Мамадыш йолдызы Рәзилә Батырова: “Хәтта сатучы буласы килде"
Мөхтәрәм райондашлар, үзенең күренекле шәхесләре белән дан тота безнең төбәк. Безнең яклардан чыккан язучыларны, җырчыларны, үзләрен бию сәнгатенә багышлаган кешеләрне, нәфис сүз осталарны республикабыз гына түгел барлык Рәсәебез белә. Алар өчен чын күңелдән горурлана халкыбыз! Мамадыш данын еракларга танытучылар исемлегендә Шәдче авылының уңган-булган кызлары - Рәзилә һәм Рамилә Батыровалар да...
Мөхтәрәм райондашлар, үзенең күренекле шәхесләре белән дан тота безнең төбәк. Безнең яклардан чыккан язучыларны, җырчыларны, үзләрен бию сәнгатенә багышлаган кешеләрне, нәфис сүз осталарны республикабыз гына түгел барлык Рәсәебез белә. Алар өчен чын күңелдән горурлана халкыбыз!
Мамадыш данын еракларга танытучылар исемлегендә Шәдче авылының уңган-булган кызлары - Рәзилә һәм Рамилә Батыровалар да бар. Зур булмаган авылда дөньяга беренче авазларын салган сабыйлар, үзләренең киләчәктә зур сәхнә тормышына аяк басасыларын белмәгәндәдер, мөгаен. Шулай да, игезәк кызларның җыр-моңга булган сәләтләре кечкенәдән сизелә башлый. Алар мәктәптә белем алганда ук, төрле чараларда, иҗади кичәләрдә, бәйрәмнәрдә чыгыш ясый. Шул вакыттан бирле Рамилә белән Рәзиләнең сәнгатькә булган ярату хисе көннән-көн үсә бара.
Авыл мәдәният йортындагы Яңа ел кичәсеннән башланып киткән иҗат сукмагы кызларны олы сәхнәгә илтә.
Бүгенге көндә Мамадыш кызлары яңа җырлар яздыру, клиплар төшерү өстендә эш алып бара. Без дә аларның бүгенге тормышлары белән кызыксынып, әңгәмә корырга булдык:
-Ничек уйлыйсыз, җырлау сәләте сезгә кемнән килгән, әллә инде сез гаиләгездә беренче җырчылармы?
-Әти ягыннан да, әни ягыннан да җыр-моңга гашыйк кешеләр бар, әмма зур сәхнәгә чыгучылар без генә дисәң д була. Әтиебез яшь чагында бик матур җырлаган, баянда да уйный. Аның бертуган сеңлесе Роза апага да җырлау сәләте бирелгән. Әниебезнең әнисе дә, аның апалары да бик моңлы булганнар. Безнең иҗатка карата булган мәхәббәтебез алардан күчкәндер дип уйлыйбыз.
-Һәркемнең дә балачакта үз хыяллары, теләкләре була. Кечкенә чакта үзегезне кайсы өлкәдә күрә идегез?
-Без балачакта бик шук балалар булдык. Хыялларыбыз һәр көнне үзгәреп тора иде. Җырчы да, укытучы да, телевидение, радио алып баручысы да, хәтта сатучы да буласы килде.
-Эстрада тормышындагы беренче адымнарыгызны хәтерлисезме?
-Үзебезне белә башлаганнан бирле җырлыйбыз. Безнең өйдә җырлаганнар урамга ук ишетелеп тора иде. Бишенче сыйныфта белем алганда, музыка сәнгате укытучысы Илдар Вәлиев җырга сәләтебез барлыгын сизеп алып, безне махсус вокал дәресләренә өйрәтә башлады. Иң беренче чыгышыбыз авыл мәдәният йортында Яңа ел тамашасында булды. Шуннан соң әкренлап башка бәйрәмнәрдә дә катнаша башладык. Бүгенге көндә ирешкән уңышларыбызда Илдар абый Вәлиевның да өлеше зур дип уйлыйбыз.
-Тормышта үзегезнең иң зур җиңүегез дип нәрсәне әйтер идегез?
-Тормыштагы иң зур җиңүләребез әле алда дип уйлыйбыз. Аллага мең шөкер, бүгенге көнебездән бик кәнәгать, риза булып яшибез.
-Яраткан ризыгыгыз нинди?
-Татар халык ризыкларына өстенлек бирәбез. Чөнки милләтебезнең телеңне йотарлык тәмле аш-сулары бар. Өчпочмак, гөбәдияне бик теләп ашыйбыз.
-Туган авылыгызга еш кайтасызмы?
-Авылыбызга еш кайтырга тырышабыз һәм бик нык яратабыз. Бераз кайтмый торсак, күңелне туган ягыбызны сагыну хисе биләп ала. Авылга кайткач, җиңнәрне сызганып эшкә тотынабыз, әти-әнигә бераз гына булса да булышып китәбез.Җаныбыз, тәнебез белән рәхәтләнеп ял итеп киләбез.
-"100 сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын", - дигән халкыбыз. Сезнең дә чын дусларыгыз бармы?
-Дусларның ни дәрәҗәдә чын булуларын вакыт күрсәтә. Аллага шөкер, яныбызда кирәк чакта терәк булырдай җан дусларыбыз бар. Алар белән сирәк булса да күрешеп, бер-беребезнең уңышларга сөенеп торабыз. М. Гайсин көенә дусларга багышлап язылган җырыбыз да бар.
-Шәхси тормышыгыз хакында да берничә сүз әйтеп китсәгезче. Ничә яшьтән гаилә корырга ниятлисез?
- Дәү эниемнең бик тә дөрес сүзләре бар: "Һәр нәрсәнең үз вакыты". Барысы да Ходай кулында.
-Киләчәккә нинди планнар белән янып яшисез?
-Киләчәк тормышка планнар зурдан, өметләр дә юк түгел. Эстрада тормышына килгәндә, иҗатыбызны сөючеләрне яңадан-яңа җырлар белән сөендереп торырбыз дип уйлыйм. Җырларыбыз халык күңеленә үтеп кереп, анда урын тапса, безнең өчен моннан да зур бәхет юк.
Әдел Әхмәтҗанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев