Яшелчә, җиләк-җимеш һәм кайнар коймак: Мамадышта ярминкә башлана
Бу минутларда шәһәр үзәгендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Аны оештыру өчен Красная Горка икътисадый зонасы хезмәтчәннәре җаваплы.
Әлеге төбәк учреждениеләре һәм халкы сатуга яшелчәләр, сөт продуктлары, ит, бал тәкъдим итәләр.
Өлкәннәр декадасы башлану уңаеннан “Игелек кәрҗине” дә эшли. Ялгыз әби-бабайларга өләшү өчен азык-төлек һәм яшелчәләр туплана. Ярминкәгә рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев