Заһидуллиннар Тәкәнеш сөтен әчетми
Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллиннан үрнәк катнаш гаилә табып бирүен сорагач, ул ике дә уйлап тормады: “Әнә безнең җирлек секретаре Ирина белән Марат Заһидуллинар гаиләсе – мәкаләгез өчен иң кулай геройлар. Ирина Ивановна – үз һөнәренең остасы, уң кулым, мөрәҗәгать иткән һәркем белән уртак тел таба, бөтен отчет-документларны ялт иттереп үзвакытында башкарып куя. Ә бит ул монда эш сәгате башланганчы ире белән биш авылдан сөт җыеп, үз хуҗалыкларындагы малларны карап, йорттагыларны хәстәрләп килгән була. Иртәнге дүрт тулганда аяк өстендә инде алар. Марат Васыйхович белән 15 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Кайнанасы Сания апа белән уртак тел табып яшиләр. Ничек өлгерә торганнардыр, серен үзләреннән сорагыз, “ – диде.
Эше – филология һәм философия!
Ирина Ивановнаның эштән бушаганын шактый озак көтәргә туры килде. Экология комиссиясе йорт каршыларындагы тәртипсезлек өчен штраф салырга ниятләгән авылдашларының документларын үз алларында рәтләде; берәүгә белешмә язып бирде; “Уставны әзерләп бетереп, тапшырасым бар бүген,“ – дип тагын компьютерына үрелде... Җитдилеге, җаваплылык хисе чиктән ашкан дәүләт хезмәткәренең минем белән гаилә, шәхси эч серләрен тиз генә уртаклашырга ашыкмаганын аңлап, сүзне күбрәк эш турында куерттык башта.
Саннар һәм фактлар
Әлеге авыл җирлегенә керүче Түбән Тәкәнеш, Урта Тәкәнеш, Югары Тәкәнеш, Түбән Оча, Яңа Оча авылларында 528 йорт исәпләнә, 1439 кеше пропискада тора, аларның 198е читтә яши. Хезмәт итүчеләр саны – 532. Хезмәткә яраксызлар саны – 709, шул исәптән 412 пенсионер. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр – 96, мәктәп укучылары – 133, студентлар – 68 кеше. 33 өйләнмәгән егет бар. Авыл җирлегенең милли составының 76%ын – татарлар, 20%ын – удмуртлар, 3%ын – руслар, 1%ын башкалар тәшкил итә.
Менә шушы 3% русның бер вәкиле – Ирина. Саф татар телендә аралашып утыручы бу мөлаем йөзле ханым ничек рус милләтеннән булып чыга соң әле? Кабыргасы белән куелган сорауга җавап эзләп, ерак гасырларга “юл тоттык“. Әйе, язмыш адәм балаларын кая гына илтми дә, нинди генә сынауларга дучар итми. Аның әбисе – Тәкәнеш кызы Мәдинә рус егете Анатолий Столяренковка кияүгә чыга. Алар бәхет эзләп Кыргызстанның Фрунзе шәһәренә китәләр. Кызлары Ольга анда Иван Дик белән кавыша. Иван Петрович – милләте буенча немец. Бөек Ватан сугышы чорында гаиләләрен шушында сөргәннәр. (Аның апасы Анна, ире Михаил Шнайдер белән, үзгәртеп кору елларында Германиягә күченә, хәзер дүрт балалары белән шунда гомер итәләр. Скайп аша еш аралашып торалар.) 1979нчы елда Ирина дөньяга аваз сала. “Балачагымнан абрикослар, персиклар, тәлгәш-тәлгәш виноградлар үсеп утырган ишегалды һәм балалар бакчасындагы уенчыклар күз алдыма килә“, – дип исенә төшерергә тырышты ул. 1985нче елда Ольга Анатольевна туган ягын күреп килергә ниятли, 1986нчы елда, ике баласы белән күченеп тә кайта. Тәкәнештә яңадан кияүгә чыгып, өч бала таба. Ул хәзер Түбән Кама шәһәрендә үзенең чәчтараш салонын ачкан. Ә Ирина язмышын гомерлеккә Тәкәнеш белән бәйли. 1996нчы елда Марат Заһидуллин белән кавышалар. Ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Артур, армия сафларында хезмәт итеп кайтып, Түбән Камада шин заводында эшли, Ольга әбисе белән яши. Камилла – Түбән Тәкәнеш мәктәбенең унынчы сыйныфында бик яхшы билгеләренә генә укый, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, “Яшь гвардиячеләр“ музееның экскурсоводы булып та тора. Ә Ирина башта кибеттә сатучы, аннары “Родина“ колхозында бухгалтер булып эшли, менә дүрт ел инде әлеге вазыйфаны алып бара. Алабуга педагогия институтының филология факультетының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган. Хәзерге эшен: “Менә, ичмасам, чын филология һәм философия шушында!“ – дип атады. Быел җиңел машина да йөртә башлаган.
