Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Персона

Чираттагы җиңүче – Мамадыш китапханәчесе

Район газетасының 5нче апрель санындагы "Зирәкләр конкурсы"нда тәкъдим ителгән биремдә куе кызыл төстәге канатлары сары тасма кебек каймаланган, сары канат очлары янәшәсендә зәңгәр таплары да булган күбәләкне атарга кирәк иде. Биремнәр катлаулана барган саен, конкурста катнашучылар да азая бара. Бу юлы дөрес җавапны беренче булып "Мамадыш" совхозы бистәсе китапханәсе хезмәткәре...

Район газетасының 5нче апрель санындагы "Зирәкләр конкурсы"нда тәкъдим ителгән биремдә куе кызыл төстәге канатлары сары тасма кебек каймаланган, сары канат очлары янәшәсендә зәңгәр таплары да булган күбәләкне атарга кирәк иде.

Биремнәр катлаулана барган саен, конкурста катнашучылар да азая бара. Бу юлы дөрес җавапны беренче булып "Мамадыш" совхозы бистәсе китапханәсе хезмәткәре Әлфирә Минневакыйф кызы Казанова җиткерде. Әлеге күбәләкнең исеме: кайгылы күбәләк (траурница). Әлфирә китапханәче булып 28 ел эшли икән инде. Китапларны укучыларга тәкъдим итеп кенә калмый, аларны үзе дә укырга ярата. Китаплар уку, әнә шулай, төрле конкурсларда җиңүләр дә алып килә. Әлфирә Казановага иганәчебез бүләге тапшырылачак.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев