Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Тәкәнеш ветераннарын хөрмәт белән искә алыйк

Быелгы тарихи юбилейлар әллә нинди мәшәкатьле чорга туры килде. Без, шул чорның лаеклы кешеләре, аны тиешенчә билгеләп үтә алмадык.

 Татарстанның 100 еллыгында мин дә 87 ел гомер кичердем. Бу вакыт аралыгындагы тормыш рәвеше миңа бик таныш. Бөек Ватан сугышы вакытларында халыкның күргәннәренә киләчәктәге балалар ышанмаслар да. Китаплардан әкият сыман гына укырлар. Әле сугыш беткәч тә тормыш авыр булды. Мин 1952нче елның июль аенда юллама белән Тәкәнешкә эшкә килдем. Тәкәнеш авылы - “Сталин“ исемендәге колхоз, аның рәисе Гимай абый Мөхетдинов иде. Агроном - бер кулы яралы Харис абый Сибгатуллин. Район үзәге булгач, кешеләр акчалы эшкә урнашырга тырыша, колхоз хезмәт хакын акчалата түләми иде. Атлар, машиналар юк, эшче көчләр җитми. Бик күп ир-атлар сугыш кырларында ятып калган. Эшче көчләр - яраланып кайтканнар һәм хатын-кызлар. Басулар уңдырышсыз, гектарыннан 9-10 центнер уңыш алалар. Колхозларны аякка бастыру өчен күп көч куеп эшләгән, яраланып кайткан авылдашларым турында, соң булса да язып, хөрмәт белән искә аласым килә. Гали абый Мәрдәнов сугышта бер аягын калдырып, тупас агач аяк куеп, култыгына сәнәген кыстырып йөрде. Гомер буе фермада хатыны Мәдинә апа белән эшләделәр. Ә гаиләдә – биш бала, олы яшьтәге әниләре. Бер сабыйлары үлеп китте. Өйдәге бөтен эш кулдан башкарыла, су, утын ташу, бакча эшләре, мал-туарлар... Шулай булса да, дүрт балаларын кеше итеп үстерделәр. Уллары Мансур, урта мәктәпне медальгә тәмамлап, педагогия институтында гыйлем алып, укытучы булды. Маннур умартачылыкка укып, үз колхозыбызда хезмәт куйды. Гүзәлия тегүчелек һөнәрен сайлады, кибеттә дә эшләде, сәнгатькә гашыйк иде.

 

Гаяз абый Бәдретдинов, аягы яралы булуга карамастан, бер дә эшсез тормады. 4 кыз бала үстерделәр. Һәрберсе һөнәрле, игелекле. Әбиләрен һәм әти-әниләрен тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар. Гаилә корып, тәүфыйклы балалар үстерделәр. Ирле-хатынлы Шәйхелислам, Сәхипҗамал Камалиевлар да гомер буе колхозда терлекләр карадылар. Балалары төрле тармакларда эшлиләр. Зиннур Нәкыйпов, Зиннур Гарипов, Мәгъсүм Баһаманов абыйлар да өрлек кебек ир егетләр иде. Нишлисең, сугыш-сугыш инде, берәр аякларын таякка алмаштырып кайтып, һәрберсе үзе булдыра алган эшләренә урнашып, гомер буе хезмәт белән яшәп, игелекле балалар тәрбияләп, олыгайган әти-әниләрен тәрбияләделәр. Җәмгыятькә  файдалы кешеләр, гаиләләренә зур терәк булдылар. Сәгыйть абый Хәмидуллин сугыш кырларында бер аягын калдырып кайтса да, авыру хатынын һәм алты баласын тәрбияләде. Рашат Дияров, Мәгъсүм Баһаманов абыйлар җитәкче урыннарда, җаваплы постларда җәмгыятьне, тормышны алга җибәрү өчен намуслы, тырыш хезмәт куйдылар. Ни өчен аяклары яраланып кайтканнар турында яздым? Чөнки авылыбыз зур, урамнар бик пычрак иде. Ул абыйларга гел җәяү йөрү бик авыр булгандыр. Рәхмәт аларга, гарип килеш тә фидакарьләрчә эшләп, безне яхшы тормышка чыгарган өчен. Аллаһы Тәгалә урыннарын җәннәттә кылсын. Аларны без онытырга тиеш түгел, исемнәрен хөрмәт, дога белән ешрак искә алыйк.

 

Рәйсә Рәхимҗанова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев