“Лужков белән Матвиенконы да кунак иттек“
Светлана Иванова Сарман районында туып-үскән. Мамадышка аны техникум тәмамлаганнан соң, юллама белән җибәрәләр. “Өч ел “отработка“ узгач китәрмен, дип уйлаган идем... Биредә эшли башлавыма–утыз, үземә 50 тулганын сизми дә калганмын“,– дип сөйли язмам герое.
“1968нче елның 2нче апрелендә туганмын мин. Сарманда урта мәктәп тәмамладым. Аннан белем алуны дәвам итәргә дип, Алабуга шәһәрендәге педагогия институтына керәсе идем, ләкин ошатмадым мин ул уку йортын. Бу уемнан кире кайттым. Күңелемә җәмәгать туклануы өлкәсе, пешекче һөнәре якынрак иде. Кечкенәдән дустым Нәзирә белән ашханә мөдире булып эшләүче әнисе тирәсендә чуалдык, ярдәм иттек. Шуңа да, аның белән документларны Казан шәһәрендәге кооператив техникумга илтеп тапшырдык“,– дип сүз башлады Светлана Владимировна. Керү имтиханнарының барысын да гел “5“ле билгеләренә генә тапшырса да, техникумга кабул итмиләр аны. Туган ягына кайтып, районның кулланучылар җәмгыятендә ревизор ярдәмчесе булып эшли башлый. Бар күңеле белән әлеге вазыйфага чума.
–Ике ай тирәсе эшләгән идем инде. Бер көнне шулай өйгә кайтып керсәм, хат килгән. Техникумнан. Бер урын бушаган да, мине укырга чакыралар. Әни чемоданнарымны тутырып, самолетка билет та алып куйган хәтта. Барасы да килми иде инде. Эштә коллективыбыз яхшы. Әмма укырга да кирәк. Менә шулай бик теләмичә генә чыгып киткән идем, өч ел ярым әйбәт кенә белем алып, дипломлы булдык,– ди юбиляр.
1988нче елның 25нче марты. Техникум тәмамлаган яшь белгечләрне төрле районнарга, оешмаларга бүлү бара. Мамадыш райпосыннан ул чакта җәмәгать туклануы директоры Сергей Плакатнов килгән була. Аның: “Безгә технолог кирәк“,– дигән чакыруын Светлана ханым бик сөенеп кабул иткән. Кайтып йөрергә Сарман да ерак түгел, өч ел “отработка“ вакыты да тиз генә үтеп китәр, имеш. Ләкин язмыш ул чактагы 20 яшьлек кыз уйлаганча гына бармый шул. Бер елдан Валерий исемле Мамадыш егете белән гаилә коралар. Ике уллары туа: зурысы Станислав (өч югары белеме бар!) гаиләсе белән Ульян өлкәсендә яши, кечесе Игорь шулай ук гаиләле. Яр Чаллыда гомер итәләр. Ивановлар бүгенге көндә ике кадерле онык өчен яраткан әби белән бабай да әле.
–Гаиләмә, аеруча сөекле иремә рәхмәтле мин. Ул һәрьяклап ныклы терәгем дә, яклаучым да, саклаучым да. Бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп яшибез. Алга таба да бәхетле гомер кичерергә язсын безгә,– ди героебыз.
Светлана Иванова берара шәһәрдәге 3нче санлы мәктәптә (иске бинада), аннан Красная Горка мәктәбендә ашханә мөдире булып эшләп ала. Әмма хезмәт юлының калган өлеше Мамадыш районы кулланучылар җәмгыяте белән бәйле. Технолог вазыйфасыннан соң, “Водолей“, “Виктория“ кафеларында, пилмән ясау, кондитер цехларында мөдир булып эшли. Соңгы ике елда эшмәкәр. Аренда нигезендә бер кибет һәм “Снежинка“, “Аргамак“ кафелары белән җитәкчелек итә.
–Минем өчен иң мөһиме – кешеләрне якты йөз белән каршы алу, тәмле ашлар белән сыйлау һәм соңыннан рәхмәтләрен ишетү. Коллективтагы кызларыма да гел шул хакта әйтеп торам. Күренекле шәхесләрдән заманында элекке Мәскәү мэры Юрий Лужков, Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев белән хәзерге президенты Рөстәм Миңнехановны да тәмле ашлар белән кунак иткән истә. Шундый дәрәҗәле кешеләрнең хезмәтебез өчен уңай бәяләрен алу тагын да канатланып эшләргә этәргеч бирә,– ди юбиляр.
Светлана Иванованың иң яратып әзерли торган ризыгы – “сарман чәк-чәге“. Әнисе өйрәткән рецепт буенча пешерә ул аны. Кадерле кунакларын шулай ук ит бәлеше, гөбәдия, өчпочмак кебек милли ризыклар белән сыйлый. “Табынны үзенчәлекле итеп бизәргә яратам. Кеше ризыкларның тәменә генә түгел, ә матурлыгына да сокланырга тиеш“,– ди әңгәмәдәшем.
Буш вакытларын гаиләсе белән үткәрергә ярата: балалар, оныклар янына кунакка баралар, айга ике-өч тапкыр туган нигезгә, әнисе янына кайтып киләләр. Җай чыкканда, мәдәни чараларга да йөриләр икән. “Иң якын дустым Рәзинә Мөбарәкшина белән елга бер мәртәбә диңгез буена ял итәргә дә барып кайтабыз әле. Моны хәзер традициягә керттек. Эш эш белән, әмма азрак ял да кирәк“,– ди Светлана ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев