Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Зәңгәр трактор сукалый да сукалый...

Бар бит ул дөньяда тыңласаң тыңлап, карасаң сокланып туя алмаслык кешеләр. Югары Яке авылында гомер кичерүче Ленар абый белән Сания апа нәкъ менә шундыйлардан. Чөкердәшеп, әчегә пешерелгән коймак белән, көлешә-көлешә чәй эчкән арада алар турында әллә никадәр мәгълүмат ишетергә өлгердем алар авызыннан.

Менә 60 елга якын бер түбә астында бер җан булып яшәп, өч балага тормыш бүләк итеп, аларның барысына да югары белем алырга булышкан, хәзерге вакытта берсен-берсе саклап, яратып яшәүче бу парларга хөрмәтем артканнан арта гына барды. 

 

Ленар абый 1939нчы елда Югары Яке авылында дөньяга килә. Бик яшьли ятимлек ачысын татырга туры килә аңа. 

 

Әтине бөтенләй хәтерләмим. Ул сугышның беренче көннәреннән үк сугышка алынды. Шул китүдән эзсез югалды. Бары тик 1947нче елда гына аның 1941нче елның сентябрь аенда ук хәбәрсез югалуы турында язу килде, – ди ул әтисе турында сөйләгәндә. 

 

Сугыш башлангач та, әниемне окоп казырга алып китәләр. Кукмарада аның сөте агып, таш булып каткан күкрәген күреп, җитмәсә, күкрәк баласын калдырып килгәнлеген белеп, рәхмәтле бәндәләр хәленә керәләр, кире борып кайтаралар.Ләкин ул, аннан кайтканда, күкрәкләренә салкын тидерә. Язга чыккач, хәле яхшырган сыман була, колхоз эшенә йөри, берара бригадир да булып тора. Әмма сәламәтлеген югалткан хатын мантый алмый,үзенең бердәнбер улын тома ятим калдырып, 1946нчы елда дөньядан китеп бара. 

 

Әнисе үлгәндә җиде яшьтә генә булса да, Ленар абыйның кадерле кешесе турында истәлекләре шактый булды. Күзләрен бер ноктага төбәп, ул аларны сөйләде дә сөйләде. Сания апа да аңа кушылып- кушылып алгалады әле. 

 

Хәтеремдә: бервакыт авыл башына самолет төште, әни мәрхүмәм мине шул самолетны күрсәтергә алып барды. Ә бервакыт бакчадагы кишерләрне утап чыктым мин малайлар белән. Әй кирәгемне бирде шул чакта әни! Качмакчы булып су буена йөгердем, бакча башындагы капка өстеннән сикереп качмакчы идем, әни эләктереп алды да кычыткан белән “арт сабак”ны шундый итеп чәбәкләде, әле менә хәзер дә яз көне беренче кычытканнарны күрүгә, тәнем кызышып китә, – дип көлемсерәп алды Ленар абый. 

 

Әниемнең үлем түшәгендә ятканы да менә хәзергедәй күз алдымда. 1946нчы елның июнь ае иде ул. Мин әнигә дип җир җиләге җыеп кайттым, бала-чага бит, эре кызылларын үзем чүпләп ашап, аңа калганнарын алып кайттым. 

 

Менә бит ничек зур үскән минем улым, миңа җиләк алып кайткан дип ,– кытыршы куллары белән минем башымнан сыйпап куйганы, үзенең күзеннән мөлдерәп-мөлдерәп яше акканы хәтеремдә гомерлеккә уелып калды. Ә бит ул җиләкләр, әче, җитлекмәгән җиләкләр аның соңгы ризыгы булды бит, – дип бер тын сүзсез генә боегып алды героем. 

 

Ятимлекнең ачысын шактый татырга туры килсә дә, әбисе белән бабасы ышыгында үсә Ленар абый. Кода- кодагый булган, иртә ирен югалткан Галия әбисе (әнисенең әнисе) һәм хатыны үлгән Хафиз бабасы(әтисенең әтисе) бала хакын хаклап, бер йортта яшәргә карар кылалар. 

 

Ятимлек хәсрәте безнең нәселдән-нәселгә күчеп килгән бер чир булган бугай ул. Әти ягыннан да әни ягыннан балаларын яшьли ятим итеп бакыйлыкка күчкән туганнарым бихисап,  – ди ул. 

 

Бала чактан шук идем, кызык ясарга бик яраттым, – ди Ленар абый. –Бервакыт күрше авылдан бабайның апасы кунакка килгән. Мин ишекне эчке яктан бикләп куйдым да ярыктан карап торам. Башка вакытта килгәндә аның кулында ялтыравыклы тиеннәр була, һәм ул аларны капкадан керүгә күрсәтә-күрсәтә керә иде. Бу юлы карыйм – тәңкәләр юк. Тәңкәләр юк икән, сиңа чәй дә юк инде дидем дә, ишекне ачмадым. Әбидән эләкте инде эләгүен, ләкин эш узган бит. 

 

40 елдан артык хезмәт юлын ул туган авылы Югары Якедә башлап җибәрә. Башта колхозда төрле эшләрдә йөрсә,1958нче елда Алабуга шәһәрендә тракторчылар хәзерләүче курсларны тәмамлый. 1959нчы елдан тракторга утыра һәм лаеклы ялга чыкканчы тимер атны йөгәнли. 

 

Әле ялга чыккач та яраткан эшемне ташлыйсы түгел идем, саулык кына бераз “артка сукты”, – ди ул көлемсерәп. 

 

Эшен һәрвакыт җиренә җиткереп, намус белән башкара. Колхоз эшеннән бушаган араларда авылдашларына печән-саламын, утынын алып кайта. Авыл җирендә элек-электән бер-береңә ярдәмләшеп яшәү матур йола бит. 

 

Яз үзенчә күңелле, язгы эшләрне бер күңел күтәренкелеге белән башкарса, көзе тагын икенче төрле матур. Табигатьнең әкрен генә алтынсу төскә кергәнен күзәтә-күзәтә сукалый ул иркен кырларны. Ә кыш көннәре тракторчының эше тагын да арта. Кама арьягыннан боз катуга печән ташу, басудан салам эскерте өстерәтү, бульдозерда эшләгәндә авыл халкы йокысыннан торганчы авыл, ферма юлларын ачып кую дисеңме, барысы да тракторчы тарафыннан башкарыла торган хезмәт. Кыш айларында ашлык алып кайту өчен, Кукмарага атнасына 2-3 тапкыр барырга туры килә кайбер елларда. 

 

Сүз арасында гына үземне кызыксындырган сорауларымның берсен бирдем. 

 

Ленар абый авылның оста гармунчысы, аның өстенә әле матур гына итеп җырлый да.Ә Сания апа эшкә бик булган, тырыш, матур кызларның берсе була. Аулак өйләрдә, кичке уеннарда ике яшь йөрәк берсен- берсе тиз күреп ала. 

 

Пәлтәсе бик матур иде аның. Билле итеп, итәкләре каймаланып тегелгән иде. Шул пәлтә өстеннән озын чәчен үреп сала иде дә бик чибәр, сылу кызга әйләнә дә куя иде. Менә шул пәлтәсенә кызыгып өйләндем дә инде мин аның,– ди авыз чите белән генә елмаеп, әкрен генә Сания апаның аркасыннан сөеп куя. Икесе дә бер-берсенә мәхәббәтле күзләре белән карашып, көлеп җибәрәләр. 

 

Гаилә коргач та Ленар абый армия сафларына алына, аның кайтуын Сания апа улы Илгиз һәм Галия әбиләре белән көтеп ала. 

 

Галия әби белән дус- тату яшәдек. Бала табып өйдә утырып булмады, балам, ул вакытларда. Илгиземә ике ай булуга, әбигә калдырып эшкә чыктым. 17 яшемдә ничек тотынсам, лаеклы ялга чыкканчы төрле эштә йөрдем, 38 ел эш стажым бар. Әле аның өстенә ел саен диярлек урманда чикләвек уңа иде. Эштән бушаган арада чикләвеккә йөгерәбез, ярты төнгә кадәр аны чүплибез, бераз җилләткәч, Казанга илтеп сатабыз. Кыш көннәрендә куян мамыгыннан шәл бәйли идек. Хәзер менә вакыт та бар,тик яшьләргә шәл кирәк түгел, –диде ул, бөтен йөзе белән балкып елмаеп. 

 

Ленар абыең хөкүмәткә шулкадәр намус белән хезмәт итте, сука вакытларында ягулыгы беткәнче, бер караңгыдан икенчесенә кадәр эшли иде.

 

Балалар бәләкәйрәк чакта,аларны йоклаткач, үзебезнең авыл басуында эшләгән чагы булса, йөгереп басу юлына чыга идем дә, трактор тавышын тыңлап, тынычланып кайтып китә идем. Балалар үсә төшкәч, аларны йөгертә торган булдым. Безнең “Кызыл партизан“ колхозына берничә авыл керә, менә шул авыл басуларын язын,көзен 40 ел эшкәртте бит ул.

 

Ел саен алдынгылар слетында урыны беренче рәттә булды, чөнки алдынгылыкны якын- тирәдә бер кешегә дә бирмәде, – дип, дистәләгән “Рәхмәт хатлары”, “РСФСР ның Мактау грамоталары”, “Коммунистик Хезмәт ударнигы” таныклыгы, күкрәк билгеләре белән шыпланып тутырылган кечкенә генә чемодан чыгарып күрсәтте. 

 

Хезмәт ветераны, Атказанган колхозчы- менә нинди лаеклы исемнәргә ия икән бит син җор телле,тыйнак тракторчы абый! 

 

Шулай бервакыт, – дип сүзен дәвам итте ул, Түбән Яке ягындагы басуны сукалаганда, шул авылнаң бер кешесе: Бу Югары Якедә тракторлар зәңгәр төстә генә, ахрысы. Ничә еллардан бирле әнә шул зәңгәр трактор сукалый да сукалый, – дип әйткән ди. 

 

Үз эшен яратып, тәм табып башкаруын белгәч, Сания апа да көч-куәт кенә биреп тора аңа. Йорттагы олы эшләрне бергәләп эшләсәләр, вак-төякләрен балалары белән башкара. 

 

Бүгенге көндә олы уллары Себердә яши. Казан химия технология институтын тәмамлагач, юллама белән китә. Елга ике тапкыр кайтып әти-әниләре, сеңелләренең хәлләрен белешеп китәләр, инде үзләренең дә өч оныклары бар. Кызларының берсе Яр Чаллы шәһәрендә мөгаллимә, икенчесе Түбән Кама шәһәрендә балалар бакчасы мөдире булып эшли. Алты оныклары, өч оныкчыкларына сөенеп яшәп яталар алар. 
Лаеклы ялга чыгуга, Ленар абый мәчеткә йөри башлый, икесе бергәләп бишвакыт намаз укыйлар.Быел аларның бергә яши башлауларына 60 ел була. 

 

Узган җәй 50 еллыкка барган идек, икенче елга 60 еллыккаалып барырсыз дип әйттем әле, җирле үзидарә рәисенә, – ди Ленар абый. Баксаң, алар өйләнешкәч тә 9 ел язылышмыйча яшәгәннәр икән. Әйе, тигез мәхәббәт, хөрмәт булмаса, паспорттагы мөһер генә бернинди роь уйнамый. Тормыш матавыклары арасында онытылып, тугыз ел кәгазьгә куелмаган мөһер, шул арадагы вакыйга һәм мизгелләргә тиңләшә димени?! 

 

Истәлекләргә бирелеп, вакыт узганын сизми дә калганбыз. Урамда караңгы төшкән , буран чыккан икән. Безгә дә саубуллашырга вакыт җитте. Сания апа безгә капка төбеннән кул болгап, юл аермасына кереп югалганчы карап торды. Минем аңа борылып : 

 

–Әле мин сезгә тагын киләм, “мәхәббәт чыпчыклары”, күңел сандыгыгызның йозагын ачып куя торыгыз, – дип кычкырасым килде. Киләм әле, киләм... 

 

Алинә Юнусова, 
журналистика факультетының 4 курс студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев