Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Яшел Чыршы, басып торчы...

Редакциябезгә: “Яңа ел чыршыларын быел каян алырга була?” – дип шалтыратулар башланды инде. Шуңа күрә без “Мамадыш урманчылыгы” дәүләт казана учреждениесе белән элемтәгә кердек.

 

 

 –Иң элек мин бөтен райондашларыбызны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Яңа ел яңа шатлыклар гына алып килсен! Кәфләрегез күтәренке булсын, бозылмасын өчен, хилафлык кылып – урманга, басудагы полосаларга кача-поса барып, чыршы, нарат кисеп алып кайта күрмәгез тагын. 10нчы декабрьдән бөтен республика буенча “Чыршы” операциясе башланды. Аларны үзебезнең “Мамадыш урманчылыгы” һәм “Мамадыш урман хуҗалыгы” янында – шәһәрнең Муса Җәлил урамында сатуны башлап та җибәрдек инде. Хәзер чыршылар теләсә кайсы урманнарда киселми. Соңгы елларда Яңа ел елкалары өчен аерым участоклар (школы для Новогодних елок) утыртыла башлады. Чыршылар шулардан гына киселә. Сату бәяләре бик арзан. Базарлардагы ясалма чыршыларныкыннан күп тапкырлар кимрәк. Иң мөһиме – ул сезнең өегезне, фатирыгызны кабатланмас хуш исе белән тутырачак, – ди “Мамадыш урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе-лесничие Әхәт Хәсәнов. Әлеге учреждениенең урманнарны саклау һәм яклау буенча инженеры Илфат Закировка ел саен законсыз чыршы кисүчеләр белән очрашырга туры килә.

–Бер генә гаилә дә чыршысыз яңа ел каршылауны күз алдына да китерә алмый. Мамадыш урманчылары райондашларын чыршылар белән тәэмин итүгә әзерлек эшләрен ноябрь аенда ук башлап җибәрделәр инде. Аларны кисү оештырылачак выделлар, алардагы чыршыларның саннары, биеклекләре ачыкланды. Кызганычка каршы, рөхсәтсез урманнан чыршылар кисеп алып кайтучылар – табигатькә зыян салучылар да очрый шул. Үзебезнең инспекторлардан мобиль төркемнәр оештырдык. Алар, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, урманнарда, юлларда, авылларда һәм шәһәрдә патрульлек итәчәкләр. Бер чыршы кискән өчен – урман хуҗалыгына килгән зыян 2000 сум күләмендә түләтелә. Моңа административ хокук бозган өчен тагын 3000 сум штраф өстәлә әле. Әгәр ул чыршы “Дружба” пычкысы, яки башка төр механик пычкы белән киселгән булса, штаф 4000 сум билгеләнә. Өч чыршы киселгән икән, урман хуҗалыгына килгән зыян 6000 сум була. Зыян 5000 сумнан артканда – җинаять эше кузгатыла, – ди ул.

–22нче ноябрь көнне яңа ел чыршылары киселәчәк участокларга электрон аукционнар узды. Аны безнең “Мамадыш урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учрежденисе отты. 5нче декабрьдә Татарстан Урман хуҗалыгы белән килешү төзелде, чыршыларга бәяләр куелды, – ди “Мамадыш урман хуҗалыгы” дәүләт казна учреждениесе урманнардан файдалану инженеры Розалия Галимуллина.

Темага

0,5 – 1 метрлы чыршы – 200;

1 – 2 метрлысы – 285;

2 – 3 метрлысы – 620;

3 – 4 метрлысы – 675;

4 – 5 метрлысы – 795;

5 – 6 метрлысы – 875;

6 – 7 метрлысы – 1255;

7 – 11 метрлысы – 2750;

Ылыс ботакларының 1 тоннасы – 3880 сум.

Өйгә 2 метрдан биегрәк чыршы куймыйбыз. Күреп торасыз – бәяләр бөтен кеше өчен үтемле. Кача-поса кисеп, үзебезнең кәефне бозмыйк. Штрафлар түли башлагач, бер чыршы 15-20 тапкыр кыйммәткә төшәчәк.

Минневәрис Мингалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев