Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Түбән Шүләңгер аксакалы

“Шәкертләр остаздан яхшырак булсын!“ Түбән Шүләңгер авылында яшәүче мәгариф ветераны Раиф Хәйдәр улы Хәйдәровның еш кабатлый торган сүзләре бу.

 43 еллык хезмәт стажының 38 елын мәгариф системасына багышлаган, лаеклы ялда да имам вазыйфасын башкарган, әле һаман район газетасының актив хәбәрчесе булып торган аксакалның халыкка җиткерергә теләгән хикмәтле фикерләре бик күп.

 

Уку – энә белән кое казу

-Мин колхозчы гаиләсендә туганмын. Әтием чын мәгънәсендә 70 һөнәр иясе - тимерче, тегермәнче, балта остасы да иде. Итек тә басты, чабата да ясады, самавыр да төзәтте, үзебезнең лапаста колхозга бау да иште... Без аңа булыша идек. Әнием колхозда төрле эшләрдә катнашты. Ул - сигез бала анасы. Мин - биш кыздан соң туган бер малай. Әти-әни безне һәрчак укымышлы, физик яктан чыныккан, җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп күрергә теләделәр, - дип башлап китте ул сүзен. Түбән Шүләңгер җидееллык мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлагач, Лубян урта мәктәбенә юл тота һәм, бер атнадан авылга ялга кайткан малай: “Укыган өчен акча түлисе икән, анда бүтән бармыйм, ат белән колхозда гына эшлим!” – дип белдерә. Әти-әни мәсьәләне кискен куя. Бармый, нишлисең?! Нократ елгасы аша көймәдә, паромда йөреп укырга туры килә аңа. Икенче елны укыган өчен акча түләүне дә бетерәләр. 1958-1961нче елларда Лубян урман техникумының авыл хуҗалыгы бухгалтерлары әзерләү бүлеген кызыл дипломга тәмамлый. Келәүш сельпосында бухгалтер-инвентарьлаштыручы, аннары рәиснең сәүдә эшләре буенча урынбасары була. Күпчелек товарны Кукмарадан кайтарталар. Келәүш мебель фабрикасында җитештерелгән йөзәр урындыкны кышкы салкыннарда трактор чанасына төяп, толып киеп, өстенә менеп утыра да, бишәр сәгать юлда бара. Кайтканда тагын товар төяп, шулай кайта... Шул ук елларда читтән торып Казан кооператив техникумының товароведлар әзерли торган бүлегендә укый һәм тагын кызыл тышлы диплом ала. Тик күңеле гел мәктәптә, балалар арасында була. 1965нче елның декабрь аенда Шәдче урта мәктәбенә тарих укытучысы булып эшкә урнаша. Читтән торып Алабуга педагогия институтына укырга керә.

Җитәкче

Аңа Вахит сигезьеллык, Шәдче һәм Җөри урта мәктәпләрендә директор булып эшләргә туры килә. Җитәкчелек эшендә остазлары дип Татарстанның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Гәрәфи Фәхриевны, Сабит Ильясовны һәм Әхмәт Газыймовны саный. Идарә итү елларында үз башыннан кичкән һәркайсы роман язарлык шактый вакыйгалар турында бәйнә-бәйнә сөйләде ул. Раиф Хәйдәрович һәр эштә тәртипне, төгәллекне, үтәкүренмәлелекне ярата, үзенең тирә-юнендәгеләрдән дә шуны сорый. Җөри урта мәктәбендә генә дә аңа өч район мәгариф бүлеге  мөдире белән эшләргә туры килә.

-Рифат Сәйфетдинов, Шамил Хәсәнов, Рәшит Вәлиев таләп иткән дистәләгән отчетларны, мәгълүматларны үзвакытында тапшырып бару нәтиҗәсендә җыелышларда беркайчан да кызарып басып тормадым. Һәр мәсьәләне коллектив белән киңәшеп эшләгәнгә күрә зур унышларга ирештек. Уку-укыту эшләре буенча урынбасарым Земфира Гыйлаева, тәрбия эшләре буенча урынбасарым Чулпан Әхмәтшина, секретарь-лаборант Нурия Фатыйхова – үз һөнәрләренең осталары, бик оператив “уң кулларым“ иде. Физкультура, башлангыч хәрби әзерлек һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучылары Вәзир Фәизов, Ришат Сәмигуллин, Василий Васильев, Зәки Галиев һәм Илсур Батыров укучылары белән армый-талмый эшлиләр, район ярышларында катнашып, матур күрсәткечләргә дә ирешәләр иде. Тәҗрибә участогына мөдир итеп Рәфидә Галиеваны билгеләнгәч, анда эшләребез тагын да җанланып китте, ул чәчәкләргә күмелде, август конференциясендә оештырылган күргәзмәләрдә мактаулы урыннар алдык. Суган үстерү белән бик уңышлы шөгыльләндек. Мәктәп һәм колхоз һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итеп яшәде. Колхоз рәисе Миңнелут Хөснетдинов укытучыларның кадерен белә торган җитәкче иде. Ул елларда Ленин исемендәге күмәк хуҗалык 150шәр гектар бәрәңге утыртты, аның 100 гектарын мәктәп коллективы ала иде. Гаиләдә балаларына ныклы хезмәт тәрбиясе биргәннәре өчен ата-аналарга хәзер тагын бер кат рәхмәт әйтәсем килә. Бар кеше дә галим булмый. Физик эшне яраткан бала тормышта югалып калмый, менә дигән итеп яши, - дип сүзен дәвам итә аксакал. Ул мәктәпнең ата-аналар белән тыгыз элемтәсен дә искә төшерде: чирек саен җыелышлар үткәрү, комитет эшчәнлегенә юнәлеш бирү, аларны дәресләрдә утырырга чакыру, төрле кичәләрдә бергәләп катнашу... Ә бу, үз чиратында, укучыларның белем дәрәҗәсе үсешендә һәм әхлак тәрбиясе бирүдә уңай нәтиҗәләргә китергән.

Шөкерана кылып яши

Гомер буе фидакарьләрчә хезмәт куйган Раиф Хәйдәровның тырышлыгы “РСФСР халык мәгарифе отличнигы” күкрәк билгесе, “Хезмәт ветераны“, “Мамадыш муниципаль районы каршындагы хезмәтләре өчен“ медальләре, төрле дәрәҗәдәге мактау грамоталары белән билгеләп үтелгән. Аның тормыш иптәше Наилә Фоатовна да – рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары әти-әниләре сукмагыннан атлыйлар: Гөлнара - Шәдче урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Эльмира - Казанның балалар бакчасында тәрбияче. Уллары Рамил, Казан ветеринария академиясен тәмамлап, эшмәкәр Мотыйгуллинның  ит эшкәртү предприятиесендә эшли. Аксакал бүгенге көненнән бик канәгать. Бергә эшләгән коллегалары һәм укучылары әледән-әле очрашуларга чакырып, хөрмәт сүзләрен җиткереп торалар, алар белән аралашу  ветеранга тормыштан ямь табып яшәргә стимул бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев