-Валя, каенана белән яшәү җитәр инде. Сиңа 35 мең сум акча җибәрәм, яхшы бер өй сатып алырсыз!
Менә сиңа мә! Баксаң, әнисе чәчәкләр белән шөгыльләнә башлаган, розалар, тюльпаннар һәм нәркисләр үстерә икән. Шулай итеп Масловлар гаиләсенең яңа тарихы башлана. Эштәге бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләргә 18 сотый бакча, дуңгызлар, тавыклар, үрдәкләр һәм маллар өстәлә.
Иренең картинасы куллары җылысын саклый.
Ире Виктор Григорьевич, элеккечә, иҗат белән шөгыльләнә: төрле социаль объектларны бизәүдә катнаша, сатуга һәм, әлбәттә, йортны матурлау өчен дә картиналар ясый. Валентина иренең шөгыленнән ерак булмый: алар һаман да бергә үзләре яраткан Элвис Пресли җырларын тыңлыйлар. Тормыш бер урында гына тормый. Ташлы авылы янәшәсендә асфальт-бетон заводы пәйда булгач, предприятие заманча катламнар белән тәүге юллар түши башлый. Тәкәнеш юнәлешенә йөрүчеләр, Красная Горка халкы юл йөрүнең ләззәтенә ничек сөенде!
1994нче ел. Кече кызына дүрт яшь тулып килә, ирен кеше үтерүдә гаепләп, алты елга төрмәгә ябып куялар. Валентина әйтүенчә, аның өчен шәхси тормыш 45 яшендә юкка чыга. Ләкин күңел төшенкелегенә бирелергә вакыт юк: өч бала, предприятиедә эшнең бетәсе юк. Юлларны файдалануга тапшыру ешая, аларны кабул итү башкаладан килгән комиссиядән башка узмый. Валентина Владимировна "Татавтодор" ААҖнең генераль директоры Игорь Васильевич Ярцев белән эксплуатация бүлеге начальнигы Юрий Николаевич Даниловның килгәннәрен әле дә хәтерли. Отарка карьерында уздырылган юл хуҗалыгы алдынгыларының республика слетын сагына. Барлык хезмәткәрләр арасында да хөрмәт, шөһрәт яулый ул, хезмәте өчен күп кенә бүләкләргә лаек була, "Хезмәт ветераны" исемен ала.
2004нче ел. Пенсиягә чыга. Ике баласы инде зурлар, кечесе әле мәктәптә укый. Вакыт зур тизлек белән алга ыргыла. Менә ул да туган оясын ташлап китте. Ире вафат булганнан соң, йортны караулары авырлаша. Хәер, ул үзе дә Казанда яшәүче оныгына бик кирәкле әбигә әверелде.
2009 ел. "Татавтодор" ААҖнең 80 еллыгы уңаеннан Мамадыш юлчыларының тантаналы кичәсе. Валентина Маслова хөрмәтле кунаклар арасында.
2015нче ел. Шәһәрнең Коммунистическая урамындагы йортын сатып, Валентина, кызларына якынрак булыйм дип, башкалабыз Казанга күченә. Улы Дмитрий гаиләсе белән Мамадышта кала. Ул - бүгенге көндә төзелеш һәм бизәкләү эшләрендә алыштыргысыз белгеч. Уртанчы кызы Светлана "Таттрансгаз" УПТКсында өлкән инженер булып эшли. Кечесе Ирина җәмәгать туклануы өлкәсендә үз эшен ачып җибәргән. Әбинең һәр көне минутлап язылган: оныкны мәктәпкә озатырга, каршы алырга, секциягә илтергә. Һәр баласының йортларында аталары ясаган рәсемнәр эленеп тора. Аларга ул гомеренең соңгы елларында фәлсәфи чалымнар салган. Аның картиналары күп кенә мамадышлыларның да стеналарында урын тапкан.
Үзенә 69 яшь булуга карамастан, матурлыгын югалтмаган Валентина Владимировна. Мамадышка кайтканда элеккеге коллегалары янына кереп, чәй өстәле артында үткәннәрне искә төшерергә вакыт таба. Алты директор белән эшләгән ул. Яңа җитәкчелек белән дә танышырга исәбе юк түгел.
P.S. Өйгә кайтканда, М-7 трассасының "Казан-Мамадыш" участогында юл эшләренең киң колачлы алып барылуына игътибар иттем. Төрле маркадагы йөзләгән техника, күпме эшче куллар. Аларның һәрберсенең язмышы һәм тырыш хезмәте аша теләсә нинди җитештерү гигантының тормышы турында тәфсилләп сөйләргә мөмкин. Кеше һәм предприятие язмышлары бер-берләре белән бик нык бәйләнгәннәр...
Светлана Ханова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев