Владимирда кулдан "чудо-техника" җыйганнар
Мамадыш районы Владимир авылында уникаль техника бар. Зид 4.5 двигателеннән җыелган “чудо техника”ны Иван Тупаев үз куллары белән җыйган.
Иван дәдәй бүгенге көндә үзе исән булмаса да, машинаны аның улы Николай әтисе истәлеге итеп саклый. “Машинаны шаяртып, “чудо-техника” дип атыйбыз. Авыл җирендә техника көче бик булыша. Авыр йөкләрне дә өстери ала”, - дип сөйләде үзе дә “тимер биетүче” Николай Тупаев. Һөнәре буенча электрогазосварщик булган егет әтисе шикелле яңа идеяләр, проектлар белән яши.
Оста куллы карендәшләребез турында сез дә безгә дә хәбәр итегез.
Алена Низамова. «Туганайлар» газетасы
http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/vladimir-avylynda-kuldan-chudo-tekhnika-yygannar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев