Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Ветеранам Мамадышского района ко Дню Победы организовали праздничный обед

Сезгә тиеш әле бик күп язлар, Сезгә тиеш әле бик күп назлар... 

Хәзерге минутларда 9 май - Бөек Җиңү көне уңаеннан, ветераннарны хөрмәтләү шәһәребезнең “Вятка“ һәм “Диләрә“ кафеларында дәвам итә. Бергәләшеп бәйрәм Парадын һәм митингны карап тәэсирләнгән өлкәннәр мул сыйлы табыннар артында гөрләшәләр. Аларга районыбыз җитәкчеләре үзләренең иң изге теләкләрен җиткерә, сәнгать осталары иң матур җырларын бүләк итә. 


- 250 тыл һәм хезмәт ветеранына чакыру өләштек. Җитәкчеләр аларны авыллардан да оешкан төстә алып килделәр, - ди район халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Миннегөл Муллаәхмәтова. 


- Бу безнең районда ел саен уздырыла торган иң күркәм традицияләрнең берсе, чара бик матур бара, ветераннар үзләре дә бик актив, рәхмәт сүзләрен яудыралар, тәбрикләшәләр, истәлекләрен яңарталар, - дип сүзгә кушыла район сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Гөлнәзирә Талипова. 


Киләсе елга да Җиңү көнендә исәнлектә күрешергә, шулай бергәләшеп бәйрәм итәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев