Юкәче: эшләре каты, җимешләре татлы
Авылның торышында, яшәешендә зур рольне нәкъ тә аның халкы уйный. Бу сүзләрне, Мамадыш районының Юкәче авылында булып кайткач, һич шикләнми әйтә алам.
Иманлы, бәрәкәтле, төзек
Юкәчедә буш йорт юк. Ата-ана нигезләрен бетермиләр, шәһәрдән кайтып йорт салучылар да бар, яңартып яшәүчеләр дә күп. Юл проблемасы да юк боларда: төп урамнарында асфальт, тыкрыкларга таш җәелгән. Әле аларын да киләчәктә такыр юллы итмәкчеләр. Планнарында зиратка таба юлны да асфальтлы итү бар. Хуҗалыклар зур, өстәп-өстәп җиткерелгән, каралты-куралары да ялт иткән.
Шәдче авыл җирлегенә җиде авыл керә икән. Шуларның дүртесе керәшен авыллары – Юкәче, Ташлыяр, Шәдче башы һәм Тәкәрлек. Соңгысында бер генә хуҗалык инде, калган өчесенеке бергә 130 дан артып китә. Без барган юкәчеләр дә ничава күренә – монда барлыгы 62 хуҗалык.
Авыл, олыгаеп барса да, дәрт белән яши. Моның өчен аларга бар шартлар да тудырылган, диярлек. “Урамнар чиста, кичләрен дә яп-якты, һәр баганада ут яна. Аллага шөкер бездә, авыл башлыгы Валерий Шрыков бик тырыша”, -ди халык. “Валерий Васильевичның бер кешегә дә бер генә авыр сүз дә әйткәне юк. Һәрвакыт көлеп кенә тора. Халык өчен соңгы чалбарын да бирергә әзер”, -диләр аның турында. Керәшен дөньясына ул моңлы тавышы, матур җырлары белән дә таныш.
Грантлар отып та җирлектә төзекләндерү эшләре алып баралар икән. Мәсәлән, Юкәченең чишмәсен дә шул рәвешле рәткә китергәннәр. Хәзер биредә җиде улактан челтерәп аккан суны тыңлап, хисләнергә дә, илһамланырга да була. Шунда ук купель һәм кер чайкау урыны да бар.
Алда планнары чиркәүдән шушы чишмәгә таба яхшы тротуар ясау. Казан Изге Ана иконасы исемен йөрткән, 2010 елда ачылган мәһабәт храм авылның иң күренеп торган җирендә урнашкан. Атна саен келәүләр уза, диләр. Чиркәүнең коммуналь хезмәтләре өчен, җылыту сезонында хуҗалык башыннан 150 шәр сум акча җыялар икән.
Иман йортын карап йөргәндә, таныш булмаган кешене күрептер инде, чиркәүне һәм якын тирәсен җыештырып торучы Елизавета түти Васильева миңа каршы чыкты. “Аяк-кулларым гына таза булсын, рәхәтләнеп хәстәрлим чиркәүне”-ди ул. 38 ел буе фермада тир түккән хатын, пенсиягә “минималка” белән чыгаруларына да зарланып алды. Барысы да Ходай кулында, дип юата үзен Лиза түти. “Бездә халык молодцы: ирләр сыер саварга өйрәнде, хатыннар җир җимертеп эшли”, -дип тә өстәде ул.
Клублары 1800 елда ук салынган бинада урнашкан. Элек анда керәшен шкулы булган. Бүрәнәләре шәм кебек төз, идән сайгаклары әле дә нык. “Түбәсеннән су керә, планнарыбыз шуны ремонтлау. Әле тагын 100 ел торачак ул”,- дип сөйләде авыл башлыгы. “Бәйрәмнәргә безгә килгәнегез юк. Ул Качману, Майчабу, Сабантуйлар шундый матур уза”, -дип сөйләп киттеләр авыл хатыннары.
Балаларны укырга күрше Шәдче авылы урта мәктәбенә автобус белән йөртәләр икән. Үзләрендә мәктәп ябылган. Шул ук авылда табиблык амбулаториясе дә бар. Баш врачы да үзебезнең карендәш – Артур Васильев, диләр. Шәдче җирлеге халкы “Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты”нда да хезмәт итә. Биредә республика буенча килгән 60тан артык торыр җире булмаган кешегә ярдәм күрсәтәләр.
“Юкәченең магниты бар...”
Авылны аның халкы яшәтә, дип сүз башлаган идем. Юкәченең әнә шундый берничә гаиләсенә тукталып узам.
Юлдан килүгә үк, Елена һәм Николай Кондрабаевларга кердек. Авылдашлары, туганнары, “Бәрмәнчек” ансамбленең солисткасы Регина Павлованы телевизордан күрсәтүләре икән. “Безнең кыз!”- дип горурланып караулары.
Пенсиягә чыккач, авыру әтиләрен – Петр Никифоровны карарга дип, Кама Аланыннан күченеп кайтканнар. Бабай 91 нче яше белән бара, җиде ел ярым урын өстендә икән. Хөрмәтләп, кадерләп торалар бабайны. Николай дәдәй аңа, тотынып торыр өчен, агачтан җайланма да ясап куйган.
Насыйп ярларны Ходай шулай ярата, диләр. Җор телле һәм киң күңелле яшьләрнең кушаматлары ике яктан да Пеләшләр икән. Николай дәдәй Лена түтине үзләренә – Зәй районының Урта Багражына зоотехник булып килгәч, кире җибәрми. Менә 38 ел буе инде матур гомер кичерәләр, ике кызлары бар. “Күп түгел, борылып карасаң, гүпчем юк, күренми дә. Пенсиягә чыккач, шуның кадәр яшәлгән икән димисең, шуның кадәр калган икән, дип чутлыйбыз бит”,- ди алар.
Николай Иванович Кама Аланына атом станциясен җиткерә башлаганда иң беренчеләрдән булып килгән. “81 нче ел иде ул, кая тукталырга белми йөрдек. Тарихында гына мин бер җирдә дә юк, - ди ул, уены-чыны белән. – Атомныйны туктатканнан соң, вентиляция цехында эшләдем.” Лена түти Түбән Камага попутка белән барып эшләгән.
Әлеге пар авылдашлары өчен дә бик ярдәмчел. Бик актив үзешчән сәнгать осталары. Николай дәдәй – оста гармунчы, Лена түти – матур җыручы. “Авыл советыннан, Кыш бабай бул әле, дип эндәштеләр, шуннан китте инде. Өйләнгәнче дә гел сәхнәдә идем”,-дип елмая Николай дәдәй. Безне үзләре җыйган чын гөреҗдә һәм ташкабак мантые белән сыйладылар. “Юкәченең магниты бар, гел үзенә тартып тора, рәхәт монда”, -ди алар.
“Эшлисе килә”
Авыл тормышына, эшенә гашыйклар күп биредә. Араларында крестьян фермер хуҗалыклары да, балык үрчетүчеләре дә, тагын әллә кемнәр бар. 18 ел фермерчылык белән шөгыльләнүче Павел Китаев белән дә таныштык. Алты савым сыеры, 22 баш мөгезле эре терлеге, аты бар. Дуңгыз, каз-үрдәкләрнең дә чуты юк. 21 гектар җир эшкәртә. Комбайнга да, тракторга да утыра. “Район башлыгы Анатолий Ивановка рәхмәт, каралты-кура җиткерергә таш, ком, 1000 данә блок бирделәр. Лизингка трактор алдым”, -ди ул. 39 ел колхозда шофер булып эшләгән. Исеме Почет такталарында торган, хезмәт ветераны. Әле һаман да эшли: Шәдче картлар йортында каравыл сменасыннан кайтып кына кергән иде. Тормыш иптәше дә, пенсиядә була торып та, күрше хуҗалыкта баш бухгалтер икән.
“Сөт бәясе түбән, горючийлар кыйбат. 6 савым сыерга 90шар литр сөт тапшырам. Малны үстерәбез, тик сатуы авырырак”, -дип, борчулары белән дә уртаклашты ул. Продукцияне читтән күпләп кертәләр шул. Үзебезнекеләрдә, химия белән түгел, чиста икмәк ашап үскән маллар, югыйсә. “Колхоздан калган бер ферманы ремонтлавым. Малларны тагын да күбрәк үрчетергә исәп. Телевизор карап утырасы килми бит, эшлисе килә. Сменадан кайткач, 3 ат арбасы тирес кенә атам, аннары су эчертергә, ашарларына салырга кирәк”,-ди Павал дәдәй.
Эштән тәм табып яшәүче юкәчелеләр быел борчуга калган. Сыерларда зыянлы вирус тапканнар. Татарстан буенча мондый вируслы маллар шактый күп икән. Сыерларны әкренләп алмаштыра да башлаганнар. Шулай да, халык өчен чыгымлы нәрсә бу. “Бер көтүлектә йөргән, бер суны эчкән малларның берсендә вирус бар, икенчесендә юк”, - дип, халык аптырашта.
Республика програмасында катнашып, сарай җиткерү өчен, 200 мең субсидияне Капитовлар гаиләсе дә алган. Күп итеп мал асрыйлар. “Эшләсәң, авылда матур яшисең, ялкау булсаң – бик авыр”, - ди алар. 18 ел совхозда умарталыкта эшләгәннәр, хәзер хуҗалыклардан сөт җыялар.
Хуҗа кеше – Николай Арсентьевич үзе Себердә, вахта белән йөреп, газ һәм нефть торбалары да суза икән. “Кешенең үзеннән тора. Болар слабыйрактыр инде дип керәсең, менә дип яшиләр бездә. Авылда бер-бере бездән калышасы килми бит”, -ди хатыны Елизавета Васильевна. Шушы арада гына барлык туганнары, кызлары-йолдызлары белән Лиза апаның 50 яшьлек юбилеен гөрләткәннәр.
Авылның матур һәм үрнәк гаиләләренең берсе – Ольга һәм Валерий Смирновлар. Бу семья да үз эшен булдырган, дуңгызлар үрчеткән, балык күле дә ясаган. “Мал эш янына куш кына ул. Эштән кайтып, тик ятмас өчен. Канга сеңгән бит. Хәзер бераз киметтек әле”,- диләр. Ольга апа Смирновларга Ылыя авылыннан килен булып төшкән. “Валерийның мотоцикл белән каяндыр кайтып килүе иде, борылып килеп туктады. Шуннан танышып киттек. Аннан соң, мәктәптән, ул очрамасмы, дип, гел җәяү кайтасым килә башлады”, -дип искә алды Ольга. “Бер ел очрашып йөргәч, Рождество көнне, урлап кайттым үзен”, -дип, горурланып, сүзгә кушылды Валерий. 30 ел шулай чөкердәшеп яшәп яталар, өч балалары бар. Нәкъ тә Ольга апа мине Юкәче белән таныштырып йөрде дә инде.
Хезмәте каты – җимеше татлы, дигәннәр. Уңышка ирешү һәм матур яшәү өчен теләк, тырышлык кирәк. Шуның ачык мисалы – юкәчеләрдә. Яшәү дәртегез беркайчан да сүрелмәсен!
Юлия Губина
http://tuganaylar.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев