Эмиль Талипов: "Мин Мамадыш кешесе!"
Эмиль Талипов - бүген татар театрында иң популяр актерларның берсе. Рольләре дә төрле. Әмма Туфан Миңнуллинның "Мулла"сындагы - Әсфәндияр, Кәрим Тинчуринның "Җилкәнсезләр"ендәге Батырхан рольләре иң катлаулыларыдыр, мөгаен. Шәһәр егете бу рольләргә ничек килде, аларны тамашачы яратырлык итеп ничек ача алды икән? - Эмиль, иң элек ачыклык кертик әле, сине Казан...
Эмиль Талипов - бүген татар театрында иң популяр актерларның берсе. Рольләре дә төрле. Әмма Туфан Миңнуллинның "Мулла"сындагы - Әсфәндияр, Кәрим Тинчуринның "Җилкәнсезләр"ендәге Батырхан рольләре иң катлаулыларыдыр, мөгаен. Шәһәр егете бу рольләргә ничек килде, аларны тамашачы яратырлык итеп ничек ача алды икән?
- Эмиль, иң элек ачыклык кертик әле, сине Казан егете, дөресрәге Казан яны бистәсе Кадышта үскән егет дип беләбез. Ә син һәрвакыт, мин - Мамадыш кешесе, дип горурланасың.
- Мамадыш ул - әтием Мансур гына түгел, әнием Әлфиянең дә туган ягы. Үсәли янындарак кечкенә генә Ташлык дигән авыл бар, әнием шуннан. Әтием - Яңа Комазаннан. Каникул вакытларын, бигрәк тә җәйләрен шунда уздыра идек. Мин анда әбиемнәргә, туганнарга бозау-сарыклар карашып, печән әзерләшеп үстем. Әтинең туганнары - Рифат, Римат, Рәдис абыйлар тракторда, комбайнда эшлиләр, мин дә көннәр буе алар белән "ашлык урдырырга", "җир сөрергә" ярата идем. Иртәдән кичкә кадәр кайтып күренмәгәч, әти-әниләр мине югалта иделәр хәтта. Ә кичләрен иптәш малайлар белән Кәрәкә күлендә су коенабыз, көймәдә йөзәбез, балык тотабыз. Бик тә рәхәт чаклар булып күңелдә калган ул еллар.
- Белүемчә, син менә инде ничә ел рәттән әниеңнең туган авылы Ташлыкта Кичке сабантуй оештырасың.
- Ташлык мин белә-белгәннән бирле кечкенә - берничә генә йортлы авыл булды. Әмма ул яши. Җәй көне исә гөрләп тора. Сабантуй да булмый анда, башка бәйрәмнәр дә. Тере артистларны да күргәннәре юк. Шуны истә тотып, биш ел рәттән иҗатташ дусларым (аларга зур рәхмәт!) белән авылда бәйрәм ясадык. Авыл халкы үзе дә бик актив, уенда катнашучыларга дип бүләкләр әзерлиләр. Читтәге авылдашлар кайта, күрше авыллардан киләләр - бик күңелле була.
- Димәк, син 1980 - 1990 елларда урыслашып бетә язган Казан яны бистәсе малае гына түгел, яртылаш авылныкы да. Әмма барыбер дә үз-үзеңне тотышыңда, зәвыгыңда шәһәрдә үскән кешеләрнекедәй чалымнар ачык шәйләнә.
- Безнең үсмерлек, егет булып җитлеккән чаклар бик болганчык елларга туры килде. Бездә - Кадыш малайлары-егетләрендә дә "кәттәлек" һәм хулиганлык җитәрлек иде. Кайбер яшьтәшләрем кебек мин дә чак кына башка юлга кереп китмәдем. Аллаһы Тәгалә, әнинең "каты" кулы, әтинең укытучы булуы (укытучы балаларына башкаларга гафу ителгән хаталар кичерелми бит!) саклап калгандыр мине ул ялгышлардан. Өйдә гел татарча гына сөйләшсәк тә, мәктәптә урысча укыгач, урамдагы дуслар белән урысча аралашкач, уйлавым-фикерләвем әле дә бик үк татарча түгел минем. Театр училищесында, мәдәният һәм сәнгать университетында укыганда һәм, әлбәттә инде, театрда эшли башлагач, телемне камилләштерү җәһәтеннән күп эшләргә туры килде һәм килә.
Мин өлкән артистларның, бигрәк тә щепкинчыларның уйнавын, аларның үзара һәм яшьләр белән сөйләшүен күзәтергә яратам. Алар белән якыннан аралашу ул - үзе бер зур мәктәп. Равил абый Шәрәфиев, Әзһәр абый Шакиров, Хәлим абый Җәләлов, Илдус абый Әхмәтҗанов, мәрхүмнәр Фирдәвес апа Әхтәмова, Шәүкәт Биктимиров, Ирек абый Баһмановлар, гомумән, барысы да - хәзинә бит аларның. Күзәт, өйрән генә! Шуңа күрәдер дә, мин үзебезнең театрны, коллективны үлеп яратам. Бик пафослы булып яңгыраса да, әйтим әле, мине университетны тәмамлауга ук шушы театрга кабул итүләре, шунда эшләвем белән нык горурланам.
- Эмиль, әтиең Мансур абый бик матур җырлый. Телевидениедә дә чыгышлар ясаганы, сәхнәләрдә дә җырлаганы бар. Белүемчә, син дә музыка мәктәбен тәмамлагансың, матур җырлыйсың, гитара, гармунда уйныйсың. Ни өчен театр?
- Һөнәр сайлау вакыты якынлашкан саен, мин сәхнә хакында ешрак уйлана башладым. Чөнки мәктәптә укыганда кечкенәдән үк концертларда җырлый, төрле конкурсларда катнаша идем һәм призлы урыннар яулап килдем. Ф.Шаляпин исемендәге малайлар хор гимназиясен тәмамлаганым турында аттестатым да бар. Театр училищесын әти киңәше белән сайладым. Нигәдер ул минем эстрада артисты булуымны өнәмәде. Ә театр училищесына укырга музыкаль комедия бүлегенә дип килдем. Әмма миңа акыллы кешеләр, энем, Казанда музыкаль комедия театры буламы-юкмы әле ул, синең театр артисты бүлегенә керүең хәерлерәк булыр, диделәр. Шул киңәшне тотып, ике ел Әмир Камалиев, Ришат Хаҗиәхмәтовлар курсында укыдым. Өченчегә күчкәч, Фәрит Бикчәнтәевнең мәдәният һәм сәнгать университетында режиссерлар курсына студентлар туплавын ишеттем дә бәхетемне сынап карарга булдым. Чөнки Камал театрында Фәрит абый куйган спектакльләрне бик яратып һәм исем китеп карый идем. Училищеда өченче курста, университетта беренчедә укыдым. Бер генә минут буш вакыт булмаса да, шундый рәхәт еллар иде ул. Иртән чыгып китәм дә төнге 12ләрдә генә өйгә әйләнеп кайтам. Кадышка йөрүче автобус кичке 9ларда туктый. Төнлә 4 чакрым араны җәяү кайтам. Әни, мескенем, ярты юлга кадәр килеп каршы ала иде. Әти-әниемә бик тә рәхмәтле мин. Аңладылар, һәрвакыт ярдәм иттеләр һәм итәләр. Аларга авырлык китерүдән куркып яшим.
Ә музыкага килгәндә, җырларга хәзер дә яратам. Әтиләргә барганда, Кадыш урманнарына чыгып китәм дә, рәхәтләнеп кычкырып җырлап йөрим. Әле менә театрның 110 еллыгына музыкаль диск чыгарырга планлаштырабыз. Анда да җыр яздырачакмын.
- Театр белгечләре һәм журналистлар сине киң диапазонлы артист дип бәяли. Рольләрең дә бик күп һәм төрле. Яшьләр өчен язылган "Мәхәббәт FM"да да бик табигый син, Туфан Миңнуллинның "Мулла"сында да. Беренче спектакль аңлашыла инде, ә менә Туфан аганың мулласы - Әсфәндияры бик тә каршылыклы шәхес бит. Аннары ул рольне уйнау өчен дин ягыннан да азмы-күпме мәгълүматлы булу кирәктер.
- Фәрит Рәфкатовичның бу рольне миңа бирүе үземә дә бик гаҗәп тоелды. Куркытты да, шактый катлаулы персонаж бит. Әмма баш режиссерның, бигрәк тә Фәрит абый кебек экспериментлардан курыкмый торган сәнгатькәрнең ышанычы сөендерде дә. Биргән икән, димәк, рольне тудыра аласыма ышанган.
Кешегә бар нәрсә - тәрбия дә, тел дә, яшәү рәвеше дә гаиләдә бирелә, шунда камилләшә. Аннары үзгәрә башлый, билгеле. Безне дә гаиләдә Аллаһы Тәгалә бар, Ул барын да күрә-ишетә, начарлык эшләсәң җәзалый, сорасаң, ярдәм итә, дип үстерделәр. Әби-бабамнарның намаз укуларын, дин кануннарын тотарга тырышып яшәүләрен күреп үстем. Рольне өйрәнгәндә мәчеткә, мәдрәсәгә йөри, хәзрәтләрне, шәкертләрне күзәтә, намаз укырга өйрәнә башладым. Коръәнне укыдым, сүрәләр, аятьләрне өйрәндем. Шуннан ролем аныклана төште, яңа детальләр өстәлә барды, ышаныч барлыкка килә башлады. Әлеге роль мине бераз үзгәртте дә. Әти-әниемә, туганнарыма, коллегаларыма, дөньяга, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә, киләчәккә башкачарак карый, бәяли башладым. Сабырлык та артты шикелле.
Бу роль ярдәмендә мин үземә ачыш та ясадым бугай әле. Беләсезме, сезнең буынның дингә карашы белән бүгенге дин юлындагы, гомумән, иманлы яшьләрнең дингә мөнәсәбәтендә аерма бар. Алар динне яшәү рәвеше итеп кабул итә, ә өлкән буын аны ахирәт өчен дип өйрәнә кебек. Мин һич тә өлкәннәрне гаепләргә җыенмыйм, моңа хакым да юк, 70 ел буена, Алла юк, дин ул - агу, дип һәрдаим тукып торып, дин тоткан өчен эзәрлекләсеннәр дә, башкача була да алмыйдыр.
- Шулай да сиңа уңай рольләрне уйнау рәхәтрәкме, тискәре, катлаулы характерлыларнымы?
- Уңай персонажның да, тискәресенекенең дә үз характеры бар. Аларны тамашачыдан чын итеп - яратыпмы, нәфрәтләнепме кабул иттерү артистның осталыгыннан тора. Әмма миңа тискәре образларны уйнау күбрәк ошый. Аларда эзләнү өчен җирлек бар. Ни өчен ул мондый икән, дигән сорауга җавап эзлисең, характерны ачарга ярдәм итә, персонажны баета торган детальләр тапсаң - сөенәсең. Кеше бит ул тискәре булып тумый, шундый явыз булуга аны нидер яки кемдер этәргән. Аннары бит уңай персонажның да начар, тискәресенең дә уңай яклары була. Миңа шуларны ачып бирү кызык.
- Син режиссерлыкка укыгансың, театрда режиссер һәм аның ярдәмчесе буларак спектакль дә куйдың, киноларда да уйнадың, бүгенге - татар киносы туып килгән заманда үзеңнең дә кино төшерәсең килмиме?
- Юк. Мин - театр актеры. Театр ул - миңа Аллаһы Тәгалә күрсәткән юл, яшәү рәвешем. Инде алда әйткәнемчә, театрыбызны, сәхнәне, тамашачыларны яратам. Спектакль вакытында алардан бөркелгән энергетиканы берни белән дә алыштырып булмый. Рольләреңнең спектакльдән спектакльгә камилләшә, байый баруын тою да рәхәтлек бирә. Алар белән бергә үзең дә үзгәрәсең. Ә кинода җансыз камерага уйнау бөтенләй икенче нәрсә ул. Әлбәттә, аның да үз өстенлеге бар. Үз кинобыз буласына ышанам мин. Бәлки, кайбер рольләрдә уйнарга да насыйп булыр. Әмма бүген мин - җаным-тәнем белән театр кешесе. Һәм театр белән араны өзәргә җыенмыйм да. Биредә бит минем остазларым, кумирларым, курсташларым, дусларым, коллективыбыз. Әлегә алардан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм.
- Курсташлар дигәннән, сез бит 2008 елны театрга күбәү килдегез. Гомумән, Камал театры әллә ничә буын артистлардан тора.
- Шунысы белән кызыклы да, безнең буын өчен бәһасез кыйммәткә дә ия аларның булуы. Аларның иҗаты - осталык һәм тормыш мәктәбе бит ул. Ә яшьләр чынлап та күп бездә. Һәм алар шундый талантлы. Кайбер спектакльләрдә группадашлар белән бергә уйныйбыз, бер-беребезне күз карашыннан аңлыйбыз, кайбер очракларда сиздерми генә булышып җибәрәбез. Щепкинчылар да шундый. Алар сәхнәдә теләсә нинди хәлдән дә чыга белә.
- Курсташың Илгиз Зәйниев театр өчен чын-чынлап табыш булды. Үзе драматург, үзе режиссер, үзе артист. Аның һәр спектаклендә дә синең ролең бар бугай.
- Алай ук димәс идем. Әмма Илгиз белән без дуслар гына түгел, иҗатташлар да. Театрда була торган "капустник"ларны бергәләп иҗат итәбез.
- Мәсәлән, Минтимер Шәймиевкә, Рөстәм Миңнехановка, Салават Фәтхетдиновка булган пародияләрне?
- Алар берничә безнең. Әмма халык, бигрәк тә интернетта утыручылар нигәдер әнә шул пародияләрне карап, шәрехләп мәш килә.
- Нигә икәне билгеле инде, алар бит татар халкының күз өстендәге кашлары. Белүебезчә, башкаларга пародия ясаучылар күп инде ул, әмма Р.Миңнехановка ук "үрелгән" артист юк иде әле. Үзенең реакциясе ничек булды икән, "бәясе" килеп җиттеме әле?
- Беренче мәртәбә аңа пародияне абыйсы Рифкат Нургалиевичның юбилеенда ясадым. Билгеле, Президент үзе дә, барлык министрлар да бар иде. Гел елмаеп утырды, диделәр. Димәк, ошагандыр. Минтимер Шәриповичка ясаган пародия үзенә ошады, кулымны кысып, ризалыгын белдерде. Пародияне бит аны бөтен кешегә дә ясап булмый. Аның өчен кешенең иң беренче чиратта шәхес булуы һәм аңа гына хас характеры, үзенчәлекләре кирәк. Дөресен әйткәндә, пародияләрдән, дөресрәге, журналистларның аеруча шуңа игътибар итүеннән туя башладым инде. Алар бит үзебезнең "капустник"лар өчен генә эшләнә башлаган иде. Аннары "Мәхәббәт FM" спектаклендә дәвам итте дә, шуннан китте.
- Нигә алай дисең, Россия эстрадасында пародистлар кыйммәтле артистлардан санала бит. Бездә дә булдыра алганы да, алмаганы да теге яки бу артистка, шәхескә пародия ясамакчы булып кылана.
- Булсын, тик алар кешене рәнҗетә торган гына булмасын. Әмма мин - иң беренче чиратта Г.Камал театры артисты. Ә пародияләр ул хобби шикелле генә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев