Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Тылда һәлак булган каһарман

Бөек   Ватан   сугышының  тынганына 73 ел вакыт үтте. Без бу кан койгыч дәвер хакында ишетеп кенә беләбез. Фашист илбасарларына каршы көрәштә якташларыбыз да әйтеп бетергесез өлеш керттеләр. Каһарманнар арасында Арташ авылыннан Миңнулла Гыйззәтуллин да булган.

Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән басу-кырлар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Алар арасында Мамадыш районы Арташ авылында туып-үскән Миңнулла Гыйззәтулла улы Гыйззәтуллин да булган. Тумышы белән 1918нче елгы. 1936нчы елдан 1940нчы елга кадәр эшче-крестьяннарның Кызыл армиясендә хезмәт иткән. Аннан соң якташыбыз ТАССР Юстиция Халык Комиссариатының Мамадыш районы халык суды, 1нче участогына суд башкаручысы булып эшкә урнаша. Сугыш башлануга аны да армия сафларына чакыралар. Рядовой Гыйззәтуллин тау укчы бригадасында хезмәт иткән. 1941нче елның 29нчы августында Медведево шәһәре янында тоткынлыкка эләгә. Якташыбызның 1942нче елның 10нчы маеннан 26нчы маена кадәр шталаг-лагерьда булуы да билгеле. Бу хакта Татарстан Республикасының тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы юллаган белешмәдә әйтелә. Аларга хат аша бабасының сугыш елларында узган юллары, кылган батырлыклары турында күбрәк мәгълүмат алу өчен ветеранның оныгы Ренат Гыйззәтуллин мөрәҗәгать иткән була. Ренат – Миңнулла абыйның улы Мәүләвинең малае. Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яши. Фронтовикның тагын Мәфрүзә һәм Миңнегөл исемле кызлары да бар. Ренат шулай ук РФ саклану министрлыгының Архив үзәгенә, ТР буенча федераль куркынычсызлык хезмәтенә дә хатлар яза. Алардан җавап рәвешендә бабасы белән бәйле кайбер документларның күчермәләре килгән.

Миңнулла Гыйззәтулла улы фашист илбасарларына каршы көрәштә кылган батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнгән. Ләкин ни кызганыч, алар бүгенгесе көндә сакланмаганнар.

Якташыбыз фронттан кайткач, 1946нчы елның 25нче июненнән Мамадыш районы халык судының 1нче участогында суд башкаручысы булып эшләвен дәвам иткән. Тик тыныч тормышта гомере кыска була героебызның. Аның хакында белгән авылдашлары әйтүенчә, Миңнулла абыйны 1949нчы елны Арташ һәм Норма авыллары арасында үтереп, гәүдәсен суга ташлыйлар. Ул заманда суд башкаручылары тарантаска җигелгән атларда йөри торган була. Бахбай авылга ялгызы гына кайткач, фронтовикны эзләп чыгалар. Бу көнне көчле яңгыр ява һәм махсус өйрәтелгән эт җинаятьчеләрнең эзенә төшә алмый. Миңнулла Гыйззәтулла улын Арташ авылы зиратына җирлиләр. Ә аны үтерүчеләр табылмый кала.

Хәзерге вакытта каһарманның кабере суд приставларының Мамадыш районы бүлеге коллективы тарафыннан шефлыкка алынган, ә аның Хезмәт кенәгәсе Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча Идарәсе музеенда саклана.

Ул елларда яшәгән, сугышта  катнашкан, тылда эшләгән кешеләр – барысы да мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәткә лаек! Ә безнең бурычыбыз – шул дәвердәге халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев