Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Персона

Мәүсия Абдуллина юкка яшәмәгән, бу һөнәрне сайлап ялгышмаган

Бу һөнәрне сайлап ялгышмаган "Укытучы һөнәренә өйрәтәләр, укыталар, ләкин чын укытучы булырга өйрәнеп буламы? Зур ышаныч белән әйтергә мөмкин: укытучы булып туарга кирәк. Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм, дисәң, - укытучы бул!»-дигән бер акыл иясе. Биргән белемнәре, тәрбиясе укучылар күңелендә кала, яңа заманда яшәргә тиешле кешене тәрбияли, аның үрнәгендә...

Бу һөнәрне сайлап ялгышмаган

"Укытучы һөнәренә өйрәтәләр, укыталар, ләкин чын укытучы булырга өйрәнеп буламы? Зур ышаныч белән әйтергә мөмкин: укытучы булып туарга кирәк. Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм, дисәң, - укытучы бул!»-дигән бер акыл иясе. Биргән белемнәре, тәрбиясе укучылар күңелендә кала, яңа заманда яшәргә тиешле кешене тәрбияли, аның үрнәгендә тәрбия ала, димәк, МӘҮСИЯ АБДУЛЛИНА юкка яшәмәгән, бу һөнәрне сайлап ялгышмаган.

Мәүсия Абдуллина 1957нче елның 28нче февралендә Уразбахты авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Балачагы гомере буе үз гореф-гадәтен, динен хөрмәт итеп, намазларын калдырмаучы әбисе янәшәсендә, әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә, чөгендер, кишер эшкәртүләрдә, печән, утын хәзерләүдә булышып, мамык шәл читләре бәйләп, матур әдәбият укып үтә. Уразбахты сигезьеллык мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә "Мактау кәгазе" белән тәмамлый. Беренче укытучысы Хөршидә КӘРИМОВАны белем сараеның ишеген ачучы, уңышларына чын күңелдән шатланып, кыенлыклар килгәндә кадерле әнисе кебек юатучы, якыны итеп күрә.

Укытучы булып китүе дә беренче укытучы апасына булган мәхәббәт чагылышыдыр. Хөршидә апа әле бүген дә үзенең укыткан укучыларын хәтерли. Мәүсия апага: "И, балакаем, партадан башың гына күренә бит, нишләп быел укырга бирдегез ул баланы?" дигәч- әбисе: "Шуннан да яхшы укучың булмас, китапханәче Дилбәр апасыннан китаплар алып укып йөри бит ул",- дигән.

Кайсы укытучылар хәтереңдә саклана, дип сорасалар, түбәндәге укытучыларын рәхмәт хисләре белән сагынып, якты хатирәләр белән искә ала: Хатыйм ГӘЙФЕТДИНОВ, Мәнүсә ШӘЙДУЛЛИНА, Нурфия ШӘФЫЙКОВА, Наилә УСМАНОВА, Роза ГАЙНУЛЛИНА, Гамилә ШӘМСЕТДИНОВА, Хәлимә ГАЛИМУЛЛИНА, Кадрия МӨХЛИСОВА.

1974нче елда Мамадыш шәһәренең икенче санлы урта мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Анда укыткан укытучыларыннан рәхмәтне Мәснәви Галиевич ГОСАМОВка гына җиткерә ала, башкалары мәрхүмнәр инде. Унынчы классны яхшы билгеләргә тәмамлауга ук, авылда бер ел авыл Советында хисапчы булып эшли. Азрак өс-башын карый. Чөнки аннан алда укыган абыйлары Галимулла, Юныс, апасы Миңнегөлсем дә Мамадыш шәһәренең икенче санлы урта мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамласалар да, шәһәрдә укуларын дәвам итә алмыйлар. Сәбәбе-акча юклык, юньле кием булмау.

Ул 1975нче елда Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика бүлегенә укырга керә. Бик тырышып, теләп, көчле омтылыш белән, белемле, илгә кирәкле кеше булу теләге белән укый. Стипендиясез бер ай да калмый. Башта 40 сум, соңгы курста 45 сум ала. Педпрактика вакытларында табигать биргән педагогик сәләт булу да исбатлана. Авылга каникулга гына кайта. Җәйге каникул вакытларында колхозда эшли. Пешекче булып эшләүче Таһира апага булыша, амбарда, сенаж әзерләүдә катнаша. Кышкы каникул вакытында мәктәптә студентлар белән очрашу үткәрелә иде. Ул вакытта минем истә калган очрашуларның берсендә чыгышы: "Безнең максат-коммунизм төзү",-дип башланганы. Ул "Фәнни коммунизм" фәнен бик кызыксынып, җентекләп өйрәнә. Бу китапны яттан белә, дәүләт имтиханы да тапшыра. Халык бәхетле яшәячәк, дип уйлый ул вакытта Мәүсия апа. "Бу чыгышымны коллегам хәзер дә елмаеп искә төшергәли",-ди ул.

1980нче елда дипломлы яшь белгечне ул вакыттагы мәгариф бүлеге мөдире Дәүләтҗан ГЫЙЛАЕВ Сикәнәс сигезьеллык мәктәбенә математика укытучысы итеп билгели, ике елдан соң шул мәктәпнең директоры итеп тә күчерә. Мондагы коллективка аеруча рәхмәтле. Барысы да өлкән яшьтәге, тәҗрибәле, үз эшләренең осталары, тирән белемле, укыту-тәрбия эшен намус белән башкаручылар. Мәктәптә укучылар өч авылдан килеп укыйлар. Бер-берләренә, балаларга, ата-аналарга ихтирамлы, игътибарлы булып эшлиләр. Балаларны, эшен бик ярата, шул ук вакытта гадел һәм таләпчән була ул. Бу якта эшләгән чор өчен, кичке мәктәптә өлкәннәр өчен укулар оештыру, мәктәпне, укытучыларны ягулык, утын белән тәэмин итү, 18 чакрым араны җәяү кайтып йөрү, иртән авылдан киткәндә әтисе Омарга яки Омар Починогына кадәр көн яктырыла башлаганчы озата барулары белән исендә кала. Ялга авылга кайтып, әти - әнисенә булыша. Әти - әнисе хезмәт сөючән, тыйнак, намуслы, алдынгы карашлы иделәр. Сәмигулла абый Бөек Ватан сугышы ветераны, атказанган колхозчы иде. Әнисе Наҗия апа-тыл ветераны. Апас районында окоп та казыган. Авылда кул пычкысы белән бердәнбер такта яручылар иде алар. Биш баланы үзләре үрнәгендә хезмәт сөючеләр итеп тәрбияләп үстерделәр.

Мәүсия апа пионервожатый, укытучы, мәктәп директоры, мәгариф бүлеге инспекторы, Уразбахты авыл Советы секретаре, Уразбахты мәктәбендә математика укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Өч медалист чыгара. Эшен яратып, тырышып эшли, белемен даими күтәрә.

Урта Кирмән база мәктәбенең үзләренең осталыклары, яңалыклары белән бик теләп, куст методик берләшмә утырышларында, тәҗрибә уртаклашучы укытучыларга Рәшидә ӘҮХӘДИЕВА, Гөлфәридә ШӘРИПОВА, Әлфинур ГАЛИМОВА, Римма САФИНАларга рәхмәте чиксез. Эшендәге уңышларында, аларның да, гаиләсенең, педколлективның, шәфкать туташы сеңлекәше Миңлебикәнең дә өлеше зур. Күп төрле "Мактау кәгазь"ләре, 2004нче елда "Россия Федерациясенең гомуми мәгарифенең мактаулы хезмәткәре күкрәк билгесе" белән бүләкләнә. Мансур ВӘЛИЕВ җитәкчелегендә мәктәп югары уңышларга ирешә. Мансур Мөнәвир улы ВӘЛИЕВ үзе дә тырыша, укытучылар да дус коллектив булып эшлиләр. Мәгариф бүлегендә эшләгән чорда һәр иртәне игелек эшләүдән башлаучыларны искә алып китте ул. Менә алар: Хафиз ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН, Татьяна МӘҮЛИЕВА, Флера ГАЙФЕТДИНОВА, Рәсимә САДЫЙКОВА, Әлфия СИНГАТУЛЛИНА. Хезмәт вазыйфалары буенча район мәктәпләрендә булганда үз эшләренең чын осталары, горурланырлык укытучылар белән дә очраша, аларны бер язмада гына язып та бетереп булмый.

Дәүләт системасындагы үзгәрешләр, колхозларның таралуы, хезмәт хаклары булмау яшьләрне шәһәргә куды. Авыл мәктәбендә укучы балалар кимеде, мәгариф системасында кыенлыклар туды, күп авылларда, туган авылы Уразбахтыда мәктәп ябылды. Укытучыларның күбесе эшләрен югалттылар, вакытыннан алда ялга чыгарга мәҗбүр булдылар. Бу бушлыкны нәрсә беләндер тутырырга кирәк була. Очраклы гына кулына килеп кергән "Нәсыйхәт" газетасы аны шәһәребезнең мәдрәсәсенә алып килә. Андагы язмаларны игътибар белән укый, газета чыгаручы мөхәррир Габдрахман хәзрәткә рәхмәтен белдерә. Мәдрәсәдә төрле һөнәр ияләре укый. Аларның барысын да дингә мәхәббәт берләштерә. Аллаһы Тәгалә аларга хәерле гыйлем насыйп итсен.

Темага

-Укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген дә яшь педагогларга таләпләр зур, - ди, 35 ел мөгаллимлек стажына ия булган Мәүсия апа. Укытучының бурычы - балаларга яхшы белем бирү генә түгел, ә тәрбия эшен дә бертигез алып бару. Бу җиңел түгел, ләкин бик мөһим, чөнки тәрбиясез кешенең, ул никадәр генә белемле булмасын, бәһасе-бер тиен.

ФИРАЯ МИНГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250