“Кычыткан тамыры“
Нәкышлы койма артында түр бакчада күкрәп үскән чәчкәләргә, тәрәз төбендәге яраннарга сокланып, ишегалдына үтәбез. Монда да чәчәкләр. Кайнанасы Сания апа безне ишек төбенә үк чыгып каршы алды. Бик ачык һәм туры сүзле әби белән серләребез тиз килеште. Аның гомер йомгагын сүтәбез.
... 1939нчы елда, Кече Сон авылыннан биш гаилә, биш олауга төялеп, ерак Финляндиягә юл тота. Алар арасында Зиннәтулла һәм Гайниҗамал Фәрхуллиннар да бар. Юлда аларның Сания исемле кызлары туа. Атларын туарырга да өлгермиләр, сугыш чыга. Әтисе белән Гарифулла абыйсын яу кырына озаталар. 40 көнлек нарасыен кочаклаган ана кире туган авылына кайтып ава, аны хастаханәгә салалар. Әтисе чит җирләрдә ятып кала. Гарифулла җиде елдан соң гына әйләнеп кайта. Кыз ятим үсә.
Гомер буе чытыр чабагы булып, үз көнемне үзем күреп яшәдем. Нәселебезнең кушаматы да – “кычыткан тамыры“ безнең. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламады. 1961нче елда Тәкәнешкә килдем. Клубка беренче чыгуымда ук Васыйх озата кайтты. 55 ел бергә тату яшәдек. Өч ел гүр иясе инде. Тормыш итәр өчен бик әйбәт, ипле кеше иде, какмады, сукмады. 40 ел “Сельхозтехника“да слесарь булды. Эшендә бик макталды. Икебезнең дә Мактау кәгазьләре – бер кочак, районның алдынгылар слетларыннан калмадык, икебез дә авыл Советы депутатлары булып тордык. 36 ел фермада эшләдем. Хезмәттәшләрем Әкълимә, Фәридә белән 20шәр сыерны кул белән саудык, көянтә-чиләк белән барда, сәнәк белән сенаж ташып ашаттык. Без симерткән үгезләр 6 центнерга җитә иде. Ул вакытларны искә төшерсәң... 31 ел кайнанам Сорур белән бергә яшәдек. 22 ел киленем Ирина белән гомер итәбез. Өч киленне дә бергә чутлап, гомумән алганда 70 еллык кайнана стажым бар. Безнең гаилә – “силос“ (көлә): олы килен - Ульяновск мишәре, икенчесе – Түбән Кама районының Афанасьево авылы керәшене, монысы – рус (Ирина, елмаеп: “Немец!“ – дип өстәп, төзәтмә кертеп куя). Милләттәмени хикмәт, кеше булсыннар! Аллага шөкер: өч улым, бер кызым, ун оныгым, ике оныкчыгым – нәсел дәвамчылары. Барысының да торыр куышлары, машиналары, гаиләләре бар. “Гөрләтеп эшләгез, укыгыз, берүк юлдан язмагыз, өлкәннәр хәер-фатыйхасын алырга тырышыгыз!“ – дип өйрәтәм. Монысы – яшәештә иң зур нәрсә. Менә бер елны урамыбызда 11 йорт янды, уртада без генә утырып калдык. Васыйхның бертуган Майсарә апасын тәрбияләп, соңгы юлга озаткан идек, әллә шуның рәхмәтләре нәтиҗәсе дә булды шунда. Хәвеф-хәтәрдән сакласын Аллаһы Тәгалә. Теләгем шул: ахирәт сәфәренә шушы капкадан чыгарга язсын! Мин язмышыма бик рәхмәтле, – дип сөйләде Сания апа. Инде сигезенче дистәсен ваклауга карамастан, әле һаман йорт эшләрен яхшы алып бара хуҗабикә. Каз, үрдәк, бройлерлар да – аның “бизнесы“. Бик күп газета-журналлар алдыра, дөнья яңалыкларыннан да хәбәрдәр булып чыкты ул. Телевизордан маҗаралы фильмнар, бигрәк тә хоккей карарга ярата икән. “Ак барс“ыбыз җиңсен иде!“ - дип теләп, җан атып утырам,“ – ди. “Гагарин кубогын яулагач, аның урра кычкыруына өйнең түбәсе чыгып очты, дип торам,“ – дип сүзгә кушылып ала Ирина.
“Барыбер әйләнеп авылга кайталар!“
Марат авылда мәктәпне тәмамлагач, башта Мамадыш һөнәр училищесында шоферлыкка укый. Түбән Камада электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Аннары туган авылына әйләнеп кайтып, 1993нче елда әтисе янына “Сельхозтехника“га эшкә керә. Ике ел армиядә хезмәт итә.
– Мине кечкенәдән төп йортта калырга тиешле төпчек малай итеп үстерделәр. Әни янына фермага, әти янына “Сельхозтехника“га барып, икесенә дә булышып йөрдем. Икесе дә үз эшләренә өйрәттеләр. Абыйлар артыннан Түбән Камага киткән идем. Озак тормыйча, әйләнеп кайттым. Тормышны ник катлауландырырга?! Әнә күрше Фәния апа Мәскәүдән кайтып йорт җиткезә, абый да күрше пуҗымга йорт сала. Пенсиягә чыккач, авылда яшәргә җыеналар. Без китеп тә тормадык. Шундый куәтле “Сельхозтехника“ның юкка чыгуына күңел әрни әлбәттә. Күпме кешегә эш бар иде бит анда! Тик нишлисең?! Тормышка җайлашырга туры килде, 20 ел инде авылда шәхси хуҗалыклардан сөт җыям. Халык белән аңлашып эшлибез, бер-беребезгә ияләнгән. Элек өй борынча сыер иде, хәзер өнлерәк яшьләр рәтен белеп алды: дәүләт программаларында актив катнашалар, малларны күпләп асрыйлар. Без дә 2015нче елда 200 мең сум грант алып, сигез сыерга сарай төзедек. Семинарлар үткәргәндә, абзарларыбызны башлап килүчеләр өчен күрсәтмә объект итеп күрсәтәләр. Инде берничә ел электрокөтүчедән файдаланабыз. Саву аппаратларыбыз бар. Авылда яшәп, мал да асрамасаң.... Җаена төшенеп, гадәткә кертсәң, бер авырлыгы да юк. Ә сөт белән тиз эш итәргә кирәк, сузсаң, әчи бит ул. Әти - әни гомер буе әйтә килде: “Иртә торсаң, ит пешә, соңга калсаң, бит пешә!“ – дип сөйлдәде йорт хуҗасы. Чыннан да, иртә торучыларга Аллаһы Тәгалә үзе булыша бугай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев