Усалиның хөрмәтле улы
Бүген хөрмәтле авылдашыбыз Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, рәссам-хаттат, әдәбият галиме Нәҗип Нәккаш- Исмәгыйлев турында язып үтәрбез.
Нәҗип Нәккаш-Исмәгыйлев Мамадыш районы Усали авылында туа. Әнисе Гайшә апа колхозда эшли, әтисе Фәйзрахман абый Бөек Ватан сугышы ветераны була. Күп кенә орден-медальләргә ия булган ветеран озак еллар Усали сельхозтехникасында эшли. Авылның иң оста рәссамы санала.
Яше тулгач, Нәҗип абый Усали урта мәктәбенә укырга керә. Мәктәптә укыганда ук стена газеталарында рәссам булып эшли. Ул ясаган рәсемнәр һәрвакыт диярлек район күләмендә беренчелекне ала. Урта мәктәпне тәмамалаган Нәҗип абыйны мәктәпнең элеккеге директоры РСФСРның атказанган укытучысы Николай Васильевич Нестеров мәктәптә рәссам- бизәүче итеп калдыра. Нәҗип абый 7 ел Усали мәктәбендә рәсем укыта, фән кабинетларында эшли, фото түгәрәге оештыра.
“Бу сәләтең белән авылда йомылып калма, сина укырга кирәк!”- дип киңәш бирә аңа өлкән укытучылар. Ул Казан Дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. Беренче курста укыганда ук, аның рәсемгә сәләтен күреп алалар, факультетның “Әдәби сүз” газетасын бизәүне аңа тапшыралар. Хатыйп Госман, Хатыйп Миннегулов кебек остазлары аны әдәбият дөньясына алып керә. Мәшһүр Бакый ага Урманче да аңа берничә дәрес бирергә өлгерә.
Озак еллар ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре булып эшләде. 32 ел гомерен шушында фәнгә багышлады.
Күп китапларны бизәүче, “Мирас” журналын нәкышләүче, шамаилләр, тугралар ясауда моңарчы күрелмәгән стильдә иҗат итүче ул.
Безнең мәктәп укучылар аның иҗатын өйрәнеп, күп кенә фәнни- эзләнү конференцияләрендә катнашалар. Иҗатының күпкырлы булуы эзләнү эшеннән алынган шушы планда да күренә:
1) аның дөньякүләм каллиграфия остасы булуы
2) шамаилләре
3) тугралары
4) ювелир осталары белән хезмәттәшлеге
5) борынгы кулъязмаларны өйрәнүче әдәбият галиме
6) педагоглык эшчәнлеге
7) нәсел шәҗәрәләре эшләүче оста
8) башкалабыз Казанны бизәүче
9) Тукай премиясе ни өчен бирелде?
Нәҗип Нәккаш – Исмәгыйлев еш кына авылыбызга кайтып иҗат кичәләрен уздыра, укучылар белән очрашуларга килә. Мәктәбебезгә үзенең шәхси китапханәсеннән китаплар, үзе иҗат иткән дистәләгән шамаилләрен, туграларын бүләк итте.
(фотоларда: 1) Нәҗип абыйның туып үскән нигезе: сулда энесе Әмир, уңда әтисе Фәйзрахман җиткергән йорт, 2) Авыл мәдәният йортында очрашу мизгелләре, сәхнәдә- бертуган Исмәгыйлевлар.)
#авылымгүзәллеге
#туганавылым
#мамадыш#усали
#ТАССРга100ел
#нәҗипнәккаш
#лидияпасыева
Лидия Пасыева. Усали авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев