Татарстанда "һөнәри керемгә салым" системасын кертү буенча тәҗрибә үткәрелә
2019 елның 1 гыйнварыннан 2028 елга кадәр Татарстан Республикасында эксперимент уздыру максатында "һөнәри керемгә салым" махсус салым режимы кертелде.
Яңа режимны кертунен топ максаты, физик затларга узлэре иялэшкэн мохиттэ отышлы, шул ук вакытта гади һәм уңайлы режимны кулланып легаль һэм закон тэлэплэренэ туры китереп эш алып баруны тэемин иту тора. Салым тулэучелэргэ льготалы махсус салым режимы, сатып алучылар, салым инспекциясе белән барлык исәп-хисапларны "Минем салым" мобиль кушымтасын файдаланып онлайн эш алып бару тэкъдим ителэ."Минем салым " мобиль кушымтасы Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылды һәм ул салым инспекциясенә бармыйча да салым органнары белән барлык хезмәттәшлекне дә гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.
Яңа режимны хезмәт күрсәту хэм житештерелгэн товарларын сату белэн шогыльлэнуче физик затлар, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр дэ, шэхсэн узлэре генэ, эшчелэр җэлеп итмичэ эшлэгэн очракта файдалана алачаклар. Яңа режим өчен салым базасын билгеләгәндә календарь елда алынган керем күләме 2 миллон 400 мен сумнан артып китмәскә тиеш. Нэрсэ дэ булса ясап, эшлэп сатудан, хезмәт күрсәтүдэн, шэхси йорт, квартираны арендага бирудэн кергән керемнәр салым салу объекты дип таныла. Салым чоры булып календарь ай санала. Физик затларга товарлар сатканда һәм хезмәт күрсәткәндә салым ставкалары – 4 %, юридик затларга сатканда яки хезмәт күрсәткәндә 6 % тәшкил итә. Шулай ук яңа режим кулланганда Пенсия фондына иминият взносларын түләү бурычы юк, шул ук вакытта взносларны ирекле рәвештә кертергә дә мөмкин.
"Минем салым" мобиль кушымтасын яки вэб-кабинетын кулланып учетка басу паспорт нигезендә регистрация утеп аша башкарыла.
Тубэндэге эшлэр белэн шогылльлэнгэндэ яна салым режимыннан файдаланырга ярамый:
-акциз буенча салым салу объекты булган һәм мәҗбүри рәвештә маркировкаланыргага тиешле товарлар белән сәүдә иткәндә;
-шәхси, йорт ихтыяҗлары өчен файдаланыла торган мөлкәтләрдән тыш, товарлар яки милеккә хокукларын яңадан саткан очракта;
- файдалы казылмалар чыгарганда яки сатканда;
- йөкләмә килешүләре, комиссия яки агент килешүләре нигезендә башка затлар мәнфәгатьләрендә эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашырганда.
Нотариуслар, арбитраж идарәчеләр, адвокатлар, бәяләүчеләр, медиаторлар шулай ук яңа режимны куллана алмыйлар.
Салым органы салымны исәпләүне бер айдан соң "Минем салым" кушымтасында урнаштырылган исәп-хисаплар турындагы мәгълүматлар нигезендә башкарачак. Хисап аеннан соң килүче айның 12 числосына кадәр үзмәшгүль гражданинга салым суммасы күрсәтелгән хәбәрнамә формалаштырылып җибәреләчәк. Салым хисап аеннан соң килгән айның 25 числосыннан да соңга калмыйча түләнергә тиеш.
Закон тарафыннан 10 мең сум күләмендә салым базасын киметү (налоговый вычет) каралган, ул теркәлгәннән соң ук мобиль кушымтада исәпләнәчәк һәм акрынлап салым түләү белән күчереләчәк: әгәр салым 4 % ставка буенча түләнә икән, ул кеременең 1% ын, 6 % ставка белән хисап кеременең 2% ын тәшкил итәчәк.
"Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын куллану буенча тулырак мэгълумэтне салым инспекциясеннэн алырга, Россия Федераль салым хезмэтенен www.nalog.ru сайтында танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев