Мамадыш умартачысы – иң сыйфатлы бал хуҗасы
2013нче елда Казан дәүләт университеты белгечләре бөтен Татарстан умарталыкларындагы балларның сыйфатын тикшереп чыктылар. Мамадыш районын да читләп үтмәделәр алар. Кыраулда яшәүче Вакыйф Дәүләтшинның балы -бөтен Татарстан күләмендә иң яхшы сыйфатлы, экологик чиста булып чыкты. Вакыйф районыбызның олыгайганчы "Чулпан" хуҗалыгында баш умартачы ярдәмчесе, аннан соң умартачы булып эшли. Утыз ел эчендә...
2013нче елда Казан дәүләт университеты белгечләре бөтен Татарстан умарталыкларындагы балларның сыйфатын тикшереп чыктылар. Мамадыш районын да читләп үтмәделәр алар. Кыраулда яшәүче Вакыйф Дәүләтшинның балы -бөтен Татарстан күләмендә иң яхшы сыйфатлы, экологик чиста булып чыкты.
Вакыйф районыбызның олыгайганчы "Чулпан" хуҗалыгында баш умартачы ярдәмчесе, аннан соң умартачы булып эшли. Утыз ел эчендә ул үз эшенең "профессорына" әйләнә, 200ләп умартаны үзе генә карый башлый. Ел саен хуҗалыктагы 10 умарталык арасында беренче урыннарны алып бара, иң күп балны тапшыра. Аның кортлары "урта рус" токымыннан, чын селекция нәтиҗәсе иде. Чөнки ул ел саен бу токымның ана кортларын үзе чыгарып, кимендә 40 процент гаиләләрне яңарта, табыш вакытында һәр умартада 8-9 кг корт була иде. Хәзер инде Вакыйф Дәүләтшин пенсиядә. Ләкин шөгылен ташламады, үз хуҗалыгында кортлар тота. Гаиләсенә, күршеләргә, туганнарга, дусларга бал белән ярдәм итеп тора. Ул чыннан да үз эшенең остасы, чөнки соңгы елларда умартачылыкта ниндидер билгесез авырулар белән корт гаиләләре, умарталыклар белән кортлар бетә башлады. Ә Вакыйфның барсы да исән, әле артып та бара.
Бүгенге көндә тирә-яндагы умартачыларга, күршеләргә дә умартачылык буенча киңәшләрен биреп, булышып тора оста.
Минневәрис МИНГАЛИЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев